Ульяновск өлкәсендә татар тарихын өйрәнүчеләр форумы узды (ВИДЕО)

1sТарихчылар жыенында Самар өлкәсенннән «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, икътисад фәннәре профессоры Ильяс Гомәр улы Шәкүров та, төбәк та­тарларының ихтирамын яула­ган тарихчы Шамил Хәйдәр улы Галимов та катнаштылар.

Ульяновскида төбәк татар тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы форумы узды. Анда өлкәнең авыл районнарыннан 87 делегат катнашты. Тарихчылар жыенында Чувашия, Самара өлкәсенннән килгән галимнәр һәм тарихчылар, жәмәгать эшлеклелэре дә чакырулы иде. Форум эшендэ Казаннан профессорлар Альберт Борһанов, Рафаэль Шәйдуллин чыгыш ясап, авыл тарихы турындагы китаплар язу, архивларда эшне нидән башларга кирәклеге, докуметлар белән эшләү алымнары хакында сөйләделәр, залдагыларның сорауларына жавап бирделәр.


Гончаров музеенда узган чарада делегатлар үз эшләре, авыл тарихы турында китап язу серләре белән уртаклаштылар. Тарих фәннәре кандидаты Рәмзия Вилданова килгән делегатларга әле яңа гына чыккан «Татары города Симбирска 19 в начале 20 веков» дигән китабын тәкьдим итте. Хәзерге вакытта  Ульяновск өлкәсендәге 67 татар авылының нибары 17 се турында гына фәнни, яисә документаль китап басылып чыккан.

LgvJmXCBJGg

PU58LUK2pyU 1s 6-1-e1548926790381-768x575

Автономия рәисе Рамис Сафин һәр авыл турында да китап язарга кирәк, чөнки татар авылы тарихын язу — ул аны паспортлы итү дигән сүз, диде. Авылда 3 кенә йорт калса да, анда яшәүчеләр аша мәгълүмат туплап калырга кирәк, диде рәис. Форумда резолюция кабул ителде һәм Бөтенроссия форумына делегатлар сайланды. Татар һәм төбәк тарихын өйрәнүдә зур хезмәт куючыларга БТКсының рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Сембердә 4 нче таркыр узучы зур форум «Туган тел» жырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

tatar-congress.org


Деревни тоже умирают… Алмалы исчезла, но кладбище действует…

* * *

Коллектив редакции журнала “Самар татарлары” обращается к своим читателям

Просмотров: 1197

Комментирование запрещено