Мәхәббәтнең һава күперләре

shutterstock_46939303_1000Минем гомер буе Себердә газ чыгару чыганак­ла­рында хезмәт иткәнемне бе­лә­­сез бит инде. Анда һәр кеше күз алдында: кем кемгә гашыйк булган, кем белән яши башлаган, тормышы җай­лымы, юкмы — бер нәрсәне дә яшерә алмыйсың. Яңа Уренгой зур бер тулай торак кебек инде ул.

Яшь чакта дуслар да күп була. Шуларның берсе — Сәгыйть исемле. Минеке ке­бек үк ике баласы, хатыны бар. Шуңа күрә бер-беребездән сер сакламый идек. Бүген ул кеше дөньяда юк инде, гаепсез серләрен сезгә сөйләсәм дә буладыр.

Үткән гасырның 80 — 90нчы еллары тоташ дефицит заманы булу белән данлы. Кием-салым, төзү материаллары җитешмәүгә карамастан, тормышыбыз бөтен, омтылышларыбыз саф иде. Хәзерге кебек сатлык хатыннар белән күңел ачу турында уйлап та бирми ирләр. Без, Себернең Самотлор якларына яңа җирләр, җир казылмалары ачу өчен барган кешеләр, шаярып: ”Поеду в Мегион, заработаю миллион”, — дип әйтә идек. Мегион – нефть чыгаручылар шәһәре ул.

Ә без Яңа Уренгойда яшәдек. Балалар, башлыча, 15 майга кадәр генә мәктәптә укыйлар да, ата-аналары аларны тизрәк кояш булган җиргәрәк озатырга тырышалар. Иң кыены шул – самолетка билет алу. “Аэрофлот” кассасы ачылганчы такта тартмалар ягып, учак янында төннәр үткәргән чакларыбыз аз булмады. Билетлар кая бар, шунда очасың — Самарага кайтып җитү бәхете кайчакта Уфа, Мәскәү, Ульян аша да була иде.

Бу юлы билет алырга Сәгыйтьне җибәрдек, Аэровокзал янында төн чыгып, үз балалары өчен дә, безнекеләр өчен дә билет алды һәм Уфага очты. Аллаһының рәхмәте яусын, безнең балаларны Богырысланга, әбиләре янына илтеп куйды. Ә үзе, өенә кайткач, бакча эшләренә алынды.

…Июнь башы. Бакчада сандугачлар мәхәббәт турында сайрый. Ә хатыны Уренгойда. Уфага да аңа алмашка гына кайтачак, чөнки балаларга кояшта күбрәк булырга киңәш итәләр. Хатыны хәтта төшләренә дә кереп бетте инде. Менә бүген дә янәдә икәү урманда җиләк җыеп йөриләр. Хатыны ромашкалар өзгән дә елмаеп каршысына килә. Кочып алырга гына җыенган иде, үзәкөзгеч тавыш белән телефон чылтырады. Вә-ә-әт, шайтан!

Советлар чорында көндез телефоннан да шалтыратып булмый иде бит, линия һәр­вакыт буш түгел. Шуңа күрә Сания төнлә шалтырата да. Тавышын ишетүе дә нинди рәхәт бит. Саниясе дә моңсу: сагындым, күрәсем килә, ди…

Бу сүзләрдән соң ир кеше йоклый аламы инде? Әнә әнисе дә иртәрәк торган, балаларына кыстыбый ясый ахыры. Шуның өчен кайта да ул әнисе янына – аныкы кебек пәрәмәч-пилмәннәр дөньяда да юк. Ә хатын барыбыр якынрак… Көне буе аның сүзләре тынгы бирми.

35 яшьлек ир-егеткә күп кирәкмени? Сәгыйть икенче төнне көтеп ала да Саниягә шал­тырата: “Әйдә җомга көн­не Тюменьдә очрашабыз! Ми­­ңа сәгать ярым, сиңа да шул хәтле үк вакыт очарга. Син ризамы?” Сания башта: “Билетлар юктыр инде”, — дип чәбәләнсә дә, Сәгыйть үзенекен генә тукый: “Кил, очрашасым килә!” Ул аңа билет алу серен дә чишә: “Грузчиклар янына бар. Алар сиңа ярдәм итәрләр”, — ди.

Җомга көнне иртәнге самолет белән ир Тюменьга килеп төшә һәм Уренгой ягыннан килгән һәр самолет янында йөгерә-йөгерә хатынын эзли. Көн инде кичкә авышкан, ә хатын юк та юк. Менә соңгы йөк самолеты килеп төшү турында да белдерү ясадылар. Монда да булмаса, иртәгәгә хәтле көтәргә туры киләчәк бит! Сәгыйть өметен өзгән кеше кебек самолет янына китә. Караса, очучылар, грузчиклар арасында хатынының зәңгәр яулыгы күренеп-күренеп китә. И-и-и, бәхет! Син шундый да буласың икән! Сания күбәләк кебек очып килеп, иренә сарыла, һәм алар, көлешә-көлешә, кунакханәгә та­ба юнәләләр…

Бу ике бәхетле көнне Сә­гыйть, мәрхүм, гел исенә тө­шерә иде. Саниянең дү­шәмбе көнне төштән соң гына Яңа Уренгойга кайтып эшенә соңгарганын да, ничек итеп нәчәлнигы алдында акланырга тырышуын да, ә теге бөтенләй чыгырыннан чыккач, ире белән күрешергә баруы турында турыга әйтүе турында да ниндидер эчке яктылык белән сөйли иде. Ә инде хатынының туры сүзләреннән соң абзыйның күзләре шар булуын хәтта күрсәтә дә иде.

Менә бит ул мәхәббәт! Берәүләр моны “инстинкт”, “химия” дип атар. Белмим инде, бу коры сүзләр сандугач сайравын да, хатынының зәңгәр яулыгын күрү шатлыгын да аңлата алмас­тыр. Ә менә МӘХӘББӘТ сүзен зур хәрефләр белән язып, чәчәккә урасаң да, аз. Ул бит ирләрнең дә, хатын-кызларның да яшәү максаты, бердәнбер чын бәхете…

Хәмзә МОРТАЗИН.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 911

Комментирование запрещено