“Чәчәк бирәбез дип торганда авып китте. “Елама” дип җырлады да, бөтен Димитровградны елатып китте Фәниябез…” / «Первое слово пропела, а второе не успела дотянуть»: в Димитровграде простились с Фанией Халиулловой, умершей прямо на сцене (ВИДЕО)

6e3b53c6834812c5ff66b092c0b5f48a“Артист гомере буе сәхнәдә үләргә хыяллана” дигән сүзләр бар. Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче Фәния Хәлиуллованың андый теләге булганмы-юкмы, әмма 20 январь көнне ул шулай китеп бара.

“Восход” мәдәният йортына “Сүнмәс йолдызлар” ансамбленең концертын карарга килүчеләр белән артистка сәхнәдә саубуллаша. “Елама, ярсыма” җырын башлап, “ярсыма” сүзен әйтеп тә бетерә алмый ул. 53 яшьлек җырчының гомере зал тулы тамашачылар каршында өзелә.

“Татар-информ” хәбәрчесе Фәния Хәлиуллованың якыннары, дуслары белән аралашты.

“Матурлыгын да, шаянлыгын да гомер буе җуймады”

- Мин Фәния белән аның яшь, матур, шат күңелле чагында таныштым. Мин бер вакыт үзем дә район мәдәният йорты бүлегендә эшләп алдым. Мин рус ансамблендә җырласам, ул татар ансамблендә иде. Сабантуй, 9 май кебек бәйрәмнәрдә уртак чыгышлар ясый идек. Фәниянең йомшак тавыш тембрын берәү дә белән дә бутап булмый. Матурлыгын да, шаянлыгын да гомер буе җуймады… Ул минем йөрәкләрдә һәрвакыт талантлы һәм һәрвакыт елмаеп торучы булып калыр, — дип сөйләде иҗатташ дусты Наталья Храмушина.

“Янәшәмдә ул бар дип яшәдем”

- Мин Фәния белән бик күптәннән, студент елларыннан ук таныш. Күңелдәге моңнарыбыз безнең язмышларны да бергә бәйләде. Һәрвакыт янәшәмдә ул бар, якын кешем бар дип яшәдем. Фәния кебек кешеләр бик сирәк. Нинди генә эшкә алынмасын, ул аны намус белән, чын энтузиастларча башкарды. Балалар лагерьларында да яратып эшләде. Балалар арасында сораштыру үткәрсәләр, һәр бала аны аерып күрсәтә иде. Ул алар белән уртак тел, күңелләренә ачкыч таба белде, икенче әниләре булды, — диде балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр булып эшләүче Кадрия Антошкина күз яшьләре аша. 

“Педагоглар Фәнияне үрнәк итеп куя иде”

Кадрия Антошкина (Әмирова) белән Фәния Хәлиуллова Димитровград музыка училищесында бергә укый.

- Күп очракта җырчыларның тавышы бер-берсеннән аерылмый да бит. Ә Фәниянекен берәү белән дә бутап булмый. Безгә укытучылар: “Тембрның ни икәнен белмәсәгез, Фәнияне тыңлагыз!” – дия иде. Эшне яратты. Укучыларын төрле бәйгеләргә әзерләгәндә чын йөрәге белән янды. “Моның өчен өч тиен түлиләр”, дип тормады, — ди Кадрия Фәритовна.

Кадрия ханым Фәния Хәлиуллованың 50 яшьлек юбилеен да телгә алып узды.

- 6 ноябрьдә аның туган көне. Ул өч ел элек 50 яшьлеген бик зурлап үткәрде. Андагы кунак, андагы өстәл, андагы күңеллелек! Туганнарын да, дусларын да, хезмәттәшләрен дә җыйган. Улы белән кызы парлап та җырлады хәтта, — дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

Ахирәтләр соңгы тапкыр урамда узып барышлый гына күрешеп сөйләшкән. Кадрия ханымның күңелен шунысы тырнап тора да инде.

“Ансамбль өчен җанын бирде”

- Болай булыр дип кем уйлаган! Беркайчан зарланмады, сәламәтлеге дә менә дигән булды аның. Нидер сизенгән кебек, шушы “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле концертына барлык дус-туганнарын, таныш-белешләрен чакырган. Минем аркылы гына белсә дә, апама да шалтыратып, чакыру билеты калдыруын әйткән, — ди Кадрия Антошкина.

