Яулыкларда – милләт язмышы

image (2)Иске Усман авылының социаль реабилитация булегендә ял итучеләр өчен узган кичә «Яулыкларда — милләт язмышы» дип аталды. Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында булды.

Булек күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән. Нинди төсләр, нинди фактуралар гына юк анда! Авылдашлар төрле вакыйгалар белән бәйле, өр- яңа һәм күпъеллар сандык төпләрендә тарихи бер истәлек булып сакланган яулыклар алып килгәннәр.

«Яулыклар. Халкыбызның борынгыдан сакланып калган йоласымы? Әллә татар хатын-кызларына хас сафлык-пакьлек билгесеме? Йомгак серен ачу өчен иң элек яулыкның тарихына күз салыйк», — дип Зөлфия Хисәметдинова чараны яулык тарихы белән таныштырудан башлады.

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап, безнең тормышыбызга ямь биреп торалар.

Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла. Россиядә яулыклар 16-17 гасырда барлыкка килгән. Ул чагында ул “канаватка” дип аталган. Алар зур итеп, юка ефәк тукымадан тегелгән. Чигү, бизәкләр төшерү гадәткә кереп киткән.

Авыл хатын-кызлары исә яулыкны үзләре ак, ал ситсыдан теккәннәр. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Әлегерәк безнең әбиләр, әниләр, апаларның башында өрпәк һәм тастар булган. Өрпәк – ул өчпочмаклы яулык, ә тастар – ак киндердән киселгән озынча яулык. Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулыклар киң таралган.

Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнгән. Ак яулык… Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы — сафлык билгесе. Ак яулыклы татар хатыны! Син барысын да: яхшысын да, яманын да кичердең. Ләкин барыбер изге күңелле булып калдың, ак яулыгыңа тап төшермәдең. Тәсбих тотып, илгә иминлек, балаларыңа тәүфыйк теләп дога кыласың.

«Ак яулык кебек узебезнең дә, балаларыбызның да күңелләребез, хыялларыбыз керсез һәм пакь булсын иде!» — дип теләделәр апалар.

image (2)

Кичәгә дистәләп яулыклар алып килгән уңган-булган апаларыбыз Мәгърифә Гыйльфанова, Сафия Кәримова, Әлфия Зиннурова, Халисә Шәймарданова, Халидә Муллашева, Зөлфия Кәлимуллина, Хәнифә Кәримова истәлекләре белән уртаклаштылар, күп еллар сакланган яулыкларының һәрберсенең тарихын сөйләделәр. Тормыш иптәше бүләк иткән, килене, кызы, улы алып кайткан, ерак Бохарадан, Гәрабстаннан, Хаҗдан кайткан һәм башка ефәк яулыклар, әбисеннән, әнисеннән калган төрле яулыклар, чана шәлләре — үзе бер истәлек. Бүләк ияләренең үзләре – туган-тумачалар, әнкәйләр, дусларның күбесе юк инде, ә менә яулыклар газиз бер истәлек булып саклана. Төптәнрәк уйлап карасаң, алар буыннар чылбырын бәйләп тора икән бит. Истәлекләр, истәлекләр…

Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда, милләт яши. Әнә, яулыклар белән бәйләп, күпме истәлекләрне яңарттык, бакыйлыкка күчкән газиз кешеләребезне, «яулык» сүзе кергән күпме җырларыбызны искә төшердек. Бүлек эче гөр килеп торды.

Апалар төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни әйтсәң дә, яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Менә бүген дә безнең хатын-кызларыбызның башларында чәчкәле яулыклар.

Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Истәлекләр, яулыклар тарихы әле чәй өстәле янында да бик озак дәвам итте.

Иске Усман авылы социаль ярдәм курсәту булегенең хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1368

Один комментарий

  1. Гульсиня Ясабиева (Гарифуллина) в пишет:

    Башкаеңа япкан ак яулыгың
    Сүбехәналлаһ, ача йөзеңне.
    Гәптәшеңне аңлап, тәмен белеп,
    Әйтәсең син уйлап сүзеңне …