Тарихчы: Алтын Урданы Татарстан дип тә атаганнар, төп халкы татарлар булган / Историк Ильнур Миргалиев: Золотую Орду также называли Татарстаном, основным населением были татары (ВИДЕО)

0057Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын тикшерү Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев әйтүенчә, Алтын Урданың икенче атамасы Татарстан, ә төп халкы татарлар булган. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында әйтте.

“Абдул-Афар Кырыми (XVIII гасырда яшәгән Кырым ханлыгы тарихчысы — ТИ) мәсәлән, Алтын Урданы бөтенләй “Татарстан”, Бөек Татарстан дәүләте дип әйтә”, — ди тарихчы.

Илнур Миргалиев Алтын Урданың төп халкы “татарлар” дип аталганын әйтте. “Мәсәлән, Алтын Урда, Кырым ханнары ярлыкларында язганда әйтә: “Җитез кебек татар гаскәремне бер җибәрермен”, — ди. Ягъни, үзенең татар икәнлеген күрсәтә. Татар ханы икәнен әйтә. Дәште кыпчык һәм татар”, — диде Илнур Миргалиев.

“Татар” атамасы кулланылмаган диючеләрне ишетергә була, әмма бу – ялгыш фикер, ди тарихчы. “Европадагы латин чыганакларында “татар”, ягъни “тартар” дип язалар, ул шул ук мәгънәдә килә. Рус чыганакларында “татар” сүзе кулланыла, ә “Орда” — дәүләткә карата. Кавказ, Анатолия, Иран, Гарәб илләренең барысында да “татар” сүзе кулланыла”, — ди тарихчы.

Илнур Миргалиев әйтүенчә, Алтын Урданың төп теле татар теле булган һәм ул хәзерге татар теленә Казах ханлыгы теленә караганда да якынрак.

“Алтын Урда ханнарының ярлыклары — рәсми документлар авыррак телдә, әдәби әсәрләрне татарчаны белгән кеше проблемасыз аңлый. Алтын Урда теле Казан ханлыгы теленә караганда татарга тагын да җиңелрәк, чөнки Казан ханлыгында исламлашу көчәя, гарәп, фарсы алынмалары керә. Шуңа күрә Алтын Урда теле татар теленә нык якын дияр идем мин”, — диде галим.

tatar-inform.tatar

* * *

Вторым названием Золотой Орды было «Татарстан», а основным населением государства были татары. Об этом в интервью ИА «Татар-информ» рассказал руководитель Центра изучения Золотой Орды и татарских ханств Института истории АН РТ им. Ш. Марджани, кандидат исторических наук Ильнур Миргалиев.

«Абдул-Афар Кырыми (историк Крымского ханства XVIII века — прим.  Т-и), например, вообще называет Золотую Орду „Татарстаном“, Великим Татарстанским государством», — сказал Ильнур Миргалиев.

По словам историка, основное население Золотой Орды также носило название «татары».

«К примеру, ханы Золотой Орды и Крыма в своих ярлыках пишут: „Отправлю свои быстрые татарские войска“, то есть, указывают, что они татары. Что они татарские ханы», — пояснил историк.

«Приходится слышать утверждения, что название „татар“ не использовалось, но это ошибочное мнение. В латинских источниках в Европе пишут „татар“, то есть „тартар“, что идет в том же значении. В русских источниках используется слово „татар“, а „Орда“ — в отношении государства. На Кавказе, Анатолии, Иране, во всех арабских странах применяется слово „татар“», — сказал ученый.

По словам Ильнура Миргалиева, основным языком Золотой Орды был татарский и к современному татарскому языку он даже ближе, чем язык Казанского ханства.

«Ярлыки золотоордынских ханов — официальные документы на более сложном языке, а литературные произведения владеющий татарским языком современный человек поймет без труда. Язык Золотой Орды еще более легок для татар, чем язык Казанского ханства, потому что в Казанском ханстве усиливается исламизация, появляются заимствования из арабского и фарси. Поэтому я бы сказал, что язык Золотой Орды очень близок к татарскому языку», — заключил историк.

tatar-inform.ru

Просмотров: 881

Комментирование запрещено