Радию Хабирову предложили пройти ДНК-тест, чтобы доказать башкирское происхождение / Радий Хәбировка башкортлыгын дәлилләү өчен ДНК-тест узарга тәкъдим итәләр

A8D58B7A-419F-4C0C-A480-623968AE6EB9_w1023_r1_sАйрат Дильмухаметов не поверил на слово ВРИО главы Башкортостана о том, что последний является башкиром.

В своем видео активист Айрат Дильмухаметов призвал ВРИО главы Башкортостана Радия Хабирова пройти ДНК-тест, чтобы доказать башкирское происхождение.

— Хабиров позиционирует себя как башкир. Пишет о том, что они из рода Юрматы. Но к нему возникают вопросы по гаплогруппе. Предъявите общественности вашу юрматынскую группу. Предъявите общественности ваше жешере, генеалогию, из какого рода вы идете, кто ваши предки. Хотя бы семь-восемь колен, — призвал Дильмухаметов Хабирова.

Он также отметил, что есть информация о том, что семья Хабировых — по происхождению переписавшиеся в башкир татары. Политический активист считает, что в этом нет ничего плохого. Однако он задается вопросом — не получат ли жители Башкортостана следующего Хамитова?

Деятельность Рустэма Хамитова в качестве руководителя республики активист оценивает негативно.

idelreal.org

* * *

Айрат Дилмөхәммәтов Радий Хәбировның үзен башкорт диюенә ышанмый.

Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче, активист Айрат Дилмөхәммәтов үзенең чираттагы видеосында Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны үзенең башкортлыгын дәлилләү өчен ДНК-тест узарга тәкъдим итә.

«Хәбиров үзен башкорт дип саный. Юрматы ыруыннан дип яза. Әмма гаплотөркем турында сораулар туа. Җәмәгатьчелеккә үзегезнең Юрматы ыруы төркемен күрсәтегез. Шәҗәрәгезне, генеологиягезне, кайсы ырудан икәнегезне, ата-бабаларыгыз кем икәнлеген күрсәтегез. Җиде-сигез буын булса да», ди Дилмөхәммәтов Хәбировка.

Активист мәгълүматынча, Хәбировлар гаиләсе — үзләрен башкорт дип язган татарлар булырга мөмкин. Ул монда бернинди дә начаралык юк ди, әмма «Башкортстан халкы чираттагы Хәмитов белән калмасмы» дигән сорау бирә.

Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовның эшчәнлеген Дилмөхәммәтов тискәре бәяли.

Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов былтыр Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, «дүртенче республика» турында бара дип аңлатты ул. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда урын булмаячагын ассызыклап килә. Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы да юк ди.

Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовның милләте татар иде. Башкорт милләтеннән булмаган кешене республика җитәкчесе итеп куюга башкорт активистлары ризасызлык белдереп килде.

azatliq.org

Просмотров: 661

4 комментариев

  1. Татармы ул башкортмы ул анда тугел мэсэлэ татарданда башкорттанда урыс туа вот балэ

  2. ВСЕХ БАШКИР ОБРАТНО В ТАТАРЫ! И БУДЕТ ПОРЯДОК. А ТО ЭНЕРГИЮ ТРАТЯТ НЕ ТУДА — КТО КРУЧЕ ТАТАРИН ИЛИ БАШКИР. ПРИ ЗОЛОТОЙ ОРДЕ БЫЛИ ОДНО ЦЕЛОЕ.
    ЕСЛИ ПОТОМКИ ЗОЛОТОЙ ОРДЫ БУДУТ ЭТИМ ЗАНИМАТЬСЯ, ТО БУДУЩЕГО НЕ ВИДНО. УМА НЕ ХВАТАЕТ КАК ОБЪЕДИНИТЬ ДВЕ РЕСПУБЛИКИ!

  3. 33г. немцы также измеряли скальп на принадлежность к арийской расе .

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>