Кылган гамәлләрең иксез-чиксез!

Дания Тулова - ХасаншинаПохвистнево районының Гали авылында туып-үскән эшкуар Дания Әсгать кызы Хәсәншинага!

Халкыбызның күренекле мил­ләтпәрвәре, Похвистнево рай­онының Мактаулы граж­да­нины, Гали авылының  данлы шәхесе Дания ханым!

Без, авылдашларыгыз, Сезне йөрәктәге иң саф хисләр белән, чын күңелдән, истәлекле туган көнегез белән котлыйбыз! Сез авылыбызның затлы кызы. Күркәм холкыгыз,  рухи төзеклегегез, яктылыкка омтылышыгыз белән күбебездән аерылып торасыз. Без сезнең белән горурланабыз, яратабыз,  хөрмәт итәбез.

Сез авылыбыз үсешенә зур өлеш кертеп киләсез, аның киләчәген кайгыртып яши­­сез. Матди һәм рухи яр­дә­мегез белән авылыбызда һәм Татарстанның төрле төбәк­ләрендә мәктәпләр һәм мәчетләр, картлар йортлары торгызылды, төзекләндерелде, милли-мәдәни чаралар узды­рылды. Болар барысы да  сезнең максатчан, нәтиҗәле эшмәкәр, бетмәс-төкәнмәс энер­гия иясе, олы йөрәкле мил­ләт­пәрвәр булуыгызны раслый.

Халкыбыз өчен, бигрәк тә авылыбыз өчен, көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәх­мәтләре яусын!

Гомерегез якты кояш кебек булсын, максатларыгыз тор­мышка ашсын, сау-сәлә­мәт булыгыз, һәр көнегез куаныч, яшәү яме белән тулып торсын. Киләчәктә тапкан малыгызның, балаларыгызның,  якыннарыгызның игелеген кү­реп яшәгез. Кылган изгелек­ләрегез игелек булып кайтсын. Тән сихәт­леге, гомер озынлыгы,  күңелдәге илаһи нур яктылыгы кимемәсен!

Кылган гамәлләрең

                           иксез-чиксез!

Алда тагын күпме эшләр

                                            бар.

Биргән киңәшләрең үтемле,

Матур-матур хыял-хисләр

                                           бар.

Безнең теләк — 100гә кадәр

                                        яшәү,

Өзелмәсен җирдә сыегыз!

Сөенечләр генә китереп

                                    торсын

Мәхәббәт җимеше —

                                   кызыгыз!

Гали авылы халкы исе­меннән изге теләкләр белән Суфия СӘЛИМОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 729

Комментирование запрещено