Күргәзмә 11 февральгә кадәр эшләячәк.
Самар Дәүләт техник университетында Уфада яшәүче милләттәшебез Марсель Шәйдуллинның “Минем нефтькә юлым” дигән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Марсель югары белемле нефтьче, 13 ел нефть һәм газ компанияләрендә бораулау буенча инженер булып эшли. Ә буш вакытында рәсем ясау белән мавыга. Тик картиналарын рәссам гади буяу белән түгел, нефть белән ясый.
Бүген Марсель Наил улының иллегә якын рәсеме бар. Аларның кайберләрендә төньякның сихри табигате, анда яшәүче җанварлар сурәтләнгән, танылган шәхесләрнең, рәссамның иптәшләренең портретлары да бар. Шулай да аның иҗатының төп темасы – нефтьчеләр, аларның авыр хезмәте.
Марсель Шәйдуллинның рәсемнәре белән кызыксынучылар саны артканнан-арта бара. Башкортостанда берничә шәхси күргәзмәсе узып, аның эшләрен нефть тармагы хезмәткәрләре дә, рәссамнар да лаеклы бәяләгән.
Ниһаять, самаралылар да бу сәләтле милләттәшебезнең иҗаты белән якыннан таныштылар. Марсель әфәнденең күргәзмәсе ачылу тантанасына шактый кеше җыелган иде. Арада өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, рәссам, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Азат Надиров та бар иде…
Күргәзмә 11 февральгә кадәр эшләячәк.
Инженер Марсель Шәйдуллинның ничек итеп рәссам булуы, аның кара алтын белән рәсем ясау серләре турында беләсегез килсә бу мәкаләнең дәвамын “Бердәмлек” газетасында укый аласыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Самар шәһәре.
КОНТЕКСТ:
В Самарском политехе откроется выставка «нефтяных» картин
Просмотров: 1178