Бер күрешү – үзе бер гомер

(сулдан уңга) Раиль Сәфиуллин, Альбина Әбсәләмова, Әминә Шарипова, Айгөл Нуриҗанова, Зилә Шәрәфетдинова, Нурзидә Фәйзуллина, Камиля Шәкүрова, Илмира Мәҗитова, Мәрьям Сөләйманова. Икенче рәттә -  Айрат Марадуллин, Рөстәм Фәйрушин,

Февральнең беренче шимбәсендә өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә диярлек традицион очрашу кичәләре узды. Самарның “Яктылык” татар мәктәбенә дә төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары җыелган иде.

Мәктәп директоры Радик Газизов һәм укытучылар аларны үз балаларыдай колач җәеп каршы алдылар. “Яктылык”ның беренче җитәкчесе Хәридә апа Дашкина да очрашуга килүчеләргә туган мәктәпләрен онытмаганнары өчен рәхмәтен белдерде.

“Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган кичәнең төп кунаклары моннан биш, ун, унбиш,  егерме һәм егерме биш ел элек мәктәп бусагасын атлап чыккан абый-апалар иде. Алар барысы да уку елларын сагынып искә алдылар, укытучыларга кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Ә бәйрәмне оештыручы 11 сыйныф укучылары кунакларга матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр бүләк иттеләр.

Мин дә сыйныфташларым белән очрашуны түземсезлек белән көткән идем. Кызганычка, кичәгә аларның сигезесе  генә килә алган. Без сыйныф җитәкчебез Зилә Хәйдәр кызы Шәрәфетдинова белән бик озак сөйләшеп утырдык. Бу мизгелдә кабат балачакка, мәктәп елларына кайткандай булдык.

(сулдан уңга) Раиль Сәфиуллин, Альбина Әбсәләмова, Әминә Шарипова, Айгөл Нуриҗанова, Зилә Шәрәфетдинова, Нурзидә Фәйзуллина, Камиля Шәкүрова, Илмира Мәҗитова, Мәрьям Сөләйманова. Икенче рәттә -  Айрат Марадуллин, Рөстәм Фәйрушин,

(Сулдан уңга) Раиль Сәфиуллин, Альбина Әбсәләмова, Әминә Шарипова, Айгөл Нуриҗанова, Зилә Шәрәфетдинова, Нурзидә Фәйзуллина, Камиля Шәкүрова, Илмира Мәҗитова, Мәрьям Сөләйманова. Икенче рәттә -  Айрат Марадуллин, Рөстәм Фәйрушин.

J3njV5J95fw

Хәридә апа Дашкина белән.

f5-1FZx9xEs

Радик Газизов төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларны сәламли.

Җыр-моң, хатирәләр белән үрелеп барган бу чара һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр белән истә калгандыр. Аны оештыручыларга, укытучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Илмира МӘҖИТОВА,

2015 ел чыгарылыш сыйныф укучысы.

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено