Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән эшкуар Дания Әсгать кызы Хәсәншинага!
Халкыбызның күренекле милләтпәрвәре, Похвистнево районының Мактаулы гражданины, Гали авылының данлы шәхесе Дания ханым!
Без, авылдашларыгыз, Сезне йөрәктәге иң саф хисләр белән, чын күңелдән, истәлекле туган көнегез белән котлыйбыз! Сез авылыбызның затлы кызы. Күркәм холкыгыз, рухи төзеклегегез, яктылыкка омтылышыгыз белән күбебездән аерылып торасыз. Без сезнең белән горурланабыз, яратабыз, хөрмәт итәбез.
Сез авылыбыз үсешенә зур өлеш кертеп киләсез, аның киләчәген кайгыртып яшисез. Матди һәм рухи ярдәмегез белән авылыбызда һәм Татарстанның төрле төбәкләрендә мәктәпләр һәм мәчетләр, картлар йортлары торгызылды, төзекләндерелде, милли-мәдәни чаралар уздырылды. Болар барысы да сезнең максатчан, нәтиҗәле эшмәкәр, бетмәс-төкәнмәс энергия иясе, олы йөрәкле милләтпәрвәр булуыгызны раслый.
Халкыбыз өчен, бигрәк тә авылыбыз өчен, көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын!
Гомерегез якты кояш кебек булсын, максатларыгыз тормышка ашсын, сау-сәләмәт булыгыз, һәр көнегез куаныч, яшәү яме белән тулып торсын. Киләчәктә тапкан малыгызның, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәгез. Кылган изгелекләрегез игелек булып кайтсын. Тән сихәтлеге, гомер озынлыгы, күңелдәге илаһи нур яктылыгы кимемәсен!
Кылган гамәлләрең
иксез-чиксез!
Алда тагын күпме эшләр
бар.
Биргән киңәшләрең үтемле,
Матур-матур хыял-хисләр
бар.
Безнең теләк — 100гә кадәр
яшәү,
Өзелмәсен җирдә сыегыз!
Сөенечләр генә китереп
торсын
Мәхәббәт җимеше —
кызыгыз!
Гали авылы халкы исеменнән изге теләкләр белән Суфия СӘЛИМОВА.
Просмотров: 733