Сессиядән сессиягә кадәр…

коллажТөрле уку йортларында укучы студент яшьләр Студентлар көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең тарихы бик еракларга, 1755 елга барып тоташа. Шул елның 25 январенда патшабикә Елизавета Петровна “Мәскәү университетын гамәлгә кую турында” Указ чыгара һәм, шул көннән башлап, Татьяна көне рәсми рәвештә университет кө­ненә әверелә. Тора-бара аны башка уку йортларында белем алучы яшьләр дә үз итәләр, һәм ул барлык студентлар бәйрәменә әйләнә.

Бүгенге студентлар бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәләр соң?

Студенты ИльмираИлмира Мәҗитова,

Самара дәүләт социаль-педагогия университеты  студенты:

- “Бу дөньяда студентлар үзгәрешләргә артык бирешми” дигән латин афоризмы бар. Әлеге сүзләр белән бер генә дә килешә алмыйм. Компьютерлар, технология заманасында яңа һөнәрләр барлыкка килеп кенә тора. Бу үзгәрешләр студентлар алдына да яңа таләпләр куя, шул ук вакытта үсеш өчен күп мөмкинлекләр дә бирә. Мәсәлән, әнием: “Сессиягә әзерләнгәндә көннәр буе китапханәләрдә утырып, рефератлар яза идек”, -  дип сөйли. Бүген күп мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына, интернеттан да табып була. Диплом эшләрен, рефератларны да компьютерда басабыз, каләм тотып утырмыйбыз.

Шәхсән үземнең студент тормышым шашкынлы дип әйт­мәс идем. Бу тулай торакта яшәп, күңел ачарга яратучы курсташларым турындадыр, мөгаен. Дөрес, мәктәптә укыганда (Самараның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамладым) бик актив кыз идем. Шуңа да беренче курстан университет тормышына башым-аягым бе­лән кереп чумдым. “Студентка багышлау”, “Студентлар язы” һәм башка күңелле кичәләрне оештыруда катнашмыйча калмый идем. Тик бу шау-шулы бәйрәмнәр бик тиз туйдырды, күңелемнең саф татар моң-җырларына сусавын аңладым. Шуңа да хәзер Самарада үткән татар бәйрәмнәрендә, чараларда бик теләп катнашам. Ә  студент кичәләренә бик сирәк чыгам.

“Һөнәри” бәйрәмебезгә кайтыйк инде. Ул кураторыбызның да туган көненә туры килә. Гадәттә, группа белән бу ике вакыйганы бергә бәйрәм итәбез. Без — укытучыбызны, ул безне тәбрикли, аннан тәм-томнар бе­лән чәй эчәбез, сөйләшеп уты­рабыз. Быел да шулай булды. 

Студенты Динара1Динара Нуриева,

Самара машина төзү колледжының 4 курс студенты  (булачак һөнәре — машиналар төзү технологы):

- Студентлар — бик актив, күңелле халык. Укырга да, рәхәтләнеп ял итәргә дә вакыт табабыз. Кызганычка, бәяләр көннән-көн үсә, ә стипендияләр бик кечкенә. Шуңа да һәр икенче студент икенче-өченче курс­тан ук эшкә урнашырга мәҗбүр. Мәсәлән, мин (Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән), әти-әнигә җиңелрәк булсын дип, укудан буш вакытымда кием кибетендә сатучы булып эшлим. Самарада узган төрле чараларда, акцияләрдә волонтер буларак катнашырга да вакыт табам. Үткән җәйдә волонтерлар оешмасы юлламасы буенча Кырымга барырга насыйп булды. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус ясалган пляжда ял итүчеләргә ярдәм иттек. Егетләр аларны күтәреп диңгезгә алып керәләр, су керергә ярдәм итәләр иде, ә без, кызлар, шезлонгларны күләгәгә күчереп, эчәргә су китереп тордык. Бу кешеләр безнең килгәнне өзелеп көтәләр иде.

Әлбәттә, укуны да калдырмаска тырышам, зачетларга, имтиханнарга ныклап әзерләнәм. Студентлар көне — иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Тик, кызганычка, эш көнем туры килеп, быел аны иптәшләрем бе­лән бергә бәй­рәм итә алмадым.

Студенты АлинаАлинә Фәткуллина,

Самара металлургия колледжының 3 курс укучысы (булачак һөнәре – техник): 

- “Бүгенге яшьләр телефоннарына гына текәлеп утыралар”, дигән сүзләр белән килешә алмыйм. Безнең арада китап укырга яратучылар да, кинога, театрга йөрүчеләр дә шактый. Студент еллары гомер-гомергә өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры булган бит. Бу бүген дә шулай. Кем әйтмешли, сессиядән сессиягә кадәр студент күңелле яши.

Имтиханнар, зачетлар ара­сын­да лекцияләргә йөри­без. Кайбер уку йортларында мөгал­лимнәр аларны язу-яз­мауга игътибар итми, планшет­ка гына язып барырга да рөхсәт итәләр икән. Ә бездә исә лекцияләрне кулдан дәфтәргә язуыбызны таләп итәләр. Бу студентларга да уңай. Беренчедән, безнең дәресләргә йөргәнне дәлилли, икенчедән, имтиханнарны уңышлы тапшырырга яр­дәм итә.

Колледжыбызда Студентлар көнен һәрвакыт зурлап бәйрәм итәләр. Кичә дә актлар залында укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадык. Һәр курс үз талант ияләре белән мактанды: җырчылар да, биючеләр дә, нәфис сүз осталары да чыгыш ясадылар. Мөгаллимнәребез аларга пародия ясаганыбыз өчен үпкәләмиләр, дусларча якын итеп көлүебезне аңлыйлар. Мин үзем дә бу чараларда бик теләп катнашам. Балачакта артист булырга хыяллана идем, студент елларымда бу теләгемне чынга ашырдым, дисәм дә була.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1151

Комментирование запрещено