Авыл җирләрендә сугыштан соңгы еллар…

0_ab972_79518661_XLЗур булмаган агач өйләрдә авыл халкы яшәде.
Түбәләре салам аның, бар ишегалды, күтәрмәсе.

Бакчаларда тәгәрәшеп үскән кабак, бәрәңге,
Суган, кишер, чөгендер — гаилә хәзинәләре.

Һәрбер йортта дүрт-биш бала - ата-ана шатлыгы,
Тырыш булып, эшчәнлектә үстерделәр аларны.

Әниләр җитез, түземле, өй-колхоз эшен башкара.
Учак ягып зур казанда аш, ботканы пешерә.

Менә пешкән аш, ботка. Кайда аны тотарга?
Халык язларда әзерли — кар тутыра базларга.

Итен, маен, сөт- каймакны, пешкән ашны, ботканы
Төшерәләр кар базына эссе җәйге көннәрне.

Бер төшерә, бер мендерә — аның күп мәшәкате,
Суыткычлар булмаса да, алар аптырап калмады.

Сугыштан соңгы еллар, әз кибеттә ашамлык, әйберләр.
Шикәре юк, чәй, сабынны бик сирәк кайтаралар.

Акчасы да юк бит әле, йомыркага алмашалар,
Колхоз эшендә аларга хезмәт көне язалар.

Көзләр җиткәч, икмәк ургач, халык бара амбарга,
Эш хакына алалар  бодай, арыш капчыкларда.

Ул заманда кыен булды авылларда яшәргә,
Керосин да еш кайтмады лампалар кабызырга.

Кермәгән бит бер өйгә дә якты электр утлары.
Хатын-кызлар  кул эшләрен лампа яктысында башкарды.

Ә керләрне алар юды селте салып кайнар суга.
Кер югычы такталарда тәгәрәттеләр — акларга.

Утүкләрне кыздыралар, кайнар күмер салалар,
Киемнәрне үтүклиләр, пөхтәлек яраталар.

Кайчак, мичне  җылытырга иске салам, чыбык-чабык яктылар.
Рөхсәт булмады җыярга корыган агач та урманнан.

Чәйне оста кайнаттылар чыра, күмер ягып самавырда,
Мөрҗәсеннән төтене чыга мич алды учагына.

Хәлле халык мал асрый, кышка печән китерә,
Колхоз эшеннән кайткач, йорт эшләрен башкара.

Кояш баткач, маллар япкач,  тынычлыкта  гаилә,
Балаларны яратып, назлап инде йокларга ята.

Яшьүсмерләр йоклап ятмый, җыелалар аланда,
Күңелле кичке уеннарда егет-кызлар таныша.

Кыенлыкларга бирешми яшәде тырыш халык,
Илебездә тынычлык бит, күк йөзе дә бик ачык.

Авылыбыз матурланды, күп әйберләр үзгәрде.
Аралашып, өмет белән, бергә тату яшәде.

 Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1234

2 комментариев

  1. Бик тэ матур итеп язылган шигырь юллары!!! Ижади унышлар телим!!!

    • Зур рәхмәт.