Фәрит Гыйбатдинов Милли стратегиянең тормышка ашуына шик белдерде

022Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә татар халкының Милли үсеш стратегиясе акка кара белән язган документ кына булып калмасын иде, дигән фикерне җиткерде һәм проектка шик белән каравын әйтте.

“Бу проект тормышка ашар микән дигән шикләнү бар. Чөнки бу стратегия белән бәйле вазгыять җәмәгатьчелектә җавапка караганда сорауларны күбрәк тудырды. Бу документ төбәкләрдә ничек хәл ителер микән? ТР Конституциясе кануннары чын итеп үтәлмәгән килеш, бу документ ничек итеп үз көченә керәчәк? Аны тормышка ашыру механизмнары нинди булыр?” – дигән фикерләрен белдерде Фәрит Гыйбатдинов.

Аның фикеренчә, мондый төр документлар элек тә булган. Алар ничек язылган булса, шулай тузанга батып калган да. Стратегия проекты акка кара белән язган документ кына булып калмасын, ди ул.

“Проект күбрәк Татарстандагы татарлар язмышына бәйле төзелгән. Ә менә Чувашстанда яшәүче татар милләте өчен ул нинди характердагы документ булыр микән соң?” – дигән сорауларын җиткерде милли-мәдәни автономия рәисе.

Бүген Чувашстан Республикасында 37 меңгә якын татар яши. Аларның күпчелеге Батыр районында, Чабаксар һәм Канаш шәһәрләрендә төпләнгән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 830

Комментирование запрещено