Финским зрителям покажут татарстанский фильм «Мулла» / Миләүшә Айтуганова «Мулла» фильмын Хельсинкида күрсәтә

014714 февраля в столице Финляндии – Хельсинки покажут татарстанский фильм «Мулла», сообщает пресс-служба ГБУК РТ «ТатарКино».

«Муллу» финскому зрителю представит продюсер фильма, директор «Татаркино», исполнительный директор Казанского кинофестиваля Миляуша Айтуганова.

Показ ленты состоится в рамках Недели российского кино в Хельсинки, фильм будет сопровождаться английскими субтитрами.

Общество «Финляндия – Россия» – это организация, призванная налаживать сотрудничество между гражданами и общественными организациями Финляндии и России в сфере культуры, экологии и экономики.

Кинопоказ организован «Татаркино» по инициативе Торгово-экономического представительства РТ в Финляндии при содействии Минкультуры РТ и Общества «Финляндия-Россия».

tatar-inform.ru

* * *

Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы Хельсинкида күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» оешмасы хәбәр итә.

Фильмны 14 февральдә карарга мөмкин.

«Мулла» фильмы инглиз субтитрлары белән Хельсинкида Россия киносы көннәрендә күрсәтелә. Кинокартинаны тамашачыга аның продюсеры, «Татаркино» оешмасы директоры, Казан кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итә.

Фильм «Андорра» кинотеатрында барачак. Адресы: Эерикинкату, 11. Фильм 19.00 сәгатьтә башлана.

Кино күрсәтү Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиллеге инициативасы белән, ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

  • «Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча 2017 елда төшерелде. Премьера 2018 елның язында булды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 971

Комментирование запрещено