Буяулары аның кара алтын

Марсель 3

Шушы көннәрдә Самара Дәүләт техник университетында Марсель Шәйдуллинның “Минем нефтькә таба юлым” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

Аллаһы Тәгаләдән бирел­гән иҗади сәләтне яшереп булмый шул, кайчан да булса тишелеп чыга, диләр. Бу сүзләр Уфада яшәүче милләттәшебез Марсель Шәйдуллин ту­рында. Ул үзе югары белемле нефть­че, нефть һәм газ ком­пания­ләрендә бораулау буен­ча инже­нер булып эшли. Ә моннан берничә ел элек, ба­лачак хыялын тормышка ашырып, рәсемнәр ясый баш­лаган. Буя­лар урынына ул гадәти бул­маган материал — нефть куллана.

- Мин Бакалы районының Яңа Балыклы авылында (Башкортостан) туып-үстем. Әти­ем Наил гомере буе машина йөртүче булып эшләде, ә әнием Рәсимә — мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Бүген алар икесе дә лаеклы ялда инде.

Кечкенәдән рәсем ясарга яратсам да, рәссам булырмын дип уйламаган идем. Уфа нефть техник университетын тәмамлаганнан соң белгечлегем буенча эшли башладым. Унөч ел дәверендә Россиянең төрле почмакларында эшләргә туры килде. Ә бүген мин Себергә вахта буенча йөреп эшлим, — дип үзе турында сөйли милләттәшебез.

Моннан өч ел элек ул кулына кабат каләм ала. Бер айлык махсус курслар тәмамлаганнан соң Марсель майлы буяулар белән рәсемнәр иҗат итә башлый. Ә бервакыт, эш киеменә буялган нефть тапларының төрле сурәтләргә охшаганлыгын күреп,  буяуларын кара алтынга алыштыра.

Рәсемнәренең төп темасы да нефть чыганаклары һәм нефтьчеләр белән бәйле. Төньяк Россиянең сихри табигате, кояшлы матур иртә фонында калыккан бораулау каланчалары, платформалар, нефть күчерүче баржалар, һәм, әлбәттә, хезмәт кешесе. “Коллегаларымның ярты гомере эштә, кырыс һава шартларында үтә. Гаиләләреннән еракта, вагоннарда яшәп, илебезне кара алтын белән тәэмин итүче бу кешеләр картиналарда сурәтләнергә, әлбәттә, лаек. Кешеләр аларның хезмәте турында күб­рәк белсен иде”, — дип сөйли Марсель.

Нефть — сыек матдә, шуның өчен рәсем ясау өчен бик әйбәт материал түгел. Ул куерсын, тигез ятсын, тиз кипсен өчен милләттәшебез күп тәҗрибәләр үткәрә. Бүген аның иҗат җимешләрен профессиональ  рәссамнар да, нефть тармагы хезмәткәрләре дә югары бәяли.

Уфада Марсель Наил улы­ның җиде шәхси күргәзмәсе узган инде. Шуларның берсен Самара Дәүләт техник университетының өлкән мөгәллиме Георгий Морозов та күргән. Марсельнең рәсемнәре белән соклануын яшерә алмаган якташыбыз аңардан иҗат җимешләрен техника университеты студентларына да күрсәтүен сорала.

Менә шушы көннәрдә Самара Дәүләт техник университетында Марсель Шәйдуллинның “Минем нефтькә таба юлым” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Чараны ачу тантанасында өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, рәссам, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Азат Надиров та катнаштылар.

- Советлар чорында сән­гать­тә хезмәт, эшче халыкны зурлау традициясе бар иде. Бу тема Марсельнең рә­семнәрендә дә чагыла. Тик кешеләрнең йөзләре күренми, ә бу аларның кичерешләрен тоярга комачаулый.  Көрән төс­нең өстен булуы да күңелне боектыра, — дип фикерләре белән уртаклашты Азат әфәнде.

Марсель 3

- Нефть белән генә ясаган рәсемнәр өчен бу табигый хәл. Ә менә боларын кара алтынга майлы буяу кушып ясадым, — дип төсле рәсемнәргә күрсәтте рәссам. Бу техника белән кызыксынучылар өчен Марсель мастер-класс та оештырды.

Яңа юнәлеш рәссамының иҗат җимешләре белән күр­гәз­мәгә килүчеләр бик озак хозурландылар. “Марсель ке­шеләрне, табигатьне шундый оста итеп тасвирлый ки, хәтта ерактан аларны фотосурәтләргә охшатырга мөмкин. Кызганычка, студентларыбыз кышкы каникулларда. Бу матурлыкны күрә алмыйча калдылар”, — дип уфтанды тәрбия эшләре буенча бүлек җитәк­чесе Наталья Сергеева.

Күргәзмә Дәүләт техник университетында (Первомайская урамы, 18 йорт) 11 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бәлки студентлар аның турында ишетеп, килеп җитәрләр әле. Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз,  Марсель Шәйдуллинның иҗат җимешләрен үз күзләрегез белән күрә аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Буяулар урынына – кара алтын (ФОТОСУРӘТЛӘР)

 

Просмотров: 1133

Комментирование запрещено