Бер гасыр гомер

100 лет2

Зәйтүнә Рәхмәтуллина (гаилә архивыннан).

Кошки районының Яңа Фәйзулла авылында гомер иткән, ә олыгайгач Самарага, балалары янына күчеп килгән Бөек Ватан сугышы ветераны, тугыз бала үстергән Герой-ана Зәйтүнә Рәхмәтуллинага бу елның беренче көннәрендә 100 яшь тулып узды.

Зәйтүнә апаның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Аның балачагы — колхозлашу, ә яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Шул чор кешеләренең газиз башларына төшкән авырлыклар, ачлык-хәерчелек, авыр эш Зәйтүнә Акмальдин кызын да читләп үтмәгән. Шулай да яшьлек еллары аның күңелендә иң матур чор булып саклана.

- Яшь чагында Зәйтүнә бик чибәр, уңган кыз иде, дип сөйлиләр иде авылда. Шуңа кияүгә чыгуы да маҗаралы булгандыр. Аны суга барган җиреннән булачак әтиебез урлап киткән. Унҗиде-унсигез яшьлек кыз, әлбәттә, карышкан, елый-елый өенә кайтарып куюларын соралган. Тик гайрәтле егет аның сүзләрен тыңламаган. “Ниш­лисең ин­де? Бар да шулай яши бит”, — дип язмышына буйсынырга туры килгән, — дип искә ала кызларының берсе Рәсимә Сафиуллина.

Механизатор булып эшләгән ире Хөснулла көне-төне колхоз басуында, язгы чәчү вакытында көнен-төнгә ялгап, өенә дә кайтмыйча эшләгән. Ә Зәйтүнә йорт эшләрен карый, бер-бер артлы туган тугыз баланы үстерә.

- Әни бик сабыр, акыллы, зирәк хатын иде. Дүрт сыйныф кына тәмамлаган булуына карамастан, безгә өй эшләрен эшләргә дә ярдәм итте, тормыш сабаклары да үтемле булды. Әле дә исемдә, әтинең хезмәт хакы алганын без, балалар, көтеп ала идек. Яңа кием, конфет-печенье еш эләкми иде бит. Әни беркайчан да безгә: “Акча юк”, — дип әйтмәде, “Карарбыз, балалар”, — дип кенә җавап бирә иде.

Менә көткән көн килеп җитә. Әни безне өстәл тирәли утырта да акчаны бүлә башлый. “Менә бусы — салым түләргә китә, монысы — итек басучыга, бусын — азык-төлеккә тотарбыз. И-и-и, балалар, сезгә яңа ыштан-күлмәк сатып алырлык акча калмады бит”, — дип кулларын җәя. Без акчаның кирәк-яракка киткәнен күрәбез дә әнидән яңа күлмәк тә, тәм-томнар да таләп итмибез инде, — дип хатирәләргә бирелә Рәсимә Хөснулла кызы.

Ул әнисенең эшсез утырган чакларын хәтерләми. Җәен бакча, мал-туар, өй һәм йорт эшләре тирәсендә бөтерелсә, кышын тугыз баласының аяк­лары җылыда булсын өчен йон эрләгән, бияләй-оекбаш бәйләгән.

- Кул эшенә оста безнең әнкәй. Укыган чакта төрле бәйрәмнәргә концертлар куя идек бит. Бервакыт сары төстәге тукыма бүлеп бир­деләр дә күлмәк тектереп кияргә куштылар. Мин өйгә кайттым да: “Акчабыз юк бит, кемнән күлмәк тектерәбез инде?” — дип еладым. Әни, гадәттәгечә: “Күз күрер, кызым”, — диде дә тукыманы алып куйды. Берничә көннән ул миңа бала итәкле бик матур күлмәк кидерде. Әни аны төнлә, без йоклаганда кул белән теккән икән. Балам кеше баласыннан ким булмасын, дип тырышкан инде, — дип сөйли Рәсимә апа.

…Менә шулай бер гасырга сузылган авыр тормыш артта калган. Ләкин ул еллар Зәйтүнә апаның балалары күңелендә авырлыклар белән түгел, ә матур һәм сабыр әниләренең ягымлы куллары, чиксез ярату хисләре белән истә калган.

Ә язмыш бит Рәхмәтул­линнарга сынауларны ишеп биргән. Тугыз баладан бүген дүртесе генә исән, 75 яшендә Хөснулла абый да бакыйлыкка күчкән. Моннан сигез ел элек Зәйтүнә әби, оча сөяген сындырып, үзе дә урын өстенә калган. Шул көннән бирле ул Самарада, кызы Рәсимә һәм улы Илфак карамагында яши. Ләкин бу зур  югалтулар тату гаиләне тагын да чыныктыра, берләштерә генә.

- Әле мин, әле абыем әнине карыйбыз. Үз әнисе кебек карап-тәрбияләгән киленебез Зәйтүнәгә дә (ул Елховка районының Тупли авылы кызы) Аллаһының рәхмәте яусын иде. Әниебез әле дә зиһенен югалтмады, 14 оныгы, 15 оныкчыгы, өч турунының исемнәрен белә, тавышларыннан танып ала.

Хөкүмәт тә ветеранны онытмый — Бөек Җиңү кө­не­нә котлаулар, юбилей ме­даль­ләре җибәреп тора. Олы кешегә игътибар кирәк, әл­бәттә, — ди Рәсимә апа. — Менә Кошки районы администрациясе дә әнине 100 яшьлек юбилее белән котлады. Президенттан да тәбрикләү булыр, дип уйлыйбыз, — дип әнисе өчен чын күңеленнән  куа­на.

Без дә Зәйтүнә Акмальдин кызын олуг юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аңа хәерле сәла­мәтлек, балалары һәм оныклары бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын.

 Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1010

Комментирование запрещено