Салаватның “Күңел көзгесе” (ФОТОРЕПОРТАЖ)

DSCN0172Самарның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Күңел көзгесе» дип аталган 30нчы сезон концерты узды. Үткән елларның популяр җырлары һәм өр-яңалары, юмор һәм театрлаштырылган сәхнә күренешләре белән үрелеп барган программа тамашачыларны уйландырды да, моңландырды да.

“Салават абыйның 90нчы елларда популяр булган җырларын тыңлап, кабат балачагыма кайткандай булдым. “Урсал тау”, “Сандугач керде күңелгә”, “Көтмә син” җырлары нәкъ шундыйлардан”, — дип, концерттан соң фикерләре белән уртаклашты Ләйсән Сөләйманова.

Өлкән буын вәкилләре дә  канәгать калганнар.  “Салават” җыр театры артистлары, һәрвакыттагыча, югарыда. Юмор аша бүгенге иң актуаль мәсьәләләрне: пенсия яше, татар теле язмышы,  милли үсеш проблемнарын күрсәтә алдылар. Афәрин!” – дип, соклануын белдерде өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Асия ханым Шәймарданова.

DSCN0151DSCN0172 DSCN0178 DSCN0188 DSCN0197 DSCN0213 DSCN0219 DSCN0220 DSCN0223 IMG_5402 IMG_5409 IMG_5418 (1) IMG_5426 IMG_5433 IMG_5456 IMG_5459IMG_5461 Баянчы Альфред Якшимбетов Самаралылар Салаватны чэчэклэргэ кумделэр Фэрештэ (Ядкар Хабибуллин) белэн Шайтан Тахир Гайнуллин)

Салават Фәтхетдиновның тормыш кыйммәтләре нәрсәдә булуын, концертында Фәрештә һәм Шайтан нишләп йөрүләрен, Салават абый ни өчен журналистларны яратып бетермәгәнен беләсегез килсә, тамаша турында тулырак итеп “Бердәмлек” газетасында укый аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1134

Комментирование запрещено