«Әй, Ходай, ярлыка!» Урыс чиркәве Евразиядә чукындыру эшендә татарга таянмакчы / «Әй, Ходай, ярлыка!» РПЦ делает ставку на татар в своей миссии в евразийском интеграционном процессе

28A83925-0438-49B5-8BE7-9A1ADD311A82_cx0_cy19_cw0_w1023_r1_s29 гыйнвар Мәскәүнең Фома чиркәвендә Халыкара Раштуа укулары кысаларында православ татарларның дүртенче конференциясе узды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүенең темалары – «Православ татарлар – Евразиядәге интеграция процессында Урыс православ чиркәвенең алгы терәге» һәм «Төрки халыклар арасында православ миссиянең тарихы һәм перспективалары» дип билгеләнгән иде. Тәреләре алтыннан йөгертелгән чиркәүнең ишекләренә татарча «Рәхим итегез!» дигән язу элгәннәр.

Чарада йөзгә якын кеше катнашты. «Господи, помилуй!» урынына татарча «Әй, Ходай, ярлыка!» диюче татарларга казаклар гаҗәпләнеп борылып-борылып карадылар.

Башта чараның Әсадуллаев йорты дип йөртелгән Татар мәдәни үзәге бинасында узачагы игълан ителгән иде. Әмма соң мизгелдә генә аны чиркәүгә күчерделәр. Моңа татар активистларының ризасызлык белдерүе сәбәп булды. Мәсәлән, «Мөселман халыклар үсеше фонды» исемле иҗтимагый оешма рәисе Гаяр Искәндәр Idel.реалиига «православ татарлар конференциясен уздыру «Милли-мәдәни мөхтәрият турында» федераль канунны тупас бозу булачак, чөнки анда мохтариятнең миссионерлык эшчәнлеге каралмаган», дип белдерде. Мәскәүдә православ чиркәүнең мондый чара уздырырга урыннары җитәрлек диде ул.

Искәндәр әйтүенчә, конференциянең башка урынга күчерелүен күп кенә православ татарлар, дин әһелләре белми дә калган һәм билгеләнгән вакытка Әсадуллаев йортына килгән. Аларны әдәпле генә итеп Фома чиркәвенә озатканнар. Шул сәбәпле Псков һәм Порхов митрополиты Тихон (Шевкунов) да конференциядә катнашмады, гәрчә чара аның җитәкчелегендә узарга тиеш иде. Тихон Урыс православ чиркәвенең «соры кардиналы», Путинга якын дин әһеле санала. Аны хәтта киләчәк патриарх итеп тә күрәләр.

«Родина» фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Бородин конференциядә бу чараның башка урынга күчерелүен провокация дип атады һәм «мондый оешмалар эшчәнлеген күзәтүче тәртип саклау оешмалары аның җитәкчесенә бәя бирергә тиеш» дип Татар мәдәни үзәген тикшерү өчен прокуратурага гариза язарга чакырды. «Татар мәдәни үзәгенә Татарстан ярдәм итә дип әйтелде, әмма акчаны Сабантуй уздырырга гына бирәләр. Күрәсең, республика вәкилләре монда килеп татар халкының бөеклеген күрсен өчендер», диде ул.

Татар халкының үсеш стратегиясе – шактый радикал документ

Бородин шулай ук православ татарларны татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә актив катнашырга, аның эчтәлеген игътибар белән өйрәнергә һәм аңа үзгәрешләр кертү тәкъдимнәрен стратегияне әзерләүдә катнашучы барлык адресатларга юлларга өндәде. Ул шулай ук стратегиядә православ татарлар турында берни дә язылмавын һәм татар халкының ислам белән бәйле үсеш векторы гына каралуын әйтте. Аның фикеренчә, татар халкының үсеш стратегиясе – шактый радикал документ, анда милли сепаратизм идеологиясе бар һәм моның нәрсәгә китерәчәген һәркем аңлый.

Татар православ оешмалары Болгарда Евразия дини үзәге булдыру идеясен алга сөрергә тиеш

Бородин шулай ук Татарстанның Болгарны Төньяк Мәккә итү нияте барып чыкмады дип тә өстәде. Аның сүзләренчә, татар православ оешмалары анда Евразия дини үзәге булдыру идеясен алга сөрергә тиеш, чөнки анда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы – урыслар. Ул шулай ук күбрәк татарларны чиркәүгә җәлеп итү өчен махсус кафедра ачарга да чакырды.

Мәскәүдәге православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова үз чыгышында гайре рәсми саннарга күрә, Мәскәүдә 1 млн, Русиядә 7 млн татар яши дип сөйләде. Аның фикеренчә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче татарларның зур күпчелеге православ динен тота. Бухарова сүзләренчә, моны Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов һәм «Татар штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та таный, әмма алар моны киң җәмәгатьчелек алдында әйтергә теләми.

