Шахмат — зирәкләр уены ул

Шахматы 2

Шахмат җене кагылган кешеләрнең күбесе Иске Ярмәк авылында яши

Камышлы районы спорт буенча алдынгылар рәтендә бара, дияргә була. Мәсәлән, әле өлкә күләмендә дә биатлон өчен уңайлыклар булмаган чорда, Камышлының “Бөркет” спорт комплексында олы яшьтәгеләр дә, балалар да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр иде инде. Һәр авылда баскетбол, волейбол, хоккей кебек команда уеннары уйнау, чаңгы шуу, татар көрәше, каратэ белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Спортның шушы төрләре арасында шахмат уены аерым урын алып тора.

Дөресен генә әйткәндә, шахмат җене кагылган кешеләрнең күбесе Иске Ярмәк авылында яши. Укытучы, шагыйрь, шахмат буенча спорт мастерына кандидат, Камышлы районының Мактаулы гражданины Салих Шәрәфетдинов гомере буе шахмат уйнады, үзенең балаларын да, укучыларны да шуңа өйрәтте. Салих абый күптән вафат инде. Ә аның биш баласы һәм оныклары, әтиләре истәлегенә багышлап, 11 ел рәттән шахмат ярышлары оештыралар. Менә быел да Самара төбәге шахматчылары бик теләп Иске Ярмәк авылына җыелдылар. Бу чара алар өчен дә, авыл халкы өчен дә көтеп алынган вакыйга иде.

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены, компьютер һәм гаджетлар заманында да, Иске Ярмәктә популярлыгын ник югалтмый дип сорасалар, Шәрәфетдиновлар бертавыштан: “Чөнки аны буыннан буынга балаларга өйрәтеп киләбез. Әтиебезнең башлаган эшен дәвам итәбез”, — дип җавап бирерләр иде. Чыннан да, Салих абый кабызган учакка утын салып торучы балалары булганда, Иске Ярмәктә шахмат ярышлары дәвам итәчәк, дип уйлыйм.

- Шахмат уены кешенең башын эшләтә, уйлау, бер­ничә адым алга күрү сәлә­тен арттыра. Шуңа да, гомер буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та акыл камил­леген, зирәк булу сыйфат­ла­рын югалт­мыйлар. Алар тор­мыш китереп куйган мәсьә­ләләргә дә тиз һәм дөрес җа­вап табалар, — дип сөйли Салих абый­ның авылда яшәүче улы Илдар.

Чыннан да шулай бит. Шахмат уены салкын акыл белән һәр адымны уйлап уйнауны таләп итә. Анда очраклы җиңү булмый диярлек. Шуңа да шахмат партиясенең ахырын алдан әйтүе мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин…

Ел саен үткәрелеп килүче турнирны Камышлы районы администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов ачып, болай сөйләде:

- Районыбызда шахмат уены яхшы дәрәҗәдә. Салих аганың балаларына, оныкларына, килгән кунакларыбызга зур рәхмәт, чөнки шушы турнирлар аша шахматчыларыбызга үсәргә мөмкинлек туа, дуслык күперләре төзелә, ә районыбызда шахмат спорты елдан-ел популярлаша бара…

Чыгыш ахырында Рафаэль Камил улы Салих Шәрәфетди­нов исемендәге “Юкәле тау” балалар шахмат түгәрәгенә шахмат сәгатьләре алу өчен 20 мең сумлык сертификат тапшыр­ды.

Ярмәк авылының үзи­дарә башлыгы Минсәгыйть Шәй­хетдинов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Фәһим Йосыпов һәм башкалар шахмат уенын берникадәр элитар уен булса да, шул ук вакытта демократик уен да, дип атадылар. Шахмат уйнау өчен стадионнар салырга да, кыйм­мәтле җиһазлар алырга да кирәк түгел. Аны һәрвакыт һәм һәркайда уйнарга мөмкин. Шуңа күрә мондый очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләк белдерделәр.

Менә “тын спорт” яратучылар бәйгене башлап җи­бәр­деләр. Турнирда катна­шу­чыларның яртысы балалар һәм яшүсмерләр иде. Бу инде перспективалы, көчле яшь шахматчылар үсә дигән сүз. Бүлмәнең бер почмагында чәй өстәле хәстәрләнгәнлектән, турнир барышында кунакларга тамак ялгап алырга да мөмкин булды. Шулай ук Салих Заһит улының балалары төшке аш ашау өчен дә уңайлыклар тудырганнар иде.

Өлкәкүләм дәрәҗәгә кү­тәрелгән шахмат турниры быел да бик җылы һәм шул ук вакытта җанлы үтте. Швейцар системасы буенча 9 тур үткәч, җиңүчеләр дә билгеле булды. Турнирның судьясы — Сергеевск районыннан килгән Александр Рябов җиңүчеләрне атады: олылар белән бер дәрәҗәдә уйнаган балалар арасында Самарадан килгән Анастасия Домченкова — беренче, Сергиевск районыннан Альбина Игътисамова — икенче, ә Исаклы районыннан Роза Сергеева өченче урыннарны алу бәхетенә ирештеләр. Олы яшьтәге шахматчылар арасында да көрәш бик кызу барып, ФИДЕ мастеры Олег Безман — беренче, халык­ара гроссмейстер Арсений Алавкин — икенче, спорт мастерына кандидат Алексей Гусаров — өченче урыннарга лаек булдылар. Болары Самарадан килгәннәр иде. Шуны да әйтмичә үтеп булмый: Иске Ярмәк авылының “Ак каен” шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр дә бу ярышта югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Шулар арасыннан Салих Шәрәфетдиновның онык­лары Диана һәм Софья бер-бер артлы җиденче һәм сигезенче урыннарны алдылар.

Бүләкләр дә бу ярышта мулдан иде: беренче урыннарны яулаучыларга — кубок­лар, дип­ломнар, акчалата бүләкләр, икенче һәм өченче урыннарны алучыларга да, шулай ук, дип­ломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче-унын­чы урыннарда баручы иң олы һәм иң яшь катнашучыларга өлкә шахмат федерациясе, район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге, Ярмәк җирлеге үзидарәсе һәм Салих Шәрәфетдиновның балалары, оныклары әзерләгән акчалата премияләр, бүләкләр, Мактау грамоталары, бөтен катнашучыларга да өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең сувенирлары тапшырылды.

Турнирны оештыруда җир­ле мәктәп хезмәткәрләре бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәттеләр. Ярышта катнашучылар аларга һәм оештыручыларга, җылы мөгамәлә, сый-хөрмәт күрсәтүчеләргә кайнар рәхмәтләрен әйтеп, кабат очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калдылар.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 971

Комментирование запрещено