Владимир Путин получил клюшку Даниса Зарипова с гербом России / Владимир Путинга Данис Зариповның Россия гербы төшкән кәшәкәсен бүләк иттеләр

5523Вчера представители Клуба лидеров Агентства стратегических инициатив познакомили Президента России Владимира Путина с новейшими российскими хоккейными клюшками. Глава государства получил в подарок клюшку Даниса Зарипова «Заряд» из композитного материала с надписью «Россия» и изображением национального герба.

Президенту рассказали о новом инновационном производстве спортивных снарядов, находящемся в Набережных Челнах на фабрике форварда казанского «Ак Барса» Даниса Зарипова. Для создания клюшек там используют такие высокотехнологичные материалы, как углепластик и стекловолокно.

Глава государства присмотрелся к клюшке, взял ее в руки, попробовал на полу. Представители фабрики тут же подарили свою клюшку Президенту России.

Сам Данис занимается в данный момент с командой на сборе по ОФП в Эмиратах. Зарипов с удовлетворением подтвердил, что Путин ушел с выставки с «Зарядом».

«Мы уже не раз дарили Президенту России наши клюшки, – специально для ИА “Татар-информ” подтвердил Зарипов. — В том числе в таком именно оформлении, с надписью “Россия”. Видимо, они ему понравились, раз он играет нашими клюшками в матчах Ночной хоккейной лиги».

Клюшками «Заряд» играют несколько одноклубников Зарипова по «Ак Барсу», а также хоккеисты в ряде других команд КХЛ. По общему мнению, по своим игровым качествам клюшки Зарипова не уступают лучшим мировым образцам при существенно меньшей стоимости.

tatar-inform.ru

* * *

Кичә Стратегик инициативалар агентлыгының Лидерлар клубы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинны Россиянең яңа хоккей кәшәкәләре белән таныштырдылар. Дәүләт башлыгы бүләккә Данис Зариповның композит материалдан эшләнгән «Россия» язулы милли Герб сурәтләнгән «Заряд» кәшәкәсен алды.

Президентка Казанның «Ак Барс» форварды Данис Зариповның Чаллыда урнашкан фабрикасында яңа инновацион спорт снарядлары җитештерелүе турында сөйләделәр. Клюшкалар булдыру өчен анда углепластик һәм пыяла сүсе кебек югары технологияле материаллар кулланалар.

Дәүләт башлыгы кәшәкәне кулына алды, идәндә уйнатып карады. Фабрика вәкилләре шунда ук Россия Президентына үзе кулына алган кәшәкәне бүләк иттеләр.

Данис үзе хәзерге вакытта команда белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шөгыльләнә. Зарипов Владимир Путинның күргәзмәдән «Заряд» белән китүен зур канәгатьләнү белән раслады.

«Россия Президентына безнең кәшәкәләрне берничә тапкыр бүләк иттек инде, – дип махсус «Татар-информ» өчен раслады Зарипов. — Шул исәптән «Россия» дип язылганын да. Төнге хоккей лигасы матчларында безнең кәшәкәләр уйнагач, күрәсең, алар аңа ошагандыр».

«Заряд» клюшкалары белән «Ак Барс»та Зариповның берничә клубташы, шулай ук КХЛның башка командаларында хоккейчылар уйный. Уртак фикер буенча, үзенең уен сыйфатлары буенча Зарипов кәшәкәсе, бәясе шактый ким булганда, дөньядагы иң яхшы үрнәкләрдән калышмый.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 936

Один комментарий

  1. Әрәм булган …
    Берәр малайга бүләк итсәң искиткеч булыр иде…