Похвистнево районының Яңа Мансур авылы Мәдәният йортында яңа елда алтын туйларын бәйрәм итәчәк дүрт парны зурладылар. Мәхәббәтләрен, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәгән парлар һәрчак хөрмәт һәм соклану хисе уята.
Ядкарь һәм Әминә САФИУЛЛИНнар гомер буе колхозда эшләделәр. Бүген алар лаеклы ялда. Кызлары Алия һәм Асия, уллары Марат гаиләләре белән Самарада яшәсәләр дә, туган йортларына еш кайтып йөриләр, әти-әниләренә ярдәм күрсәтеп торалар.
Хәбибулла һәм Вәсимә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнар да хөрмәткә лаек кешеләр. Алар икесе дә хезмәт ветераннары. Хәбибулла абый, олы яшендә булуына карамастан, авыл тормышында актив катнаша, мәчеткә йөри, озак еллар мәхәллә рәисе вазифасын башкарып торды.
Гыйззәтуллиннар берсеннән-берсе уңган өч малай үстерделәр. Бүген алар барысы да авылда, бер урамда яшиләр. Олы уллары Илфак озак еллар колхозда эшләде, ә бүген мәктәп автобусын йөртә, хатыны Фәнүзә дә янында, укытучы булып эшли. Алар да инде әби белән бабай, сөекле оныклары Әмирне үстерергә булышалар. Гыйззәтуллиннарның уртанчы уллары Илмир авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазифасын башкара, ә хатыны Алия – табибә. Төпчекләре Риф, татар гаиләсе кануннары буенча, төп йортта калды. Җир эшкәртү, мал-туар карау, умартачылык эшләрендә ул төп ярдәмче.
Ильяс һәм Румия ШӘРИЕВлар гаиләсенә дә сокланмаган кеше юктыр. Өйләнешкәч алар төп йортта яши башлыйлар. Сабыр, акыллы килен Ильясның әти-әнисе белән дә, апасы Әминә белән дә уртак тел таба. Алар да үз чиратларында яңа гаиләгә ярдәм итәләр — кызлары Розаны, игезәк уллары Исмәгыйль белән Имилне тәрбияләшергә булышалар. Румия 37 ел гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлады. Ильяс исә баштан колхозда, аннан мәктәпне җылыту системасында мастер-оператор булып эшләде.
Дөрес, тормыш Шәриевлар гаиләсенә авыр сынау да бирде. 33 яшендә уллары Исмәгыйль бакыйлыкка күчте. Бу кара кайгыны алар бик авыр кичерделәр. Шулай да Ильяс белән Румия калган балалары, оныклары хакына үзләрендә яшәү көче таптылар. Бүген кызлары — Отрадныйда, ә уллары Тольяттида яшиләр.
Ядкарь һәм Мәдинә БАДЫЙКОВлар да ярты гасыр гомерне иңне-иңгә куеп, тату яшәделәр. Намуслы хезмәтләре, тормыш сөючәнлекләре белән авылдашлары арасында хөрмәт казандылар. Уллары Дамир белән Русланны да кече яшьтән хезмәткә өйрәтеп үстерделәр. Бүген Ядкарь белән Мәдинә балаларына, дүрт оныкларына сөенеп туялмыйлар.
Менә бу кичәгә дә юбилярлар балалары һәм оныклары белән бергә килгәннәр иде. Авылдашлары аларга чын күңелдән: “Шушы матур тормышыгызның рәхәтен күреп, тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын”, — дип изге теләкләр теләделәр.
Әкълимә СEБЕЕВА, ветеран укытучы.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 921