Туган авылым

5CA2CEA2-C0D9-40BF-8239-616350B0C99F_cx0_cy8_cw0_w1200_r1_sКат-кат үтәм авылым урамнарын,
Сагындыра балачак сукмаклары.  
Туган йортның капка тоткасына
Эленеп калган хәтер йомгаклары.

Чит кешеләр яшәсә дә өйдә,
Әни-әти исе килә бу йорттан.
Элеккегечә шомырт агачы шаулый,
Бар җирдә дә бәбкә үлән үскән.

Кунакбайда уйнап үскәнкәнгәме,
Онытып булмас инде бу җирне.
Кар сулары бирде чыдамлыкны -
Яратамын шуңа текә үрне.

Авылым сулый. Шундый рәхәт миңа,
Сагынып көтәм таңгы җилләрне.
Юкәлтауга язып куяр идем
Йөрәгемнән чыккан хисләрне.

Ямьле язлар миңа көч-куәт бирә,
Иҗат чишмәсе ташый ярыннан.
Сок суының агышына сокланып,
Моңланамын кошлар тавышыннан.

Чәчәк исләренә хозурланып,
Кинәнәмен йөреп кырларымда.
Төрле үлән, җимешләр җыеп
Урманнарда үтә җәйләрем дә.

Яңгыры, кары вакытында ява,
Вакытында  өлгерә бодае.
Авылым – оҗмахның бер почмагы -
Күпсенмәсен шуны Ходаем!

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1300

Комментирование запрещено