Шаулый урман, шаулый урман…

пожарӘтием язмалары буенча, берничә ел эчендә Денис һәм Әбдеки авылларында исерткеч эчемлек белән агуланып үлүчеләрнең саны кырыктан арткан…

Кеше олыгая барган саен узган тормышын ешрак исенә төшерә, ирешкән уңышларына сөенә, ә хаталарына тәүбә итә.  Җае чыкканда шуларны танышларына, балаларына сөйләп калдырырга тырыша. Язуга хирыс булганнары көндәлекләр яза. Әтиемнең һәм әнием ягыннан туган абзыемның шундый язмалары миндә кадерле мирас булып саклана.

Әтием үз гомерендә аракы эчмәде, тәмәке тартмады, бик тәртипле яшәде. Укытучы буларак, ул бу зарарлы гадәтләрне тәнкыйтьләп клубта лекцияләр дә укыды.

Әбиемнең, әти-әниемнең сөй­ләүләре буенча сугышка кадәр 500-600 йортлы Шенталы районының Денис авылында аракы эчүчеләр, тәмәке тартучылар бик сирәк хәл булган. Аларның күбесе  шәһәрләрдән кайткан ирләр. Ә менә сугыштан исән кайткан ирләрнең күбесе тә­мәке тартудан, аракы эчүдән баш тартмадылар.

ХХ гасыр ахырында яшьләр арасында әфьюн (опиум, наркотик) кулланучылар да булды. Бусы инде чит илләрдән килгән “бүләк” нәтиҗәсе.

Әйе, начар гадәткә тиз өй­рәнәсең шул. “Судьба человека” киносында Сергей Бон­дарчукның “после первой русские не закусывают” дигән сүзләрен авыл ирләре эләк­тереп алдылар һәм, бә­хәсләшә-бәхәсләшә, кемнең күп­ме аракы эчә алуы буенча  ярыш башладылар. Бер исерек  900 грамм аракы эчкән, имеш,  һәм “егылмыйча да өенә кайткан”. Бу көнне аны Ходай саклаган, саклавын. Ә берничә елдан исерек килеш Ходай хозурына  барып басты (Аллам сакласын).

Мәктәп бинасында узган колхозчылар җыелышы да искә төшә. Ул заманнарда халык күбрәк җыелсын өчен эчемлекләр, ашамлык­лар тулы буфет оештыралар иде бит. Унынчы класста укучы бер малай (исемен әйт­мим инде), ирләр белән бәхәсләшеп, ярты литр аракыны шешәдән бер­туктамый эчәргә тиеш иде. Аракыны сатып алдылар. Егет өчтән ике өлешен эчкән иде инде. Кинәт, борыныннан кан китеп, егылды. Ирләр янгын саклау йортыннан ат алып килделәр дә авыл хастаханәсенә илттеләр. Андагы врачлар бичараны үлемнән саклап калдылар.

Ул елларда авыл хас­таханәсе яхшы эшли иде. Ә хәзерге бульничлар район үзәгендә генә. Андый-мон­дый хәл килеп чыкса, ярдәм күрсәтүче юк. Бу вакый­га­ларның морале шул — кинода күрсәтелгән “патриотик” кү­ренешләр күп вакыт тискәре нәтиҗәгә китерәләр. Һәркем кинода караган, китаптан укыган, тормышта күргән хәлләргә үзе бәя биреп, тәнкыйть күзле­геннән карарга, йомгак ясый белергә тиеш.

Әтием язмалары буенча, берничә ел эчендә Денис һәм Әбдеки авылларында исерткеч эчемлек белән агуланып үлүчеләрнең саны кырыктан арткан. Исерек килеш руль артына утыручылар да күбәйгән. Юл һәлакәтләрендә дә күп халык кырылды инде. Ул елларда колхозда шикәр чөгендере чәчәләр иде бит. И-и-и,  чөгендердән самогон куа башладылар! Үлүчеләрнең күбесе шул самогонны эчеп, дөнья белән хушлашты. 

