Әмирхан Еники тууга 110 ел: «Халык күтәргән әдип онытыла алмый»

C368E185-FB75-4404-9161-7B138FDDB814_cx0_cy7_cw0_w1023_r1_sЯзучының кызы Флера Карташова-Еникеева әтисенең тормышы, иҗаты турында хатирәләрен уртаклашты.

17 февраль – язучы Әмирхан Еникинең (1909-2000) тууына 110 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан искә алу кичәсе Камал театрында 12 февральдә үткәрелә. Тагын нинди чаралар планлаштырылган? Бүген Әмирхан Еникине ни дәрәҗәдә беләләр? Бу хакта без аның кызы Флера Карташова-Еникеева белән сөйләштек.

— Флера ханым, заманында Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау» әсәре каһарманы булган җиз кыңгырауны Татарстан язучылар берлегенә тапшыру мәсьәләсе күтәрелгән иде. Әлеге кыңгырау хәзер кайда саклана?

— Әйе, булды андый хәл. Ләкин без аны берлеккә тапшырмадык. Ни дисәң дә, ул – гаилә ядкәре. Бүген ул әтинең фатирында яшәүче апам Резедәдә саклана. Анда әтинең эш бүлмәсе бар, шунда аңа кагылышлы бөтен җиһазлар, бүләкләр урнаштырылган. Җиз кыңгырау – бабайдан калган мирас. Аның чыңлавы тынмый. Хәзерге көндә апам авырый. Ул кыңгырау ярдәмендә, үзенә кирәк булганда, улын чакыра. Әлбәттә, язучыларга аның чыңы кадерлерәк, кирәгрәктер. Ләкин бит анда идарә гел алмашынып тора, күпмедер сакланыр да, югалыр дип курыктык. Шуңа яше йөздән артык кыңгырауны буыннан буынга тапшыра барырга дигән карарга килдек.

— Әмирхан Еникинең исеменә, мирасына Татарстанда, Башкорстанда мөнәсәбәт нинди? Заманында түрәләр күрмәмешкә тырышкан язучыны бүген онытмыйлармы?

— Казанда Әмирхан Еники урамы бар, музее оеша алмады инде. Без әтинең күп кенә әйберләрен, кулъязмаларын, бабай белән Дәүләкәннән үк килгән шәхси әйберләрен Горький музеена бирдек. Анда Максим Горький һәм татар язучылары дигән бүлек бар. Ә инде басылмаган кулъязмаларын Тел һәм әдәбият институтына тапшырдык. Саулыгы булганда әтинең архивы белән башлыча апам шөгыльләнде. 2016 елда каты авырып киткәч, бу эш туктап калды. Мин белемем белән фтизиатр, шуңа бу эшләрдә әллә ни катнаша алмадым.

«Кем җырлады?» «Матурлык» кебек әсәрләрен радиодан тыңлаганда елый идем

Нәрсә әйтим? Хәзер бит замана үзгәрде. Элек без радио тыңлый идек. Аннан еш кына әтинең әсәрләре яңгырый иде. «Кем җырлады?» «Матурлык» кебек әсәрләрен радиодан тыңлаганда елый идем. Хәзер радио да, аның шушындый игелекле функциясе дә юкка чыкты. Дөрес, радио бар, ләкин аның вакыты бик аз. Телевидение исә бөтенләй үзгәрде. Мин аннан әтинең әсәрләрен биргәннәрен яки аның турында сөйләгәннәрен бөтенләй белмим.

Юбилей елында Тинчурин театры «Гөләндәм туташ хатирәсе»н куйды. Без дә премьерага бардык. Спектакль миңа ошады. Ә менә тәнкыйтьчеләр Гөләндәм туташ белән Сәйдәш мәхәббәте бөтен тулылыгы белән яктыртылмады диделәр. Тамашачыга хисләрнең тирәнлеге аңлашылмады кебек. Спектакльдән Сәйдәш ниндидер җилбәзәк, җиңел холыклы булган дигән хис калды. Бу яктан караганда, әйе, әсәрнең тирәнлеге ачылмаган һәм укыгандагы кебек көчле тәэсир итми.

