Договоренность достигнута / Ислам бизнесы Самара өлкәсендә

pabrZQ6js6EВ ходе вчерашнего  совещания представителей Администрации м.р. Камышлинский с членами Представительства Международной ассоциации исламского бизнеса по Самарской области (МАИБ по СО) достигнута договоренность.

Администрация муниципального района Камышлинский, а также руководители профильных управлений и комитетов детально изучили предложение о реализации проекта по созданию агропромышленного кластера на территории района и выразили готовность сотрудничать с МАИБ по СО в вопросах его реализации, оказывать всю необходимую организационную и методологическую помощь.

Направления деятельности, предложенные к реализации (создание молочно-товарного производства, организация производства мяса птицы, баранины, а также строительство комбикормового завода и модульного цеха по переработке молока), актуальны и очень востребованы. Размещение таких производственных площадок на территории поселений района однозначно приведёт к развитию производства, как основного элемента экономики района, созданию новых рабочих мест, увеличению налогооблагаемой базы и, в целом, к увеличению инвестиционной и деловой привлекательности района.

Далее будет создана рабочая группа по реализации проекта, вся информация доведена до глав сельских поселений, КФХ, предпринимателей района.

Для создания кластера, предлагающего халяльную продукцию, нам нужны грамотные в сельскохозяйственном производстве,  инициативные жители или уроженцы района. 

Советник руководителя МАИБ по Самарской области, председатель правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» Ильяс Гумерович ШАКУРОВ.

8-987-445-78-07

* * *

Безнең газета укучылары Марат Кабаев җитәк­че­легендәге Халыкара ислам бизнесы ассоциа­циясе (МАИБ) турында ишетеп беләләрдер инде. Ә менә “Бердәмлек”тә аның турында тәфсилләп беренче мәртәбә язуыбыз. Сәбәбе дә саллы – ике генә ел элек барлыкка килеп, илебезнең күп тармакларына үтеп кергән оешма Камышлы районына да барып җиткән.

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе бөтен дөньяның спорт, туризм, сәнәгать, энергетика, экология, косметология, авыл хуҗалыгы, хәләл ашамлыклар җитештерү белән шөгыльләнүче бик күп эшкуарларны берләштерә. Мәсәлән, анда Гарәп Эмиратларының һәм Төркиянең эре төзелеш компа­нияләре, Россиянең «Орен­бург-­Нефтегаз», «Бул­гар-Синтез», «Башкомснаб­банк» оешмалары, «Чемпион» ки­бет­ләр чел­тәре керә. Әлбәт­тә, алар барысы да тик “хәләл” маркалы продукция җитеш­терәләр.

Өлкәбезгә Ислам бизнесы үтеп керү процессы 2018 елның августында, Сингапурның UnitedWorldHalalDevelopment (UNWHD) компаниясенә нигез салучы Мөхәммәд Джинн килгәч, башланды. Өлкә икътисад үсеше министрлыгы хәбәр итүенчә, кунак бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагы белән кызыксынган. Самара өлкәсендә җитештерелгән хәләл продукцияне Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә җибәреп тору җирле авыл халкына эш, ә өлкә казнасына саллы керем булыр иде, дип өлкә хөкүмәте дә перспективаны күреп алган. Инвестор өлкәдәге тавык фермалары эше, технологияләр һәм техника белән танышып чыкканнан соң, эшне озакка сузмыйча, оешма белән якыннанрак таныштыру өчен Самара вәкилләрен «WorldHalalDay — 2018» («Бөтендөнья Хәләл Көне»нә) кунакка чакыра.

Шулай итеп, үткән елның 7 ноябрендә Самарада рәсми рәвештә Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе вәкиллеге ачыла һәм аның җитәкчесе итеп Самараның 2 санлы икмәк заводы хуҗасы Ринат Гариф улы Фәйзетдинов билгеләнә. Күп тә үтми, бер төркем Ислам бизнесы ассоциациясе вәкилләре, өлкә хөкүмәте хезмәткәрләре һәм региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Көньяк Корея башкаласы Сеулда үткән «Бөтендөнья Хәләл Көне — 2018» чарасында катнашалар. Самаралылар оешманың гаять зур булуын, дөньяның күп тармакларын үз эченә алуын күреп, хезмәттәшлекне дәвам итәргә карар кылалар һәм «WorldHalalDay — 2019» бәйрәмен сентябрь-октябрь айларында Самарада үткәрүгә ризалык белдерәләр. Бу, әлбәттә, регионыбызның потенциалын күтәрү, төрле илләрдән туристлар җәлеп итү өчен бик шәп чара булачак.

