Сүнмәс Йолдызым

image15

Зәкия БӘШӘРОВА.

Туып-үскән Йолдыз исемле авылыма (үл күптән юк инде) багышлыйм.

Сабан тургайлары сайрый
Йолдызымның күгендә.
Сагынам сине, Йолдызым,
Төшләремә керәсең бүген дә.

Ипекәй тавы сузылган
Йортымның буйларына.
Карлы тау, җиләкле тау -
Гел минем уйларымда.

Яшәрә инде яз җиткәч
Тугайларың-кырларың.
Урманыңда аваз бирә иде
Кыңгыраулы атларың.

Алсу була, моңсу була
Сызылып таңнар атуы.
Халкымны эшкә уята
Кыңгыраулы атлар кайтуы.

Сыйдыра идең итәгеңә
Барлык авыл баласын.
Шуа идек тау башыннан
Урлап ферма чанасын.

Шуа идек тау башыннан
Утын чанасына утырып.
Төшә идек авып-егылып,
Кар-бураннар туздырып.

Ачлыктан алып калды
Күзле тау урманнарың.
Тәмле ләззәтле иде
Балтырганлы ашларың.

Бар иде синдә, авылым,
Күп печәнле зур болының.
Зур болынга барып кергәч тә,
Чыга иде болытлы яңгырларың.

Авылымның зур болыны
Булгандыр изгедән.
Аның яудырган яңгыры
Туйдырган безне икмәктән.

Җиләк-җимешләргә бай
Йолдызым урманнары.
Шунда үскән егетләр,
Кызлар — авылым уңганнары.

Зәкия БӘШӘРОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 987

Комментирование запрещено