16 февральдә әтинең вафат булуына 19 ел тула. Аның вафатыннан соң урамга исем бирү һәм Чехов урамындагы ул яшәгән 53нче йортка мемориал такта кую турында карар чыккан иде. Элмә такта әле дә юк. Бу юбилей елында әзер булмасмы дигән өметем бар. Тууына 100 ел тулу өстән-өстән, ел азагында гына билгеләп үтелде. Менә быел Камал театрында искә алу чарасы үткәрелә инде.

Башкортстан хәлләренә килгәндә, Дәүләкәндә ул яшәгән йорт-нигез исән-сау һәм менә шунда музей оештырырга теләгәннәр иде. Әти тумышы белән Каргалыдан. Аңа 3 яшь булганда гаилә Дәүләкәнгә күченеп килә. Дәүләкәндә музей оештыру турында әтинең тууына 95 ел тулганда сүз башладылар. Ул чакта Башкорстанга Казаннан кечкенә генә делегация белән бардык. Композитор Ренат Еникеев, баянчы Рамил Курамшин, әтинең апасы белән бардык. Безгә язучылар берлеге һәм хөкүмәт вәкилләре кушылды. Без барып кайттык, вәгъдәләрне ишеттек, әмма музей оешмыйча калды. Шулай да, Дәүләкәндәге Туган якны өйрәнү музеенда Әмирхан Еники шәхесенә зур урын бирелгән. Ул яшәгән йортка мемориал такта куелган. Каргалыда исә урта мәктәптә Әмирхан Еники почмагы бар.

Шул елдан соң Башкортстан белән элемтәбез өзелде. Гәрчә әти Башкортстан язучылары, зыялылары белән гел аралашып яшәсә дә. Башкортстан язучылар берлеге әтинең иҗатына бик хәерхаһлы булды. Аның әсәрләрен бик күп бастырдылар. Хәзер инде бернинди хәбәр юк.

Казан хәлләренә кайтсак, Әмирхан Еники әсәрләренең өч томлыгы әзерләнә. Галимә Гөлфия Гайнуллина бу җәһәттән бик зур көч куйды. Әле май аенда ук аның белән Миңтимер Шәймиевкә әтинең юбилеен билгеләп үтүдә ярдәм сорап хат язган идек. Чөнки һәрбер нәрсә финанска килеп төртелә. Аннан мәдәният министры белән очраштык. Очрашу бик җылы булды. Китапта кайбер әсәрләре инглиз һәм урыс теленә тәрҗемә ителәчәк.

— Өч томлык бик аз инде ул…

— Аз инде… Ике томлыкка хикәяләр һәм повестлары кертелер, өченче том публицистикадан гыйбарәт булачак. Чөнки туксанынчы елларда әти публицистикада актив булды. Ул бу елларда милләт язмышы, халык турында бик борчылды. Ул халыкның авыр хәле турында яза һәм иң авырткан мәсьәлә – тел мәсьәләсен күтәрә иде. Татар балаларын яследән үк татар мохитендә тәрбияләргә, иң бәләкәй чактан телгә өйрәтергә кирәк дип әйтә килде. Мәктәптә генә татар телен өйрәтеп булмавын без инде бүген бик яхшы аңладык. Урыс балаларына исә аерым методика эшләргә кирәк дигән фикердә булды әти. Бүгенге хәлләрне күрсә, белмим, нишләр иде икән? Тел булмагач, милләт тә юк дигән сүз бит инде ул.

Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, яныбызга кибетнең хуҗабикәсе килеп чыкты

Бу урында 1973 елда Финляндиягә сәфәремне искә аласым килә. Һелсинкида зур гына сәүдә үзәгенә бардык. Шул үзәктәге тукымалар кибетендә дус кызым белән чөкердәшеп тауар сайлыйбыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, яныбызга кибетнең хуҗабикәсе килеп чыкты. Сөйләшеп, танышып киттек. Алар бу кибеттән тыш татар балалары өчен балалар бакчасы тоталар икән. Без бу ханым белән кыска очрашудан тәэсирләндек һәм кунакханәдән Татарстан күчтәнәчләрен алып, янә шул кибеткә килдек. Мин яңа дусларыма Салих Сәйдәшев музыкасы язылган тәлинкә, Казан фотолары белән котлаунамәләр бүләк иттем.

