Тарихчылар тәҗрибә уртаклаша

Шакуров белән

Ильяс ШӘКҮРОВ (сулдан уңга), Рәмис САФИН һәм Ривгать ӘХМӘДУЛЛОВ.

Ульян татарлары бездән алдарак бара шул әле…

Январь ахырында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм тарихчы Шамил Галимов Ульян шәһәрендә узган туган якны өйрәнүчеләр фору­мында катнаштылар. Татарстаннан да Альберт Борһанов җитәкчелегендә зур гына делегация килгән иде.

Әлбәттә, Ульян өлкә­се­нең милли-мәдәни оешмасы һәм регионның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте безне бирегә кунак булу өчен генә чакырмадылар. Милли тормыш, шул исәптән тарих проблемалары аларны гына түгел, Самара татарларын да бик борчый. Һәрхәлдә, безгә тагын бер кат очрашып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк иде. Ни дисәң дә, Ульян татарлары бу өлкәдә бездән алдарак бара шул әле.

Иван Гончаров музей-йор­тының бик тә купшы залына сиксәнләп туган якны өй­рә­нүчеләр килгән иде. Шулай ук өлкә һәм шәһәр җи­тәкчеләре, мәдәният һәм мә­­гариф хезмәткәрләре, музей вәкилләре дә байтак кү­ренде. Бу инде Ульян өлкәсе җитәкчеләренең милли яңарыш һәм җирле халыклар тарихы белән кызыксынуы турында сөйли.

Әйе, бу эшкә зур игътибар бирелә, дип сөйлиләр губернатор администрациясенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Сергей Паховский, Иван Гончаров исемендәге өлкә музее директоры Юлия Володина, регионның тарихи һәм мәдәни үсеше үзәге директоры Сергей Прокопенко һәм башкалар. Алар барысы да Ульян өлкәсендәге татар авыллары тарихын язу белән ныклап шөгыльләнүче җирле милли-мәдәни оешма эшенә бик тә югары бәя бирделәр. Чөнки бу бөтен Россия тарихының саллы бер өлеше булачак бит.

Ульяндагы милләттәш­лә­ребезнең эш тәҗрибәсенә килгәндә, бу форумның өченче мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтү дә җитә. Форумнар даими рәвештә уздырылганлыктан,  фикердәшләрнең аралашу, йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү урынына әверелде. Моның оештыручысы — Ульян өлкәсе милли-мәдәни оешмасы рәисе Рәмис Сафин, ә юнәлешне билгеләүчесе – автономиянең башкарма комитеты рәисе урынбасары Ривгать Әхмәдуллов.

Тарихчылар 1

Тарихчылар И.Гончаров музей-йортының купшы залында очраштылар.

Соңгы берничә елда гына Ульян өлкәсендә татар тарихы әйдәманнары һәм меценатлар ярдәмендә татар авыллары турында утызлап китап­ язылган. Бүгенге көндә туган як тарихын өйрәнүчеләр һәр шәһәрдә, һәр авылда үз юнәлешләре буенча эшлиләр. Шуны да әйтеп үтмичә булмый — аларның киләчәккә планнары зурдан.

Чыгыш ясаучылар Ульян татарларының яңа тарихын язучыларның эшен рәхмәт сүзләре белән искә алдылар – Азат Курчаков, Әмир Әхмәтов, Фрид Рәшитов, Эдуард Ганиевлар эзеннән баручылар саны елдан-ел арта бара. Өч ел эчендә аларның саны алты мәртәбәгә үскән.

Шулай ук данлыклы татарлар истәлегенә мемориаль корылмалар кую, аларның исемнәре белән урамнарны, авыл һәм бистәләрне атау эше дә бертуктаусыз бара. Ә 2017 елда милли һәм фәнни җәмәгатьчелек көче белән “Себер-Ульян ягы татарлары” энциклопедиясе дөнья күрде. Бу китап Ульян өлкәсендә басылып чыккан иң яхшы, үрнәк басма булып танылды. Регионда барлыгы 67 татар авылы бар, ә татарлар халыкның 12 процентын тәшкил итә. (Гомумән алганда, анда татар, чуаш һәм мордвалар саны 25 процентка җитсә, бездә бу сан — 9, ә татарлар саны бөтенләй аз — 4,1 процент кына).

Бөтен районнарда һәм шә­һәрләрдә татар милли-мәдәни автономиясенең филиалла­­ры бар, ә Ульян уртасында “Татар мәдәнияте үзәге” гөрләп эшләп тора. Андагы 22 хез­мәткәр бөтен үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар өчен җа­вап бирәләр. Иске Кулаткы район үзәгендә музей да бар. Ул да бертуктаусыз милли-мәдәни агарту эшләре алып бара…

Форумны оештыручылар Самарадан килүчеләрне дә тыңлап карарга теләп, сүзне Шамил Галимовка бирделәр. Ул, Самара тарихчыларының эше белән таныштырып үткән­нән соң, Самара һәм Тольятти архивларында Ульянның Идел аръягына кагылышлы бик күп документлар саклануы турында белдерде, чөнки бу җирләр йөз еллар чамасы элек Самара губернасына караган.

Самара өлкәсенең “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның чыгышын да тарихчылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул үзе туып-үскән Елховка районының Тупли авылы турында Абдулла Насыйров язган беренче тарихи китапның Самара өлкәсендә басылып чыгуын искә төшерде. Ильяс Гомәр улы Ульян татар автономиясенең башка өлкәләрдәге эзлек­ле эшен дә билгеләп үтте. Ул, шу­лай ук, татарлар аерым шәһәр бистәләрендә тупланып яшәсеннәр иде, дигән фикере белән дә уртаклашты. Хәзерге таркаулык вакытында бу гамәл татар милләтен берләштерүнең бер ысулы булыр иде, дигән фикердә. Ахырда Ильяс әфәнде Ульян татарларын 29 июньдә Камышлыда узачак Х Бөтенроссия авыллар Сабан туена чакырды.

Шамил ГАЛИМОВ.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТОВ фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1187

Комментирование запрещено