Әлфия апабызга багышлап

1-DSC_0268Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында  җирле авыл тарихы китабын тәкъдир итү кичәсе узганнан соң, чараның алып баручысы булган Баһаутдинова  Әлфия апабызга багышлап шигырь яздым.  Бәлки, аның юллары әллә-ни шома да түгелдер, әмма алар йөрәгемнең  түреннән  чыктылар.

Матур аның исеме, исемедәй җисеме,
Сүзе төпле, йөзе якты,
Хәйран калдыра җитезлеге.
Бәйрәмнәр алып баруда
Юк аңа тиңдәшлесе. 

Үзе тыйнак, сөйкемле,
Әйтерсең лә көзге
Муллык өләшкән аңа
Бары иң  хуш сыйфатны.
 
Моңлы тавышы сафландыра
Суынган күңелләрне,
Туган телне өйрәтүдә
Ул авылның горурлыгы.
 
Музейга  күп көч куеп,
Кызыксынган кунакларга
Үткәннәргә сәяхәт
Күңел биреп  оештырды.
 
Йөрәккә май булып ята,
Балдай татлы сүзләре,
Сер сандыгы күпләргә -
Йөрәгенең түрләре.
 
“Әлфия апабыз безнең”- дип,
Яратып эндәшәбез.
Авылыбызга ямь биреп
Яшәүләргә ни җитә.
 
Яшәргә һәм яшьнәргә
Үрнәк Сез һәммәбезгә.

IMG_0615IMG_0585

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

 Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы.


КОНТЕКСТ:

«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе (презентациясе) үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1178

Комментирование запрещено