Шушы туристик сәфәр төркемендә композитор Заһид Хәбибуллин да бар иде. Ул шушы үзәкнең музыка уен кораллары сатыла торган бүлегенә кергән икән. Берзаман ул бер скрипканы алып татарча көй уйнап җибәрде. Бөтен кибетләрдән сатучылар, хуҗалар чыгып, Заһид абыйны әйләндереп алдылар. Баксаң, монда сәүдә башлыча татарлар кулында икән. Бу очрашу һәрберебездә әйтеп бетермәслек хисләр тудырды.

Очрашу вакытында адреслар алмашкан идек, берзаман Финляндиядән 8 мартка котлаунамә килеп төште. Мин җавап итеп әтинең яңа чыккан өч томлыгын җибәрдем. Ләкин бернинди җавап булмады. Мин, китаплар барып җитмәгәндер дип уйладым. Чөнки бу – 1973 ел иде.

Сәламәтлегенә сылтау итеп, аны чит илгә чыгармадылар

Ә бит әтинең дә Финляндиягә бик барасы килгән иде. Ләкин, сәламәтлегенә сылтау итеп, аны чит илгә чыгармадылар. Читкә чыкканда медицина белешмәсе кирәк, сезнең йөрәгегез әйбәт түгел, диделәр. Бусы – 1978-80 нче еллар. Ә 90нчы елларда, 85 яшендә Төркиягә барганда бернинди тоткарлык булмады.

— Әмирхан абыйдан ни өчен шикләнгәннәр?

— Ул режимнан өстен булды, идеологиягә буйсынмады. Шуның өчен әсәрләре дә шактый гына чыкмый ятты. Ул адәм баласының язмышы, эчке кичерешләре аша шул чорны нечкә итеп сурәтли ала иде. Хәтта әсәрләреннән менә бусы шул хакта дип бер генә теманы аерып әйтеп тә булмый. Анда шулкадәр күп мәгънә. «Әйтелмәгән васыять»не генә алыйк. Бер караганда, кешенең эчке кичерешләре… Юк, ул беркайчан да хакимияткә яраклы әйбер язмады. Аңарда – үз халкын ярату, аны тәрбияләү, аның өчен борчылу. «Саз чәчәге»н искә төшерегез. Тискәре каһарман – райком рәисе. Ул чакта түрәне тәнкыйтьләргә ярыймы соң инде? Әлбәттә, бастырмыйлар. Хрущев җепшеклеге җиткәч кенә «Саз чәчәге» дөнья күрде. Җепшеклектән соң янә әсәрнең кыйммәтен идеология принципларына салып бәяләү китте.

— Әмирхан абый әсәрләре – теленең гаҗәеп матурлыгы, байлыгы белән аерылып тора. Аңа әсәр язу өчен күп вакыт кирәк була идеме?

— Хәзерге әдипләр кебек тиз язмый иде инде. Ул һәрбер сүзнең урынлы кулланыламы, юкмы икәнен кат-кат тикшерә иде. Язучы Лерон Хәмидуллинистәлекләрендә әтинең ничек итеп басмага киткән әсәрен туктатуын искә ала. Бастырырга ашыкмагыз, төзәтәсе бар ди. Нәшриятка килгәч исә, нибары бер сүзне алмаштыра. Шушыларны күреп үскәнгә, безнең өчен язучылык – авыр һөнәр булып тоелды. Бигрәк тә үз әсәренә җаваплы килгән язучы өчен. Аңа 1950нче елларда авыр булды. Әсәрләре басылмады. Без кайберләрен әти вафатыннан соң әзерләп бирдек. «Кояш баер алдыннан» китабын да үзе вафатыннан соң чыгардык. Аның публицистикасы үзенчәлекле. Сталин, Брежнев, Горбачев турында да яза ул. Үзгәртеп корулар башлангач, аның өмете зурдан иде. Үзгәрешләрне ничектер илһамланып, сөенеп каршы алды. Ә соңыннан туннель азагында яктылык күренми әле дип язды. Ельцин сәясәтен акламады.

