Финляндия татарлары Сәкинә Шәймиева һәм Илһам Шакировка багышлап дога кылганнар

12.09.2016 - ??????-??????, ???????? (????:???????)Финляндия татарлары мәхәлләдә Минтимер Шәймиевнең хәләл җәфете Сәкинә ханымны һәм җырчы Илһам Шакировны догалар белән искә алганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Финляндия мәхәлләсенең хәзрәте Рамил Беляев сөйләде.

«Мәхәлләбезнең әгъзаларын Коръән аятләрен укып ял итү гадәте бездә бар. Без шулай ук мәхәлләбезгә якын булган мәрхүмнәрне искә алабыз. Күптән түгел Минтимер Шәймиевнең хәләл җәфете Сәкинә ханымны догалар белән искә алдык. Минтимер әфәнде мәхәлләбездә кунак булганы бар иде. Шулай ук без Татарстанга килгәндә ул безгә олы хөрмәт белән мөнәсәбәттә була», — диде хәзрәт.

«Шул фикердән яраткан җырчыбыз, мәхәлләбезнең дусты Илһам абыйны да читтә калдырмадык. Җомга намазыннан соң мәчетебездә булган барча дин кардәшләребез Әл-Фәтиха һәм өч мәртәбә Әл-Ихлас сүрәсен укып дога кылдык. Аллаһ кабыл итеп Илһам абыйның рухына бүләк булып ирештерсен иде», — дип сөйләде Рамил хәзрәт Беляев. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 850

Комментирование запрещено