“Сүнмәс йолдызлар” ансамбле – Фәния Хәлиуллованың өченче «баласы» булган. Ул аны үзе оештырган, үзе җитәкләгән.

- Бүген анда унлап солист чыгыш ясады. Мин дә җырлаган вакытлар булды. Ансамбль “менә тарала” дип торган вакытларда Фәния Саматовна бик борчылды. Аны саклап калу өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Шул ансамбль өчен җанын бирергә әзер иде. Шулай итте дә…

“Аның авыру турында уйларга вакыты да булмагандыр”

Кадрия Антошкина сөйләвенчә, Фәния Хәлиуллованың ире вентиль эшләү заводында бригадир булып эшләгән. Кызы Гөлия белән улы Айрат Казанда гомер итә. Гөлиянең ике баласы бар. Олысы 5 сыйныфта укый. Дәү әнисе кебек сәнгатькә гашыйк, җырлый- бии. Кечкенәсенә исә 7 ай гына.

- Фәниянең кан басымын үлчәп, “мин авырыйм ахры” дип уйларга вакыты да булмагандыр аның. Чапты, йөгерде, эш дип янды, — диде күз яшьләре аша дусты.

“Фәния дулкынланмаган да, кәефе дә шәп булган”

Фәния Хәлиуллованың тагын бер дусты Мөнирә Джумаева Димитровград шәһәренең 22нче мәктәп директоры булып эшли. Мәрхүмә белән ул 80 еллар ахырыннан бирле таныш. 1988 елда Фәния Хәлиуллова Пионерлар йортында түгәрәкләр алып барса, Мөнирә Джумаева мәктәпләрдә түгәрәкләр оештырган. Моннан тыш, Фәния Саматовна мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән, мәдәният йортында исә “Сүнмәс йолдызлар” ансамблен җитәкләгән.

- Без әле менә Фәнияне соңгы юлга озатырга җыелдык. Бик авыр, — дисә дә, үзен кулга алып, сөйләшергә җай тапты Мөнирә ханым.

Мөнирә Мәүлетовна 20 январь көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда — тамашачылар арасында була.

- Әлеге концертка ул барлык дусларын, хезмәттәшләрен чакырды. “Больничный”да булып, чирләп торсам да, оныгым белән, чәчәкләр алып килдек, — ди Мөнирә Джумаева. — Соңгы күрүем дип уйласам, туры сәхнә артына керер идем дә бит! Барлык тамашачылар белән бергә залга кереп урнаштык. Концертта мәктәп укучылары да катнашты. Алар да, башкалар да Фәния Саматовнада андый-мондый үзгәрешләр сизмәгән. Кәефе яхшы, күңеле көр булган. Дулкынланмаган да хәтта.

Фәния Хәлиуллова беренче җырын башкарганнан соң аңа туганнары чәчәкләр чыгара. Мөнирә ханымның оныгы исә икенче җырдан соң сәхнәгә менәргә тиеш була.

“Ярсыма” дип әйтеп тә бетерә алмады”

- Алып баручылар: “Ә хәзер Элвин Грей репертуарыннан “Елама, ярсыма” җыры яңгырый. Башкара Фәния Хәлиуллова” дип игълан иттеләр. Фәния беренче куплетны да, кушымтаны да башкарды. Таныш җыр бит, бөтен зал кушылды аңа. Оныгым да җырлап утырды. Әмма “Елама”сын әйтте, “ярсымааа” дип сузып бетерә алмады, сәхнәдә кинәт авып китте ул. Аны-моны уйлаучы да булмады, кемдер нашатырь спирты алып чыкты, ә пәрдәне япмадылар. Әле мин дә: “Кызым, хәзер тора ул, чәчәгеңне менгерерсең”, — дидем оныкка. Әмма ул аңына килмәде. Ашыгыч ярдәм килгәндә соң булган инде.

“Табибка бармады, “дару эчтем, төшердем инде” диде”

Мөнирә ханым дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

- “Соңгы вакытта давление уйный әле”, — диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр.

Мөнирә Джумаева мәрхүмәнең балалары Казанда гомер итүен әйтте. Гөлиягә – 31, Айратка 20 яшь.

