Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова Инстаграмда үзе белән булган тетрәндергеч бер вакыйганы искә алып уртаклаша:
«Кайчандыр күкрәк баласы белән төнне подъезд каршындагы эскәмиядә уздырырга туры килде. Авыр көн иде, төн тагы да авыррак булды. Мин майка белән шортыдан гына, бала да җиңелчә киенгән. Май ае булса да, төн бик салкын иде. Əле бала ыштанын да юешләткән. Өшедек. Апага барырга уңайсыз, ирем турында начар уйламасын, янәсе. Аннары, таксига да акча юк, ә автобуслар инде йөрми. Төн буе сандугач сайравын тыңлап чыктык. Шуннан бирле аның сайравы минем өчен бик моңсу. Бала акырып елый… Тәрәзәдән безне күреп, нинди хәерчеләр икән бу дип уйлаганнардыр. Безнең янга бер ир-ат киеп, үз киемен бирде. Йорт янындагы машиналар стоянкасы сакчысы булып чыкты ул. «Үземнең янга будкага чакырыр идем, әмма ярамый. Видеокүзәтү…» — диде. Ул биргән фуфайкага төренеп җылындык.
Просмотров: 1198
афэрин, Зэмирэ!!! иж,ади ун,ышлар, исэнлек-саулык телим!!