Олылык чоры

imageОлыгаям диеп һич уфтанмыйм,
Бу чорның да була үз яме.
Бар төсләр дә ачыла төшә,
Җимешләрнең була үз тәме.

Сайлап кына киям күлмәкләрне -
Иң матурын, ачык төслесен.
Кадерле ана, сөекле әби булып
Рәхәтләнеп әле яшимен.

Намаз укыйм, теләкләр телим,
Ял итәмен, гүя оҗмакта.
Яшьлекләрне искә ала-ала
Дусларымда йөрим кунакта.

Олыгаям диеп һич уфтанмыйм,
Күңелем ачык, явызлык кылмадым.
Үкенергә һичбер сәбәбе юк -
Кадерен белеп яшим дөньяның.

 

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

2018 ел.

Просмотров: 964

Комментирование запрещено