Первые лица Татарстана выразили соболезнования в связи с уходом из жизни Ильгама Шакирова / Татарстан Республикасы җитәкчелеге Илһам Шакиров үлеме сәбәпле кайгы уртаклаша

filarmoniya-dulkynynda-ilham-shakirov-vypusk-8На сайте правительства Татарстана опубликован официальный некролог в связи с уходом из жизни легенды татарской эстрады Ильгама Шакирова. Ниже приведен полный текст.

«Шакиров — легендарный певец, завоевавший признание миллионов слушателей и посвятивший всю свою жизнь пропаганде татарского национального музыкального искусства, обладатель необычайно красивого мелодичного тембра (баритон). С именем Шакирова связана целая эпоха в татарской музыкальной культуре. Его творчество любимо многими поколениями и является эталоном татарского вокального исполнительского искусства. Светлая память о нем будет жить вечно в наших сердцах.

Шакиров родился 15 февраля 1935 года в деревне Яна Буляк Сармановского района Республики Татарстан (ныне Тукаевский район). В 1954 году, окончив Тлянче-Тамакскую среднюю школу, Шакиров поступил в Казанское музыкальное училище и уже через год был принят на вокальный факультет Казанской государственной консерватории в класс Е.А. Амбросимовой и З.Г. Байрашевой.

Вся творческая жизнь Шакирова связана с Татарской государственной филармонией им. Габдуллы Тукая, куда он пришел в 1960 году после окончания Казанской государственной консерватории солистом эстрады.

Уникальный по своей красоте и силе голос Шакирова, щедро наделенный от природы богатством мелизматики, необыкновенная работоспособность, глубокое знание татарского народного творчества позволяли передавать всю глубину содержания и вековую мудрость старинных народных песен. Своим талантливым, неповторимым исполнением он дал вторую жизнь жемчужинам народного песенного творчества «Кара урман», «Зиляйлюк», «Тафтиляу», «Уел», «Туган тел» и др.

Репертуарный список Шакирова насчитывает более 500 произведений. Это практически все татарские народные песни, произведения татарских композиторов, которые часто посвящали ему свои сочинения. Многие песни М. Музафарова, Дж. Файзи, А. Ключарева, Н. Жиганова, З. Хабибуллина, Р. Яхина, впервые прозвучавшие в исполнении Шакирова, получили неповторимое звучание. Шакировым также исполнялись песни русского, казахского, узбекского, азербайджанского, каракалпакского, башкирского и других народов.

Многие произведения Шакирова — его собственного сочинения, которые также стали народным достоянием: «Идел буе каеннары» (слова А. Ерикея), «Очрашу җыры» (слова Г. Зайнашевой), «Безнең Идел буйлары» (слова народные), «Һаман истә» (слова Л. Айтуганова), «Гөлмәрьям» (слова Г. Афзала), «Сибелә чәчем» (слова народные), «Син сазыңны уйнадың» (слова Н. Исанбета), «Мәңгелеккә китеп барам» (слова Г. Игебаева) и др.

Шакиров внес неоценимый вклад в сохранение и развитие музыкального искусства татарского народа, в развитие национальной концертной эстрады. Он вел активную концертную деятельность, гастролировал по России, ближнему и дальнему зарубежью. Его имя известно татарам всего мира.

Высокое мастерство и добросовестный труд Шакирова были отмечены наградами, среди которых почетные звания народного артиста Российской Федерации, Республики Татарстан, Республики Каракалпакстан, лауреата Государственной премии Республики Татарстан им. Габдуллы Тукая, орден Почета и орден «За заслуги перед Республикой Татарстан», медали «В память 1000-летия Казани» и «За доблестный труд», почетный знак «Золотой Аполлон» фонда им. Чайковского.

Шакиров всей душой любил Родину, был всенародно любимым певцом, национальным достоянием и гордостью татарского народа. Своим талантом, творческой индивидуальностью и замечательными песнями, над которыми не властно время, он заслужил искреннюю любовь миллионов людей», — сказано в некрологе, который подписали президент РТ Рустам Минниханов, госсоветник РТ Минтимер Шаймиев, председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин, премьер-министр республики Алексей Песошин, глава аппарата президента РТ Асгат Сафаров, заместитель премьер-министра РТ, председатель нацсовета «Милли Шура» Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев, мэр Казани Ильсур Метшин, министр культуры РТ Ирада Аюповаи др.

Шакиров накануне скончался в Казани на 84-м году жизни. Его похоронят 18 января на Новотатарском кладбище в Приволжском районе. Прощание с певцом состоится в тот же день в театре им. Джалиля с 11:00 до 12:00.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Республикасы җитәкчелеге җырчы Илһам Шакиров вафаты уңаеннан кайгынамә кабул итте.

«Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2019 елның 16 гыйнварында 84нче яшендә татар музыкаль мәдәниятенең күренекле вәкиле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Шакиров Илһам Гыйльметдин улы вафат булды.

Илһам Шакиров – миллионлаган тыңлаучыларның хөрмәтен казанган һәм бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган легендар җырчы, гадәти булмаган матур мелодик тембр (баритон) иясе. Татар музыкаль мәдәниятенең тулы бер эпохасы Илһам Шакиров исеме белән бәйле. Аның иҗаты татар вокаль башкару сәнгате үрнәге булып тора.

Илһам Гыйльметдин улы 1935 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында туган. 1954 елда, Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, И.Г.Шакиров Казан музыка училищесына укырга керә һәм бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Е.А.Амбросимова һәм З.Г.Байрашева классына кабул ителә. Илһам Шакировның бөтен иҗат гомере Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. Ул 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң бирегә эстрада солисты булып эшкә килә.

Илһам Шакировның уникаль, көчле, мелизмнарга бай тавышы, гадәти булмаган эшкә сәләтлелеге, татар халык иҗатын тирәнтен белүе борынгы татар җырларының бөтен тирәнлеген һәм гасырлардан килгән зирәклеген ачып салырга мөмкинлек бирә. Үзенең таланты, кабатланмас башкару осталыгы белән ул «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Уел», «Туган тел» һ.б. халык җыр иҗаты җәүһәрләренә икенче тормыш бүләк итә. Илһам Шакировның репертуары 500дән артык әсәрне үз эченә ала. Алар арасында татар халык җырлары, татар композиторларының әсәрләре бар. М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Р.Яхинның күп кенә җырлары беренче тапкыр Илһам Шакиров башкаруында яңгырады. Илһам Шакировның репертуарында шулай ук рус, казах, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт һ.б. халыкларның җырлары да бар иде.

Илһам Шакиров башкарган күп кенә әсәрләр – үзе язган җырлар. Аның «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре), «Һаман истә» (Л.Айтуганов сүзләре), «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзләре), «Сибелә чәчем» (халык сүзләре), «Син сазыңны уйнадың» (Н.Исәнбәт сүзләре), «Мәңгелеккә китеп барам» (Г.Игебаев сүзләре) һ.б. җырлары халык байлыгына әверелде.

Илһам Гыйльметдин улы татар халкының музыка сәнгатен саклау һәм үстерү, милли концерт эстрадасын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул актив концерт эшчәнлеге алып барды, Россия, якын һәм ерак чит илләргә гастрольләргә йөрде. Аның исемен бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәгән барлык татарлар да белә.

Илһам Шакировның югары башкару осталыгы һәм намуслы хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Ул Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Каракалпакстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Мактау ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, П.И.Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» мактау билгесе иясе.

Илһам Шакиров бөтен җаны-тәне белән туган илен яратты, ул бөтен халыкның яраткан җырчысы, татар халкының милли казанышы һәм горурлыгы иде. Үз таланты, иҗат үзенчәлеге һәм искиткеч җырлары белән ул миллионлаган кешеләрнең эчкерсез мәхәббәтен казанды.

Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак», — диелә Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, В.Г.Шәйхразиев, И.Р.Метшин, И.Х.Әюпова, Р.И.Вәлиев, Ф.М. Камаев, Ф.М.Хөснуллин, К.Н.Нуруллин, Р.К.Абдуллин, Р.Ф.Кәлимуллин кул куйган некрологта.

Җырчы белән хушлашу чарасы 2019 елның 18 гыйнварында 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак. И.Г.Шакиров белән хушлашырга теләүчеләр өчен театр ишекләре 9.00 сәгатьтән ачык булачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1026

Комментирование запрещено