Искандер Гилязов: Поэму Кул Гали «Кыйсса-и Йосыф» татары должны знать наизусть / Искәндәр Гыйләҗев татарлар Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен яттан белергә тиеш дип саный

5323Доктор исторических наук Искандер Гилязов считает, что каждый татарин должен наизусть знать поэму «Кыйсса-и Йосыф» средневекового поэта Кул Гали. Своим мнением ученый поделился с корреспондентом ИА «Татар-информ».

В школах Казахстана в VI-X классах дети будут учить эпос казахского народа «Кобыланды батыр» наизусть. Инициатива, основанная на поставленных президентом Нурсултаном Назарбаевым задачах, направлена на формирование национального кода.

На вопрос корреспондента ИА «Татар-информ», какое произведение из своей национальной литературы татарские школьники должны знать наизусть, доктор исторических наук Искандер Гилязов назвал поэму Кул Гали «Кыйсса-и Йосыф» («Сказание о Юсуфе»). «Если бы дети изучали это произведение, они смогли бы лучше понять древние времена. В этом произведении отражается богатая культурная история татар», — сказал он.

По мнению ученого, эпос поднимает самые древние слои культуры народа и доносит до нас дух прежних времен. «В истории каждого народа эпос занимает очень большое место. Поэтому изучение эпосов, более глубокое понимание истории дает возможность понять дух древних времен», — сказал ученый.

Если в Татарстане Минкультуры и Минобразования будут уделять внимание таким направлениям, то можно было бы организовать конкурсы, викторины, олимпиады, считает Искандер Гилязов. «Но олимпиада получается просто кратковременным мероприятием, а казахи это рассматривают как включение в большой, масштабный учебный процесс», — отметил он.

Казахстан развивается как независимое государство, поэтому у казахов возможностей для культурного развития больше, заметил ученый. «То, что связано с историей, забывать нельзя, однако дают ли сегодня государственные образовательные стандарты такую возможность — это тоже надо учитывать», — сказал собеседник агентства.

tatar-inform.ru

* * *

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәр татар кешесе Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен яттан белергә тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • Казахстанда VI-X сыйныф укучылары казах халкының «Қобыланды батыр» дастанын яттан өйрәнергә тиеш булачак. Ил президенты Нурсолтан Назарбаев куйган максатларга нигезләнгән бу инициатива милли кодны формалаштыруга йогынты ясар дип фаразлана. 

«Татар-информ» хәбәрчесенең «Ә татар укучылары нинди әсәрне яттан белергә тиеш дип саныйсыз?» дигән соравына Искәндәр Гыйләҗев Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен тәкъдим итте. «Балалар шушы әсәрне өйрәнсә, борынгы чорны яхшырак аңлый алырлар иде. Бу әсәрдә татарның бай мәдәни тарихы чагыла”, — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Искәндәр Гыйләҗев эпос халык мәдәниятының иң борынгы катламнарын күтәрә, элекке чорларның рухын җиткерә дигән фикердә. “Эпосның һәрбер халык тарихында урыны бик зур. Шуңа күрә эпосларны өйрәнү, тарихны тирәнрәк аңлау борынгы чорларның рухын аңларга мөмкинлек бирә”, — диде ул.

Әгәр Татарстанда мәдәният һәм мәгәриф министрлыклары шундый юнәлешләргә игътибар бирсә, конкурслар, викторина, олимпиадалар оештырып була, дигән фикердә Искәндәр Гыйләҗев. “Ләкин олимпиада кыска вакытлы чара гына булып чыга, ә казахлар аны зур, масштаблы укыту процессына кертү дип карыйлар”, — диде ул.

Казахстан аерым суверен дәүләт буларак үсә, шуңа күрә казахларның мәдәни үсеш өчен мөмкинлекләре күбрәк, дип искәртте Искәндәр Гыйләҗев. «Тарихка бәйле булган нәрсәләрне онытырга ярамый, ләкин хәзерге көндә дәүләт мәктәп стандартлары андый мөмкинлекне бирәме, анысын да онытырга ярамый”, — диде галим.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 982

Комментирование запрещено