«Бөтендөнья Хәләл Көне – SAMARA 2019» көннәрен оештыручылар аны халык­ара инвестицияләр һәм икътисад Саммиты кысаларында уздыру тагын да яхшырак булыр иде, дигән фикергә киләләр. Димәк, бу мәйдан өлкә, регион, федераль хөкүмәт вәкилләре, чит илләрдән килгән сәяси лидерлар, кунаклар, эре инвес­торлар, эшкуарлар һәм экспертлар очрашу һәм күпсанлы килешүләр төзү өчен бик тә дәрәҗәле урын булачак. Ә чара кысаларында уздырылачак сессияләрне һәм форумнарны алып бару хәләл индустрия вәкилләренә йөкләнәчәк.

Бу юнәлештә реаль эш тә башланган инде. Мәсәлән, 19 — 21 январьда Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе һәм региональ Диния нәзарәте вәкилләре «Чайка» чаңгы шуу базасында «Сәламәт бизнес — сәламәт рух» дип аталган чаңгы ярышларында катнашып, спортның мөселманнар тормышында зур роль уйнавына ишарә ясадылар. Алар әле база тирәсендә чаңгы шуучы бөтен кешеләрне дә пылау һәм чәй белән сыйлап, дуслык күперләре суздылар.

Ә 7 февральдә МАИБ өлкә ассоциациясе җитәкчелеге Камышлы районы администрациясе вәкилләре белән очрашты. Алар биредә бәрән һәм тавык ите җитештерү буенча агросәнәгать кластеры бул­дыру мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып бару өчен килгәннәр иде. Очрашуда региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, ассоциациянең Самарадагы вәкиле Ринат Фәйзетдинов һәм аның киңәшчесе Ильяс Шәкүров, ООО «АМАР ГРУПП» холдингы җитәкчесе Рәиф Сафин катнаштылар.

«Камышлы» агросәнәгать кластерын булдыру эше белән нәкъ шушы «АМАР ГРУПП» холдингы шөгыльләнәчәк тә инде. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов район ад­министрациясенең инвесторга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Киңәшмә барышында Камышлы районында азык саклагычлар һәм ит эшкәртү цехлары төзү, сөт продукциясе эшләп чыгару һәм җитештерелгән продукцияне Россия һәм чит илләргә җибәреп тору процессын җайга салу буенча эш рәте тикшерелде, ә якын киләчәктә проектны тормышка ашыру буенча эшче төркем дә булдырылачак.

Халык та булачак үзгәреш­ләрне хуплап каршы ала. Районның ветераннар оешмасы рәисе Фәһим САФИУЛЛИН: “Хәләл ризыклар җитештерү буенча кластер ачу бик тә хуп эш. Беренчедән, ул бик күп кешегә эш урыннары бирәчәк; икенчедән, халык экология ягыннан чиста хәләл азык-төлек белән тәэмин ителәчәк. Күпчелеген мөселман халкы тәшкил иткән районда хәләл ризыкка мохтаҗлык та, аны җитештерү өчен бөтен уңайлыклар һәм мөмкинлекләр дә бар”.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Фәния КӘРИМОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

На повестке — создание агропромышленного кластера «Камышлинский»

Просмотров: 1575

2 комментариев

  1. Банкротятся вроде бы, устоявшиеся птицефабрики. Построить с нуля новое производство и конкурировать с производителями искуственной пищи НЕВОЗМОЖНО!

    • Мы продукцию под торговыми марками Дары подворья и Световеж под которыми все будет производится в Камышлинском районе давно и хорошо знаем лучше покупать их чем искусственную еду