Иске Ярмәк авылының тирә-ягында матур ял урыннары булдырыйк әле!..

image

Каюмова Флёра.

Мин Иске Ярмәк авылында гомер итүче Каюмова Флёра, 70кә җитеп килүче әби. Шушы гомернең 17 елын Күпер очы яки ферма ягында, калган 52 елын Тегермән очында яшәдем. Әти-әнинең: «Сабыр бул, баш иеп яшә, иелгән башны кылыч кисми», «Сабыр төбе — сары алтын», — дигән мәкаләләренә таянып, 31 ел фермада эшләдем. Әле тагын да эшләгән булыр идем, әмма 11 ел әнине карадым, шуның 5 елын ул урын өстендә ятты.

Үземнең авылым белән бик горурланам. Ул хәзер бик матур, сүз дә юк, ләкин әле тирә-ягыбызны чистартырга, күп эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Кылы хәзер бик чиста, тик таудан өскә авылга таба менсәң, йөрәк әрни. Тегермән яны  ямь-яшел чирәм иде, безнең балалар шунда аунап үстеләр, ә хәзер анда амброзия, тигәнәк үсә. Минемчә, шул урыннарны чистартып, миләш, каен, чыршы агачлары  утыртып, парк кебек ясап,  яшьләргә-олыларга ял урыны булдырсак, бик яхшы булыр иде. Бездән калган буынга менә дигән бүләк бит!

Шулай ук Бисбах күлендәге чишмәләрне чистартып-матурлап куйсак, авылдашларыбыз өчен, кайткан кунаклар өчен  бик матур ял урыны булыр иде. Өмәләр оештырылса  анда  катнашыр идек!

Тагы да матур урыннар күп, чистартырга эшләребез җитәрлек…

image (1)

Укучыларга, колак салучыларга алдан ук рәхмәтемне белдереп Флёра КАЮМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1336

2 комментариев

  1. Әгәр чишмәләрне чистартырга чират җитсә, трактор кертмәгез инде. Чишмә ул бик нәзек, нечкә әйбер. Суы чыга торган урынын бутасаң, суы башка җиргә китеп, үзе югалырга мөмкин. Бу өйрәтү диеп уйламагыз, чишмә югалса, аны кире табу момкин дә булмаска мөмкин.

  2. Флёра апай бик дөрес яза. Ләкин бу сүзләрне түрәләр ишетми шул. Халык омэгэ чыгарга да эзер, ләкин техник коч кирәк.