Ә тәмәке тарту “файдасын” мин үзем дә  тормышта очраткаладым. Үткән гасырның илленче еллары урталарында, август аенда, арыш көлтәләре суктырганда булган хәлне сөйлисем  килә. Коры Елга белән те­гермән юлы кисешендә булды бу. Рәшит абый Төхвәтуллин (авылда иң озын кеше булганлыктан, кушаматы  Озын Рәшит иде) җитәкчелегендә без, малайлар, көлтәләрне биреп торабыз, ә хатын-кызлар, бавын чишеп, молотилкага сала баралар. Берзаман күз читем белән берәүнең шырпы сызып тәмәке кабызганын күреп алдым. Белгәнемчә, арабызда ике малай гына тәмәке тарта иде. Аларның кайсысы булгандыр, белмим. Бу гаепле әллә шырпысын сүндермичә бәргән, әллә тәмәкесен сүндермичә ташлаган: бервакыт безнең аяк астында салам яна башлады. Аякларыбыз белән таптап утны сүндерергә тырыштык, ләкин көн эссе булу сәбәпле, ут көлтәләр өеменә күчте. Рәшит абый боерыгына буйсынып, без, балалар, һәм эшчеләр молотилканы читкә тартып чыгарып, янгыннан коткардык.

Янгын сүрелгәч кенә, авыл ягыннан ат чаптырып янгын сүндерү насосы, бер мичкә су килеп җитте. Аның килүеннән файда булмады инде. Тө­тен чыкканны каланчадан күр­гәннәр икән. Соңыннан безне берәм-берәм авыл советына чакырып, сорау алдылар. Мин тартучы малайларның кайсысы гаепле икәнен төгәл белмәгәч, шөбһәләремне әйтмәдем.

Рәшит абый бик тәҗрибәле кеше иде. Колхоз техникасын да үз белдеге белән өйрәнеп, бик яхшы белә иде. Ул елларда авылда электр уты юк иде әле. Ә Рәшит абыйлар йорты чишмә янында гына. Ул чишмә агымын кулланып үз йортына электр уты кертте. Кичләрен өе ялт итеп тора, ә башкаларда бар булган яктылык бер керосин лампасы иде.

Мин Себердә нефть эзләү экспедициясендә эшләгәндә дә тәмәке тарту, аракы эчү аркасында килеп чыккан бәхет­сезлекләр күп күрдем. 

Берәү исерек килеш тәмәке тартып бораулау скважинасы янындагы тулай торакны ян­дыр­ды, үзе дә шул утта янып үлде.

Икенче юлы бораулау скважинасына очкан МИ-6 вертолеты бортинженеры тәмәкесен сүндермичә тәрәзә аша тышка ташлады. Кичке якта без Байкит поселогына кайтканда шул урында урман янганын күрдек. Гаеплене табу мөмкин түгел бит – кем инде үз гаебен танысын?  Кайтып җиткәч, мин урман хуҗалыгына урман януы турында хәбәр иттем, шул ук кичне янгын сүндерү эше оештырылды.

Эвенкия тоташ урман эчендә урнашкан. Урманда җәен юллар юк диярлек. Бердәнбер су юлы — Подкаменная Тунгуска, Нижняя Тунгуска (Угрюм река) һәм аларның кушылдыклары. Мин күргән-белгәннәрдән генә дә исерек килеш суда коенганда яисә көймәдә йөзгәндә дис­тәләгән кеше һәлак булды. Кызганычка, аларның барысы да яшь, хезмәткә сәләтле кешеләр иде.

Андый вакыйгалар күп, ба­рысын да сөйләп бетереп булмый. Шулай да яшь мил­ләттәшләремә киңәш бирәсем килә. Яшь­тән үк тәмәке тартырга, исерткеч эчемлекләр эчәргә, әфьюн иснәргә өйрәнмәгез. Яшьтән гадәтләнмәсә, олы яшьтәге кеше зыянлы гадәткә бирешми.

Роберт ГӘРӘЕВ.

Отрадный шәһәре.

Самара өлкәсе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 985

Комментирование запрещено