Күңел көзгебезне хөсетлек капламасын

DSCN0213

Ядкарь Хәбибуллин һәм Салават Фәтхетдинов.

Самараның Киров мәй­данындагы Иҗат сараенда Татарстанның халык артис­ты Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерты узды

Тамаша залы шыгрым тулы булмаса да, халык күп җыелган иде. Нәрсә дисәң дә, Салават — Салават инде. Ниндидер искиткеч шоу ясап, халыкны гаҗәпләндерергә тырышмый. Җырлары мәгънәле, күңелгә ятышлы, ә һәр программасы — гыйбрәт алырлык. Бу юлы Салават пенсия яше, татар теле, милләт язмышына кагылышлы көнүзәк проблемаларны юмор аша халыкка җиткерергә тырышты. Әле тамаша башында ук ул бу чараның төп сүзләре “ямь”, “гамь” һәм “мәгънә” булуын ассызыклап үтте. “Татар булып, көчле булып, динебезне, телебезне, моңыбызны сак­лап яшәргә тиешбез. Моның өчен әллә ни күп кирәкми”, — диде җырчы һәм сәхнә уртасын биләгән биш көзгенең нинди кыйммәт билгесе булуын аңлата башлады.

- Беренче көзге — нык­лы гаилә символы, икенчесе — иман, өченчесе — Әлифба, ягъни үз телеңне онытмау, дүртенчесе — татар моңы. Ә бишенче көзге буш. Арабызда шундый күңел белән яшәүчеләр дә бар бит. Монысы инде гамьсезлекнең бер төре, — диде җырчы.

Программаны, гадәттәгечә, Таһир Гайнуллин һәм Ядкарь Хәбибуллин алып бардылар. Сәхнәгә алар әле укытучы белән укучы, әле фәрештә белән шайтан булып чыктылар. Укучы яшеннән чыккан булуына карамастан, Таһир Гайнуллинның герое әле һаман мәктәптә укып йөри. Надан булганга да түгел. “Мәктәбебезне бердәнбер уку­чы хакына булса да, япмаслар, бәлки”, — дип өметләнә ул. Ә лаеклы ялга китәргә хыялланган мәктәп директорына: “Бөтен илнең пенсиягә чыгасы килә!” — дип җавап бирә. Соңгысы Гайнуллинның ихтирамсыз мөнәсәббәтенә күнек­кән, күрәсең. “Бүген укытучылар хез­мәт күрсәтүче персонал булып калды шул”, — дип көр­сенә Ядкарь абый.

Тамашачыларга күптән та­ныш булган фәрештә (Ядкарь Хә­би­буллин) белән шайтан (Таһир Гайнуллин) сәхнәдә бер­ничә тапкыр пәйда булдылар. Шайтан, Салаватны юлдан яздырырга теләп, шыл­дыр-былдыр җырлар башкарырга өндәсә, фәрештә татар моңын сак­лап калырга кирәк, дип үгетләде. Җырчы да аның белән килешә. “Заманча аранжировка ясап җырларга җиңел ул. Ләкин андый җыр татарга кирәкми”, — диде Салават һәм чагыштыру өчен халык җырын заманча ритмда башкарып күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, дым­быр-дам­быр кил­гән музыка, шайтанның кычкырулары арасын­нан халык җыр сүзләрен аерып ала да алмады. Чынлап та, кирәкме икән безгә андый “моң”?

Җырларына килгәндә, әле концерт башында ук Салават Фәтхетдинов яңаларының күп булмавын әйтеп узган иде. Моңа тамашачы бик борчылмагандыр, дип уйлыйм. Халык күбрәк яратып өлгергән иске җырларын тыңлау өчен киләдер. Алай булмаса, әле 90нчы еллардан бирле башкарып килгән “Урсал тау”, “Әнкәмнең догалары”, “Көтмә син, үпкәләмә” җырларына кушылып җырлап утырмаслар, кайнар алкышларга күм­мәсләр иде. Күбебез шул җырларны тыңлап үстек бит. Кемгәдер алар яшьлек елларын хәтерләтә, кемнедер балачагына алып кайткандай була.

Салават Зәки улының яңа җырлары да мәгънәле, күңелгә ятышлы. Шуларның берсе Фәнис Яруллин сүзләренә язылган иде. Җырчы Татарстанның халык шагыйре белән исән чагында күрешә алмаганына үкенүен белдерде.