Конференциядә төрле шәһәрләрдән килгән татар православ дин әһелләре үзләренең православиегә ничек күчүләре турында сөйләде һәм чукынучы татарлар артсын өчен гыйбадәтләрне татар телендә уздырырга чакырды.

Конференциядә Русия патриархаты вәкиле, үзен ислам белгече дип санаучы Роман Силантьев та катнашты. Аның әйтүенчә, православ татарларны яратмаучылар да җитәрлек, әмма моңа борчылырга кирәкми, чөнки кайбер кешеләр үзләре дәүләт эчендә дәүләт булып яшибез һәм хакимият җитәкчеләре аларның бу уйдырмалары белән килешергә тиеш дип саныйлар. Силантьев фикеренчә, югары хакимият инде бу мәсьәләгә кискенрәк карый башлаган. «Шуңа үз эшегезне тыныч кына эшләгез, сез моңа хокуклы. Православ төркиләр арта. Менә ярымтатар ярымбашкорт тагын бер әрхәрәй барлыкка килде. Андый татар, башкорт әрхәрәйләре әле тагын булыр. Православ чиркәүдә барлык халыкларга да шатбыз. Төрле милләт вәкилләре булуы куандыра», дип чыгыш ясады ул.

Шулай ук Силантьев Болгар шәһәрендәге Владимир попның бернинди дә рухани түгеллеге, ә төрле әфсен-төфсен (магия) хезмәтләре күрсәтеп акча эшләп секта оештыручы булуы һәм шуңа күрә хәзер аны хезмәттән тыюлары турында сөйләде.

Силантьевның бу сүзләре конференцияне алып баручы Дмитрий Шиһаповта канәгатьсезлек тудырды. Болгарны Идел буе православиесенең бишеге дип санаучы Шиһапов Силантьевны Владимир поп эшчәнлеген хурлау белән авыз чайкамаска, ә фикерләрен үз эчендә калдырырга чакырды. Силантьев моңа каршы килеп, бу аның шәхси фикере түгеллеген, ә рәсми чиркәү карашы булуын әйтте.

Чара тәмамланганнан соң, Силантьев православ татар җәмгыяте җитәкчесе Динара Бухаровага алып баручы Шиһаповның үз-үзен тотышына канәгатьсезлек белдерде һәм бу җәмгыятьнең чиркәүдән куылуга китерергә мөмкинлеге турында кисәтте.

Православ активист Шиһапов Idel.Реалиига сөйләвенчә, хәзер җәмгыять Юстиция министрлыгында теркәлү эшләрен уза, документлар инде тапшырылган. Низамнамә нигезендә, анда рәис һәм дүрт кешедән дә ким булмаган шура оештырылырга тиеш.

Мәскәүдә бу җәмгыятькә бөтен чараларда да катнашучы берничә дистә кеше керә. Мисал өчен православ татарлар белән чиркәүдә гыйбадәт кылучы Андрей Якубов шуларның берсе. Ул шулай ук татар телендә гыйбадәт кылуда да катнаша.

Бар Русия буйлап әгъзалар саны берничә йөз дип исәпләнә. Шуларның берсе – татар неофиты Дмитрий Шиһапов. Ул Татарстанның Болгар шәһәрендә яши. Шиһапов мөселман гаиләсендә туган, әмма 22 яшьтә христиан диненә күчкән. Аның сүзләренчә, туганнары аның бу карарына бик аптыраган һәм алар арасында ниндидер аңлашылмаучанлык туган. Әмма чиркәүдәге иске славян сүзләре урынына ул татар телендә Ходай, Аллаһ, патша кебек сүзләрне куллана башлагач, бу аңлашылмаучанлык юкка чыккан, чөнки татарлар өчен бу сүзләр бик якын, ә менә чиркәүдә кулланыла торган иске славян теленә алар бик сак, хәтта ачу белән карый. Шуңа ул проблем нәкъ телне куллану белән бәйле һәм гыйбадәтне татар телендә уздырырга кирәк дип саный.

Шиһапов үзен урыс татары (русский татарин) дип билгели

Шиһапов киләсе елгы җанисәп вакытында милләте белән кем булып язылачагы турында сорауга Русиядә яшәгән һәркем беренче чиратта урыс дип санавын әйтте. Мисал өчен урыс татары, урыс мордвасы. Шуңа ул үзен урыс татары (русский татарин) дип билгели.