- Айрат әле декабрь аенда гына армиядән кайтты. Аны бик көтте инде. Кайткан көнне үк, мәктәпкә килеп, шатлыгын уртаклашты, — ди Мөнирә ханым.

Ульян өлкәсенең “Сүнмәс йолдызы” Фәния Хәлиуллованы бүген әти-әнисенең туган авылы Мәләкәс районы Филип авылында җирлиләр. Фәния ханымның әти-әнисе, моннан биш ел элек, 40 көн ара белән дөнья куйган була.

- Соңгы юлга озатырга килүчеләрнең исәбе юк. Халык сабан туеннан да күп иде. “Елама” дип җырлады да, бөтен Димитровградны елатып китте Фәниябез, — диде Мөнирә Джумаева. 

intertat.tatar

* * *

20 января зрители концерта татарского коллектива художественной самодеятельности «Сунмэс йолдызлар» («Неугасаемые звезды») в ДК «Восход» в Димитровграде Ульяновской области стали свидетелями трагического случая – руководитель и артистка ансамбля Фания Халиуллова умерла прямо на сцене, во время исполнения песни. Ей было 53 года. Корреспондент ИА «Татар-информ» связалась с близкими и друзьями Фании Халиулловой.

«Всю жизнь сохраняла красоту и веселый характер»

«С Фанией я познакомилась еще в молодости. Я ведь тоже какое-то время поработала в районном Доме культуры. Я пела в русском ансамбле, она – в татарском. Вместе выступали на Сабантуях, концертах ко Дню Победы. Мягкий тембр Фании ни с чьим не спутаешь. Она всю жизнь не теряла своей красоты, веселого характера, жизнелюбия. В моем сердце она навсегда останется такой же талантливой, улыбчивой», – рассказала Наталья Храмушина. 

«Жила с мыслью, что рядом есть она»

«С Фанией я знакома очень давно, еще со студенческих времен. Я всегда жила с мыслью, что рядом есть она, мой близкий человек. Такие, как Фания, встречаются очень редко. За какую работу ни возьмется – делает добросовестно, с настоящим энтузиазмом. Любила работать в детских лагерях. Во время опросов среди детей каждый ребенок упоминал о ней отдельно. Она умела находить с ними общий язык, ключ к их сердцу, была им второй мамой», – вспоминает музыкальный педагог детского сада Кадрия Антошкина. 

«В училище Фанию ставили в пример»

Кадрия Антошкина (Амирова) и Фания Халиуллова вместе учились в музыкальном училище города Димитровграда.

«Часто голоса исполнителей друг от друга даже не отличаются. А голос Фании не спутать ни с чьим другим. Нам преподаватели говорили: “Если не знаете, что такое тембр, послушайте Фанию!” Работу любила. Когда готовила учеников к различным конкурсам, горела всей душой. Не говорила, что за это заплатят три копейки», – рассказала Кадрия Фаритовна.

Она также вспомнила, как справляли 50-летие Фании Халиулловой.

«6 ноября у нее день рождения. Три года назад провела юбилей – гостей было очень много, какие столы были – незабываемый, веселый праздник! Она собрала и родственников, и друзей, коллег. Помню, на юбилее мамы выступили ее дочь и сын, спели дуэтом», – рассказала она ИА «Татар-информ». 

Кадрия Антошкина сожалеет, что последняя встреча с подругой была мимоходом, они просто поговорили на улице. 

«Ансамблю отдавала всю душу»

«Кто же мог подумать, что такое случится! Никогда не жаловалась, и здоровье у нее было отменное. Будто что-то предчувствовала, на концерт «Неугасимых звезд» 20 января она позвала всех родственников, знакомых. И сестру мою пригласила, хотя не знает ее лично, оставила ей пригласительные», – говорит Кадрия Антошкина. 

Коллектив «Сунмэс йолдызлар» был детищем Фании Халиулловой, ее «третьим ребенком». Она сама его создала, была руководителем.

«В ансамбле много талантливых исполнителей – на концерте выступили около десятка солистов. Когда-то я тоже там пела. Бывали и сложные времена, коллектив мог перестать существовать, в такие моменты Фания Саматовна очень переживала. Делала все возможное для того, чтобы сохранить ансамбль. Отдавала ансамблю всю душу, и на самом деле так получилось…» – говорит Кадрия Антошкина. 