- Бервакыт Фәнис Яруллин: “Эх, Салаватны үз күзләрем белән күрәсе иде”, — дип әйткән булган. Бу турыда миңа ишеттерделәр, әлбәттә. Ә мин: “Бер атнадан барырмын… Бу юлы булмады инде, икенче айга вакыт табармын”, — дип бу очрашуны әледән-әле кичектереп тордым. Кызганычка, күрешеп булмады, — диде һәм Фәнис Яруллин истәлегенә багышлап “Үкенечләр түгел бу” дигән җырын тәкъдим итте.

Концертта Салаватның якын дусты, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин, шәкертләре Рәзил Исмәгыйлов, Айгөл Миндиярова да чыгыш ясадылар.

Самаралылар концерттан канәгать калдылар. Дөрес, ар­тистның утызынчы программасы ошап бетмәгән кешеләр дә булды. Интернет челтәрендә дә бу турыда каршылыклы фикерләр йөри. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналис­ты, мәдәни күзәтүче Рузилә Мөхәм­мәтова: “Салават — яңа татар җырының атасы, лидеры, яңа татар эстрадасының короле”, — дип җырчының үзен мактаса да, программасына “перезагрузка” кирәк дип язган. “Салаватның “свита”сы мораль яктан картайган, ә шәкертләре “төссез” имеш. Әйе, кешеләр күпме булса — фикерләр дә шул хәтле. Салават үзе дә бу концертта: “Журналистлар сенсация артыннан гына куа”, — дип безне яратып бетермәвен белдерде. Хәер, без дә бу сүзләр белән килешеп бетә алмыйбыз, арабызда төрлесе бар. Шулай ук, җырларның һәм җырчыларның да. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый — үзебезнең шәхси кичерешләргә генә карап, нәтиҗә ясау дөрес түгел, минемчә.

Салаватның концертында күңелгә кереп калырлык тагын бер вакыйга булды бит әле. Шәһәребездә уздырылган һәр чарада, татар концертларында “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре басмага язылу оештыралар. Бу юлы да шулай булды. Өстәлдә, гадәттәгечә, танылган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның музеена акча җыю өчен махсус тартма куелган. Менә тәнәфес вакытында бер кызчык килеп: “Апа, ә кем соң ул Гакыйль Сәгыйров?” - дип сорады. Мин каһарман якташыбызның аянычлы язмышы турында кыскача сөйләп, “Менә Гакыйль абыйның ис­тәлеген мәңгеләштерү максаты белән йорт-музей ясарга телиләр”, — дидем. “Ә кайчан төзеп бетерерләр икән?” — дип кызыксынды ул. Балага нәрсә әйтергә дә белмичә: “Акча булса төзерләр, әлбәттә”, — дип куйдым. Ул янтыгына элгән букчасыннан бер уч тәңкә акчалар (туңдырмага җыйган булгандыр инде) алды да: “Минем дә өлешем керсен”, — дип тарт­мага салды. Сабыйның бу изге эшеннән гаҗәпкә калып, аның исемен дә сорарга өлгермәдем, ул шунда ук халык арасына кереп югалды.

Ә концерттан соң мин аны фойеда очраттым. Кызның исеме Алинә Сәгъдиева булып чыкты. Аңа 11 яшь, Самараның 119 санлы мәк­тәбендә укый икән. Әнисе Лилия ханым сүзләренчә, Салават Фәтхетдинов Алинәнең иң яраткан җырчыларының берсе. Гаиләдә, мәктәптә алган тәрбиядән тыш, Салават абыйсының җырлары да, бәлки, аның күңеленә игелек өстидер. Концерт ахырында җырчы күңел көзгебезне ни белән тутыруыбыз бары тик үзебездән генә тора диде. Киләчәктә дә Алинәнең күңел көзгесе бүгенге кебек якты, матур булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Алинә (сулда) һәм Лилия Сәгъдиевалар.

Алинә (сулда) һәм Лилия Сәгъдиевалар.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Салаватның “Күңел көзгесе” (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1160

Один комментарий

  1. Дөрес эйткян Рузилә Мөхәм­мәтова!