Конференция төгәлләнгәннән соң чарада катнашучыларны чәй өстәленә чакырдылар. Православ татарлар, поплар татар милли ризыклары чәк-чәк, пәрәмәч һәм өчпочмаклардан авыз итте. Әлеге ризыкларны алып килгән тартмалардан күренгәнчә, милли ризыклар Мәскәүнең бер татар кафесында әзерләнгән иде. Ә анда барысы да хәләл иттән әзерләнә.

azatliq.org

* * *

29 января в Москве, в храме апостола Фомы прошла четвертая православная татарская конференция в рамках ежегодных Международных Рождественских образовательных чтений. Тема круглого стола — «Православные татары — форпост миссии Русской Православной Церкви в евразийском интеграционном процессе» и «История и перспективы православной миссии среди тюркоязычных народов». На дверях православного храма с позолоченными крестами красовалась надпись «Рәхим итегез!», что в переводе с татарского означает «Добро пожаловать!».

На самой конференции было около 100 человек: священники, представители казачества, которые во время проповеди недоуменно оглядывались на прихожан, произносивших вместо «Господи, помилуй!» «Әй, Ходай, ярлыка!» и «Алла бирсә» на татарском языке.

На самой конференции было около 100 человек: священники, представители казачества, которые во время проповеди недоуменно оглядывались на прихожан, произносивших вместо «Господи, помилуй!» «Әй, Ходай, ярлыка!» и «Алла бирсә» на татарском языке

Первоначально мероприятие должно было пройти в здании Татарского культурного центра, известного как Дом Асадуллаева. Однако в последний момент место проведения конференции было изменено. Причиной переноса стало возмущение татарских активистов. Так, например, председатель общественной организации «Фонд развития мусульманских народов» Гаяр Искандер в интервью «Idel.Реалии» заявил, что «проведение конференции православных татар грубо нарушает Федеральный закон «О национально-культурной автономии», не предусматривающий проведение автономиями миссионерской деятельности». Он считает, что православная церковь располагает достаточным количеством помещений для своей работы в столице. По словам Гаяра Искандера, не все желающие вовремя узнали об изменении места проведения конференции, многие православные татары и священнослужители сначала пришли в Дом Асадуллаева, откуда их вежливо направляли в храм апостола Фомы на Кантемировской. По этой же причине на мероприятие не пришел ранее заявленный митрополит Псковский и Порховский Тихон.

Отметим, крещёные татары (кряшены) к новобращенным в православие татарам-неофитам отношения не имеют.

Об этом инциденте во время своего выступления на конференции вспомнил председатель регионального отделения партии «Родина» в республике Татарстан Евгений Бородин. Он заявил, что «этот провокационный шаг нельзя оставлять без внимания, более того, нужно писать заявление в прокуратуру, потому что правоохранительные органы, которые следят за деятельностью подобных организаций, должны дать оценку ее руководителю». Он заявил, что татарскому культурному центру покровительствует Татарстан, но деньги выделяются только на Сабантуй, видимо, чтобы делегация республики приехала и посмотрела в Коломенском на всё величие татарской нации».

Он также призвал православных татар принять активное участие в обсуждении и создании Стратегии развития татарского народа, внимательно ознакомиться с ее содержанием, внести свои корректировки и отправить всем адресатам, которые имеют отношение к ее разработке. Бородин посетовал на то, что в документе ни слова не сказано о том, что есть православные татары, и что там четко прослеживается линия именно мусульманского вектора развития татарского народа. По его словам, публичные слушания этого документа проводятся в добровольно-принудительном порядке. По мнению Евгения Бородина, Стратегия развития татарского народа — это довольно радикальный документ, где просматривается национальная сепаратистская идеология, и всем понятно, к чему это может привести.

Стратегия развития татарского народа — это довольно радикальный документ. Евгений Бородин

Политик также заявил, что идея Татарстана создать некую Северную Мекку в Булгарах провалилась. По его мнению, татарские православные общины должны активно продвигать идею создания там духовного евразийского центра, поскольку там более 80% населения — русские. Кроме того, Бородин считает необходимым создание епископальной кафедры, которая будет оказывать максимальное содействие воцерковлению татар, которые идут в церковь и пытаются объединяться.

На конференции также выступила руководитель православной татарской общины Москвы Динара Бухарова. Она рассказала, что по неофициальным данным в Москве проживает 1 млн татар, а всего в России — 7 миллионов. По ее мнению, татары, проживающие в Москве и Московской области, в подавляющем большинстве исповедуют православное христианство — это признают татарские общественные деятели, в том числе Фарит Фарисов, председатель Попечительского комитета Совета муфтиев России, и лидер общины «Штаб Татар» Рустэм Ямалеев, но пока они не готовы об этом сказать открыто.

