“Мәңгелеккә китеп барам!” Илһам Шакировның хушлашу җырының тарихы

40a35328d030a9887f4ffc7075be3643Бүген татар халкы Илһам Шакировны «Мәңгелеккә китеп барам» җыры белән озатачак

“Татар-информ” җырның тарихын барлый. Шигырь буларак ул 1989 елда язылган. Көен Илһам Шакиров үзе язган.

 

Мәңгелеккә китеп барам

Илһам Шакиров көе, Габделхак Игебаев шигыре 

Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң…
Мин бит, тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам! 

Җир гаменнән мием чатный,
Йөрәгемдә сызлый ярам…
Мин бит заман зарын йотып,
Иблисләргә ләгънәт укып,
Мәңгелеккә китеп барам!. 

Тәүге таныш офыклардан
Ерагая һаман арам…
Мин бит, сөю җырын җырлап,
Ил халкының күңелен нурлап,
Мәңгелеккә китеп барам! 

«Җыен» фонды чывгарган «Илһам Шакиров» җыентыгында Илһам Шакиров кулы белән ноталары һәм шигырь юллары язылган фото бар.

“Илһам абый үзенең бөеклеген, даһилыгын аңлап киткәндер дип уйлыйм. Хәйдәр Бигичевны Камал театрында узган искә алу кичәсендә Илһам абый бер җыр җырлады. Ул “Мәңгелеккә китеп барам”, дип атала иде. Анда: Мин бит, сөю җырын җырлап, Ил халкының күңелен нурлап, Мәңгелеккә китеп барам!” дигән сүзләр бар иде. Әлбәттә, Илһам абый үзе турында җырлагандыр. Ул үзен мәңгелек кешесе икәнлеген, һичшиксез, аңлагандыр”, — дип сөйләде Рифат Фәттахов Илһам абый турында истәлекләрендә. 

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: Бу шигырьне миңа Абделхак Игебаев үзе хат белән җибәргән иде. Мин аны бер юл өстәп Хәйдәрнең истәлек ташына да язып куйдым. “Мин бит, сөю җырын җырлап, Ил халкының күңелен нурлап, Мәңгелеккә китеп барам!” дигән сүзләр бар анда. Бик көчле шигырь ул. Илһам абый бу җырны Хәйдәрнең Камал театрында узган искә алу кичәсендә җырлаган иде булса кирәк. Мин анда үзем була алмадым. Мин ул вакыт бик авырып яттым. Илһам абый Хәйдәр өчен бик ачынды. Илһам абый бу җырны Хәйдәргә багышлап та, үзен исеменнән дә җырлагандыр дип уйлыйм.

Башкортстанның халык шагыйре Габделхак Игебаевның хатыны Мәһидә Игебаева: «Габделхак аны шигырь итеп язган. Ул кайсыдыр татарча журналда басылган да, Илһам аны шуннан эзләп тапкан. Бер композиторга көй язарга биргән, әмма ошатмаган икән, шуннан үзе көй язган дип сөйләделәр. Илһам аны Шәймиев тә катнашкан бер юбилей кичәсендә җырлаган диделәр. Кешеләр залда елап утырганнар дип сөйләделәр. 

Безгә ул җырны Казан белән бәйләнештә булган бер композитор Акчурин алып килеп тыңлатты. Җырның тарихы шул. Габделхак аны бик яратып тыңлады. Аның да бит яше бара иде инде. Йөрәкләргә үтеп керде инде ул җыр. Абделхак ул шигырьне үзе сәхнәдән сөйләгәне булмады. Әмма “Гомернең дүрт мизгеле” дигән телевизион фильмда Габделхак ул шигырьне укыган. Анда кадрда олы юл күрсәтелеп, кадр арты тексты булып шул шигырь яңгырый. Габделхакның вафатына да ике ел булды бит инде». 

intertat.tatar

Просмотров: 714

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>