Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: «Мин буранда туганмын»

i3Бүген «Сәлам» газетасы хезмәткәре, «Иске Ярмәк авылы тарихы» китабы авторы, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, җирле шагыйрь  Фәрит Хәмит улы Ширияздановка 70 яшь тула.

Туганмын бураннарда,
Өермәләр уйнап торганда,
Көртләр өеп урамнарга,
Ап-ак төскә дөнья чумганда.

Яратам мин бураннарның
Биткә өргән шаян сулышын,
Кагып күңел тузаннарын,
Сызгырынып, уйнап узышын.

Уйнаклаган шаян җилләр
Куптарганда хисләр буранын,
Кыю уйлар башка килеп,
Туа тора шигырь юлларым.

Яңа карлар аклыгына
Сокландым гел гомер буена.
Бәлки, күңел сафлыгын да
Шул бураннар өсти уема?!

Тугангамы бураннарда,
Өермәдә һәрчак уйнадым,
Яшьлек үткән урыннарга
Ашкыналар һәрчак уйларым.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

Бер кырык ел ташлап булса…

* * *

Типсә — тимер өзәрлек ирләр дә шигырь яза!

Просмотров: 1526

Комментирование запрещено