Самар өлкә мөфтияте каршындагы ветераннар шурасының рәисе, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Таһир Гобәйдулла улы МАМЫШЕВка!

Тахир бабай 6

Таһир Гобәйдулла улы Мамышевка!

Хөрмәтле Таһир ага! Сезне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үземнең исемнән олуг гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сез олы тормыш юлы үткән, хөрмәткә лаеклы, барыбызга да кадерле кешеләребезнең берсе. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне ватаныбызга, милләтебезгә, динебезгә бирдегез. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, бүген дә җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашуыгыз сокландыра. Ветераннар белән эшләвегез, яшьләргә патриотик тәрбия бирүегез, акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торуыгыз өчен чиксез рәхмәтле без.

Хөрмәтле Таһир Гобәйдулла улы! Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, хәләл җефетегез Наилә апа белән әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.

Ильяс Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.