Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Мирсәй Гариф: «Самар милләтпәрвәрләренең ирешкән уңышларына ихластан шатланам…»

1-DSC_0324Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдим итү кичәсенә Казаннан һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар, тарихчы галимнәр килгән иделәр. Алар  арасында язучы, һәвәскәр тарихчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирсәй Гариф (чын исеме Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов) та бар иде. Күптән түгел ул посылка белән үзенең «Хәтер түрендә авыллар. Азнакай — тепло покинутых деревень» дигән китабын өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре профессоры, «Самар татарлары» медиа-проектларын гамәлгә куючы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка җибәргән. Хезмәт янына хат та теркәлгән, аның эчтәлеге белән танышырга тәкъдим итәбез.


Мөхтәрәм Ильяс Гомәр улы!

Самар милләтпәрвәрләренең ирешкән уңышларына ихластан шатланып, Сезгә вәгъдә иткән хезмәтебезне җибәрәбез. Очрашудан матур тәэсирләр белән кайттык. 

Ильяс әфәнде! Сез биргән «Самара татарлары» журналының (№2, 2018 ел) 40-49 битләрендә минем әни Фатыйма Булатованың икетуганы — данлыклы Генерал Фатыйх Гариф улы Булатовка багышланган Рәшид Шакировның мәкаләсе күңелләребезгә бик тә хуш килде! Туганыбызны олылаган авторга һәм журнал мөхәррире Данияр Сәйфиевка рәхмәт.

Казанда төбәкләр конференциясендә дә Сезнең шундый саллы һәм мәгълүмәтле журнал чыгаруыгызга сокланып кайткан идек! Киләчәктә дә изге эшләрегездә уңышлар телибез сезгә.

Минем иҗат белән танышасыгыз килсә, интернетта Мирсәй Гарифны ачып карый аласыз. Камышлыда Сабантуйда очрашырга насыйп булсын.

Ихтирам белән Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф).

dav


КОНТЕКСТ:

Тарих җиле кайтавазы / Спасибо жителям села за то, что создали такую богатую историю»

* * *

Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак ИСЛАЕВ: Иске Ярмәк авылы тарихы турында зур хезмәт башкарылган

* * *

“Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе (ВИДЕО)

* * *

«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе (презентациясе) үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено