«Бердәмлек» газетасыннан, 9 февраль, 2019 ел

i2

Похвистнево шәһәре,

Первомайская урамы

Зөлфия Әбүзәр кызы

Мусинага — 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез һәм шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син — дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен иде!

Якты кояш һәрчак юлдаш

                                     булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

                                       үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Наил, кыз­ларың Юлия, Эльвира, кияү­ләрең Рәмис, Илсур, онык­ларың Ришат, Ләйсән.

* * *

Байбекова на 9 февраляПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Миңнур Сәет кызы

Байбековага!

Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, матур итеп яшә.

“Әни” диеп дәшү шундый

                                       рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән

                                       рәхмәт.

Әни булдың, әни булып

                                      калдың -

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни” диеп әйтә алу — бәхет,

Син яшисең һәрчак безне

                                       дәшеп.

Уйламыйча кылган ялгышларны

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән ул­ларың Миргалифән, Галиулла, кызларың Разия, Мөнирә, кияүләрең Рәшид, Рәшид, ки­леннәрең Галимә, Рәйсә, оныкларың, оныкчыкларың.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Саҗидә Самат кызы Хәмидуллинага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.

Кайчан килсәк, өеңдә нур

                                     балкый,

Каршылыйсың яхшы йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә,

Син әйткән йомшак сүз белән.

Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, онык­ларың һәм оныкчыкларың.

* * *

Саҗидә Самат кызы Хәмидуллинага!

Кадерле инәкәебез, әбиебез! Без сине чын күңелебездән истәлекле туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояш­тай озын гомер, җан ты­нычлыгы телибез. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелеңдә.

Сәламәтлек, бәхет,

                                 куанычлар,

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                         узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән кызың Фәйрүзә, киявең Наил һәм оныкларың, онык­чыкларың.

* * *

Саҗидә Самат кызы Хәмидуллинага!

Инәкәй, сине өзелеп яратып, озын гомерләр теләп, туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якын­нарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен.

Инәкәй, дип әйтер кешең

                                           булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                          була,

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям диеп,

Шат көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Изге теләкләр белән кызың Рамилә, оныгың Әлфия.

* * *

калимуллина на 9 февЕлховка районы,

Тупли авылы

Миңниса Ибраһим кызы Кәлимуллинага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез һәм апабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Алдагы көндә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.

Син бит, әни, безнең тормыш

                                             яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Озак яшә, әни, саулык белән,

Син бит безгә бик кирәк.

Безнең күңел һәрчак сиңа

Тели гел изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка,

Беркем юк кадерлерәк.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Исламия, Миңлегөл, Әлфия, кия­вең Рәфыйк, ко­дагыең Шәм­­­­шел­ниса һәм Вәлиевлар, Ази­­зов­лар, Ярулловлар гаи­ләлә­ре.

* * *

валиахметовы на 11 февКамышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерлеләребез! Без сезне истәлекле бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен иде.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып

                                     торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен!

Сезгә булган чиксез

                              хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур

                                   бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Изге теләкләр белән се­ңелләрегез Зөлфия, Әлфирә, киявегез Фатыйх һәм Зем­фирә, Раилә, Руфия, Рания гаиләләре белән.

* * *

Имангулова на 9 февПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Миңнур Сафиулла кызы Иманголовага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йө­рәк­ләребездән чыккан иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Авыр тор­мыш юлындагы барлык кир­тәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес ки­ңәш­ләрең өчен мең рәхмәт сиңа!

Шатлык-куанычлар,

                                 сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Изге теләкләр белән ба­лаларың, киявең, килен­нәрең, оныкларың.

* * *

Самара шәһәре,

Революционная урамы

Гомәр Закир улы

Шәкүровка – 90 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

Туксан дигән киртәләрне

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга

Бәхет бүләк итәсе.

Утлар, сулар кичтең,

                                 батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга

Чын мәгънәсендә кеше

                                     булганга.

Изге теләкләр белән улла­рың Илдар, Ильяс, кызың Равилә гаиләләре белән һәм Самара, Ульян, Казан шәһәр­ләрендә яшәүче туган­нарың.

* * *

турапинаСамара шәһәре,

3нче просека

Эльмира Хаматзакир кызы Турапинага – 55 яшь!

Кадерле кызым, сеңелебез, апабыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, калган гомереңдә дә гаиләң белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.

Һәр көн сине котлап кояш

                                       чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып,

Көн артыннан көннәр

                                     үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                       булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Изге теләкләр белән әниең Рәйсә, апаң Руфия, Марат, Илдар, Динара.

Просмотров: 759

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>