Напомним, ранее в интервью православному телеканалу «Спас», Бухарова заявила о том, что татары раньше были казаками, в родном селе её отца широко отмечался Петров день, функционировала церковь, а в ислам местные татары перешли позже, чем сильно разозлила жителей деревни Красная Горка (Сафаджай) Нижегородской области. В 2016 году она же обратилась к президенту США Дональду Трампу и потребовала отменить закон о порабощенных народах. Согласно этому закону, в штатах ежегодно проводится Неделя порабощённых народов». (В тексте резолюции Конгресса, ставшей законом, к народам, утратившим национальную независимость благодаря «империалистической политике, прямой и косвенной агрессии коммунистической России», был отнесен, в том числе, и регион Идель-Урал.)

На конференцию приехали священники-татары из разных городов. Каждый рассказывал о своей истории обращения в православие, говорили также о том, что надо читать проповеди на татарском языке для привлечения большего количества татар в православие.

Гостем конференции был доктор исторических наук, автор книги «Новейшая история ислама в России» Роман Силантьев — известный своими исламофобскими высказываниями. В своем выступлении он сказал, обращаясь к православным татарам, что не всех их любят, но к этому надо относиться спокойно, поскольку есть люди в стране, которые чувствуют себя государством в государстве, и считают, что власти с их капризами должны считаться, они шантажируют власть, но верховная власть начала жестче к этому относиться и реагирует на это с меньшим пониманием.

Надо читать проповеди на татарском языке для привлечения большего количества татар в православие

— Поэтому спокойно делайте свое дело, дело ваше правое. Православных тюрков становится всё больше. Вот еще один архиерей у нас появился: наполовину татарин, наполовину башкир. Будут еще архиереи из татар и башкир. В православной церкви всем народам рады. Этническое разнообразие прихожан радует.

Рассказал Силантьев и о том, как священник в храме в городе Булгар, отец Владимир, оказался создателем секты, который зарабатывал деньги на продаже магических услуг.

— Вот как раз сегодня я был на миссионерской секции, говорили о православных сектах. Во Владимирской области во множестве они присутствуют, бешеные деньги зарабатывают. Секта так называемого бога Кузи более миллиарда рублей православных стяжала якобы на нужды православных Донбасса, восстановление монастырей, храмов. Давайте трезвее на это смотреть.

Эти слова вызвали недовольство ведущего конференции Дмитрия Шигапова, который, в частности, называет город Булгар колыбелью христианства в Поволжье, и он попросил историка оставить при себе его негативную оценку деятельности отца Владимира. На что Роман Силантьев возразил, что это не его мнение, а официальная позиция церкви.

​После завершения мероприятия Силантьев высказал свое возмущение поведением ведущего руководителю православной татарской общины Москвы Динаре Бухаровой и сказал, что это может повлечь за собой отлучение от церкви общины православных татар.

В интервью «Idel.Реалии» активист из числа православных татар Дмитрий Шигапов рассказал, что сейчас община проходит процедуру юридической регистрации в минюсте, уже поданы документы. По уставным документам, там необходим председатель, совет, в который будет входить не меньше четырех человек. В самой общине несколько десятков человек по Москве, которые активно участвуют во всех мероприятиях. Например, отец Андрей Якубов, который вместе с православными татарами читает молебен, в том числе на татарском языке — а вообще в общине несколько сотен человек.

Человек, проживающий в России, кем бы он ни был, прежде всего — русский. Дмитрий Шигапов

Сам Дмитрий — тоже православный татарин, живет он в республике Татарстан, в городе Булгар. Родом он из мусульманской семьи, но в 22 года принял христианство. По его словам, родственники удивились этому решению, и сейчас существует некий барьер в общении с ними. Но когда вместо церковнославянских слов он начал использовать татарские слова «Ходай», «Алла», «Патша» то барьер исчез, поскольку для татарского уха — эти слова воспринимаются как родные, а вот церковнославянские слова воспринимаются настороженно, даже немного с агрессией. Поэтому проблему он видит именно в языковой идентичности и считает, что богослужения необходимо проводить на татарском языке. На вопрос, какую национальность Дмитрий Шигапов укажет при переписи населения, которая пройдет в 2020 году, он ответил, что человек, проживающий в России, кем бы он ни был, прежде всего — русский. Например, русский татарин, русский мордвин, поэтому он себя идентифицирует как русский татарин.

По окончании конференции всех прихожан и гостей пригласили на чаепитие. За столом сидели православные татары, священники и угощались традиционными блюдами татарской кухни: чак-чаком, перемячами и өчпочмаками. По коробкам, в которых привезли угощения, было видно, что блюда сделаны на заказ в одном из татарских кафе Москвы, а они по умолчанию всегда готовят блюда татарской кухни из халяльного мяса.

idelreal.org

Просмотров: 751

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>