«Думать о болезни было некогда» 

Как рассказала Кадрия Антошкина, муж Фании Халиулловой работал бригадиром на заводе по изготовлению вентилей. Дочь Гулия и сын Айрат проживают в Казани. Гулия замужем, у нее уже свои дети – пяти лет и семи месяцев.

«У Фании, видимо, не было времени следить за здоровьем, измерять давление, думать о болезни. Она все время была в работе, бежала, горела за дело», – говорит подруга. 

«Перед выступлением не волновалась» 

Еще одна подруга Фании Халиулловой – Мунира Джумаева сейчас работает директором школы № 22 города Димитровграда. Они были знакомы с конца 80-х годов. Обе работали с детьми – Фания Халиуллова вела кружки в Доме пионеров, Мунира Джумаева – в школах города. Помимо этого, Фания Саматовна преподавала в школе музыку, а в Доме культуры руководила организованным ей ансамблем «Сунмэс йолдызлар». 

Звонок корреспондента «Татар-информ» застал Муниру Джумаеву в то время, когда она готовилась к похоронам. Все же Мунира ханум нашла в себе силы поговорить. 

Мунира Маулетовна стала свидетельницей смерти подруги. Вместе со всеми зрителями она находилась в зале Дома культуры. 

«На этот концерт она пригласила всех друзей, коллег. Я сама была на больничном, но все же с внучкой пришли, принесли цветы, – говорит Мунира Джумаева. – Если бы знала, что увижу ее в последний раз, прошла бы прямиком за сцену! Но я сидела в зрительном зале. Другие артисты не заметили каких-либо изменений в поведении или самочувствии Фании Саматовны. Настроение у нее было отличное, как всегда, в хорошем расположении духа. Обычно перед выступлением артисты волнуются, а она была спокойна», – рассказала собеседница «Татар-информа». 

После того как Фания Халиуллова исполнила первую песню, родственники вынесли ей цветы. Внучка Муниры ханум собиралась подняться на сцену после второй песни. 

«Даже строчку не успела допеть» 

«Ведущие объявили:“А сейчас прозвучит песня «Елама, ярсыма» («Не плачь».–Ред.) из репертуара Элвина Грея. Исполняет Фания Халиуллова”. Фания спела первый куплет, затем припев. Песня знакомая, зал начал ей подпевать. Моя внучка тоже пела. На строчке «Елама, ярсыма» Фания первое слово пропела, а второе не успела дотянуть – вдруг упала прямо на месте. Поначалу ничего такого не подумали – кто-то вынес нашатырку, и занавес не закрыли. И я говорю внучке: «Сейчас она встанет, дочка, отнесешь свои цветы». Но она в сознание не пришла. Приехала «Скорая», но было уже поздно». 

«К врачу не пошла, сказала, что выпила лекарство» 

Хотя Мунира ханум и не припоминает, чтобы подруга болела, но слышала, как она жалуется на давление. 

«Сказала, что в последнее время играет давление. Говорю: “Фания, иди к врачу, они скажут, что от давления принимать, в какой норме”. Она говорит:“Ладно, выпила уж (лекарство), вот сейчас понизилось”. Все ведь так делаем. А у нее случилось кровоизлияние в мозг. Сказали, внезапно лопнул сосуд», – рассказала Мунира Джумаева. 

Дочери Фании Халиулловой Гулие 31 год, сыну Айрату 20 лет.

«Айрат еще только в декабре вернулся из армии. Она его очень ждала. Как пришел сын из армии, в тот же день пришла в школу, поделилась радостью», – вспоминает Мунира ханум. 

«Неугасаемую звезду» татар Ульяновска Фанию Халиуллову сегодня похоронили в родном селе ее родителей Филипповке Мелекесского района. 

Отца и матери Фании ханум уже нет в живых – они скончались 5 лет назад с разницей всего 40 дней. 

«Очень много людей пришли провожать ее. Народу было больше, чем на Сабантуе. Вот ведь как получилось – спела наша Фания «Не плачь», а сама ушла и оставила в слезах весь Димитровград», – поделилась Мунира Джумаева.

sntat.ru

Просмотров: 1180

Комментирование запрещено