Торган өем — җәннәт почмагы

image (1)Әй, авылым, мин яратам сине,
Якын күрәм сине, үз итәм.
Бәхет эзләп читтә йөргәнемә
Әле синнән гафулар көтәм.

Ә шулай да бик озакка түгел
Минем синнән аерым торулар.
Һич кенә дә китмәс идем синнән,
Нужа дигән нәрсә җирдә бар.

Мөмкин түгел сине яратмаска,
Яшьлек язым монда үтелгән.
Әби-бабай кабере шушы җирдә,
Әткәй-әнкәй монда җирләнгән.

Кайда гына яшәсәм дә, авылым,
Синдә булды минем күңелем.
Тик мин белдем якты дөньяларда
Синсез яшәү — яшәү түгелен.

Менә инде олыгайган көндә
Тагын сиңа кайтып сыендым,
Йорт-җир алып, синдә яшәгәнгә
Чын күңелемнән шундый сөендем.

Куанычларымның юктыр кебек чиге,
Бер Ходаем, Сиңа мең шөкер.
Тик үтенеп сорыйм, Раббым, Синнән
Олы картлыкларга син җиткер.

Бу кадәрле рәхәт тормышларны
Ничек итеп ташлап китәсең,
Моңлы азан тавышы белән башлыйм
Көннәремнең һәрбер иртәсен.

Зур байлыклар бездә булмаса да,
Торган өем — җәннәт почмагы,
Өй алдымда шаулый юкә, шомырт,
Төрле-төрле җимеш куагы.

Торган өем, синдә рәхәт миңа,
Нурлы, якты өйнең эчләре.
Йортым язда чума яшеллеккә,
Хуш ис бөрки бакча гөлләре.

Туган өем булмасаң да, өем,
Синдә хәзер гомер итәбез.
Куанышып һәрбер туган таңга
Гомер йомгакларын сүтәбез.

Туган авылым, торган өем минем,
Сез шулкадәр якын күңелгә.
Пар канатым белән олы картлыкларны
Каршыласак иде без бергә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено