Самарның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Күңел көзгесе» дип аталган 30нчы сезон концерты узды. Үткән елларның популяр җырлары һәм өр-яңалары, юмор һәм театрлаштырылган сәхнә күренешләре белән үрелеп барган программа тамашачыларны уйландырды да, моңландырды да.
“Салават абыйның 90нчы елларда популяр булган җырларын тыңлап, кабат балачагыма кайткандай булдым. “Урсал тау”, “Сандугач керде күңелгә”, “Көтмә син” җырлары нәкъ шундыйлардан”, — дип, концерттан соң фикерләре белән уртаклашты Ләйсән Сөләйманова.
Өлкән буын вәкилләре дә канәгать калганнар. “Салават” җыр театры артистлары, һәрвакыттагыча, югарыда. Юмор аша бүгенге иң актуаль мәсьәләләрне: пенсия яше, татар теле язмышы, милли үсеш проблемнарын күрсәтә алдылар. Афәрин!” – дип, соклануын белдерде өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Асия ханым Шәймарданова.
Салават Фәтхетдиновның тормыш кыйммәтләре нәрсәдә булуын, концертында Фәрештә һәм Шайтан нишләп йөрүләрен, Салават абый ни өчен журналистларны яратып бетермәгәнен беләсегез килсә, тамаша турында тулырак итеп “Бердәмлек” газетасында укый аласыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1136