Яңа ел таңы

1Уянып киттем азан  тавышына,
Таң атмаган, моңсу бар дөнья.
Авыл йоклый, мөрҗәләрдән генә
Сыек кына итеп  төтен ага.

Бар җиһанны ак кар баскан,
Өй түбәләре юрган астына поскан.
Суык төннәр буе агачларга
Бизәкле ак алкалар аскан.

Тәрәзәдән карап сокланамын
Яңа елның беренче таңында.
Намазлыкка басам, сәҗдәгә китәм,
Аллаһу әкбәр, субухан раббил-ил әгълә.

Узган елым бик яхшы үтте,
Мең шөкермен, Аллаһым, мин моңа.
Тамаклар тук, насыйп маллар
Үзебезгә булды, мин риза шуңа.

Исәнлекләр әйбәт кенә, олыларча,
Күзләр күрә, йөри аяклар.
Иң мөһиме — исәнлектә бит
Тормыш көтәләр газиз балалар.

Илем күге тыныч, сугышлар юк,
Патшабыз да шуңа тырыша.
Шөкер итеп яшәп ятам әле,
Зарланмыйча якты тормышка.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1007

Комментирование запрещено