Сагындым Камышлымны

imageЕлдан ел үзгәреп бара,
Камышлы матурлана.
Бигрәк җәй айлары җиткәч
Үзенә безне тарта.

Калды анда әтиләрнең
Яшәгән йорт-җирләре.
Төшләремә еш кергәли,
Мине дәшә өйләре.

Кем генә сагынмый икән
Үзенең туган ягын.
Капка төбендә җыелышып
Кичләр утырган чагын.

Ул вакытлар бик тиз үтте,
Калды алар еракта.
Китте алар мәңгелеккә,
Эз калдырып йөрәктә.

Хәзер безгә иң мөһиме
Әтием-әнием каберләре.
Аларның янына барып
Утырып дога кылуы.

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 1077

Один комментарий

  1. Приятно смотреть и любоваться природой Камышлинской и собственной фото