— Татар-башкорт мөнәсәбәте турында нәрсә әйтә иде?

— Бу хакта гаиләдә сөйләшкәндә әле бабамнан да, Башкортстанда укымышлы нәселләрнең күпчелеге татарлар, сәясәт аркасында татарны башкорт итеп язу башланды дигәннәре истә. Әтинең бу мәсьәләдә катгый принципы булды: кеше, исемен яшермәгән кебек, милләтен дә яшермәскә тиеш. Мин – саф татар, башкортларны хөрмәт итәм дия иде ул. Ә саф башкорт мине, чын татарны, хөрмәт итәргә тиеш булачак. Ике халыкның мөнәсәбәте әнә шул кагыйдәгә буйсынырга тиеш!

Татарның милли иммунитеты бик зәгыйфь булып чыкты дия иде ул

«Әйтелмәгән васыять»не татар әдәбиятының йөз аклыгы диләр. Ә бу әсәрнең үзәгендә башкорт карчыгы язмышы. Башкорт дип язгач, ничектер җиңел үтте әсәр диде ул соңыннан. Башкорт галимнәре аны кичекмәстән башкортча чыгарырга кирәк дип яздылар. Ләкин ул Башкортстанда 20 елдан соң гына басылды. Минемчә, әти бу әсәрен әнә шул кагыйдәне күздә тотып язды. Тагын бер зур сәбәп – әхлаксызлык шартларында яшәгән халкының иман ныклыгын сакларга тырышу. Бу мәсьәлә аның тагын бер ачынуын искә төшерде. Аны искә алу урынлы булыр дип уйлыйм. Татарның милли иммунитеты бик зәгыйфь булып чыкты дия иде ул. Теләсә бик җиңел урыслаша, башкортлаша, үзбәкләшә, казакълаша да ала. Ләкин бер генә халыкның да, көчле халыкның, прогрессны саклап милли йөзен югалтканы юк бит. Ә без югалтабыз.

— Әмирхан абыйның сезгә, кызларына игътибары җитәрлек булдымы? Соңгы васыяте нинди иде?

Гомере, булмышы, хезмәте – васыять әнә шул инде ул

— Без партиархаль гаиләдә үстек. Бабакаебыз, әтиебез сүзеннән чыкмадык. Әти купшы сүзләр, ясалма драматизм сөймәде бит ул. Шуңа күрә, васыять итеп шуны калдырам дип, махсус утыртып сөйләшмәде. Аның гомере, булмышы, хезмәте – васыять әнә шул инде ул. Безне тәрбияләү исә күбрәк әни өстендә булды. Әти эшләгәндә шауларга ярамый иде. Саллырак эшкә алынса, ул, гомумән, каядыр китеп яза иде. Казаннан ерак түгел Бөреле бистәсендә бүлмә алып торганын беләм. Башкорстанның Яңавылына кайтып эшләргә ярата иде. Без дә Яңавылга, туганнарыбызга кайтырга ашкынып тордык. Әти Яңавылны якын итә иде. Бердәнбер туганы булып үскән Илдархан абыйны иртә югалтканга, бердәнбер юаныч, таянычы – икетуган сеңелләре иде. Илдархан абый сугышта әсирлеккә эләгә ул. Андагы әсирлектән котылгач, мондагы әсирлекне уза. Себер якларында абый сәламәтлеген тәмам югалта. Кемерево өлкәсеннән монда күченеп кайта алмады инде ул. Шахтада азрак эшләп йөрде дә, 1959 елда вафат булды.

Өйдә әтинең көн тәртибе болай иде: иртән торып төшкә кадәр яза, аннан нәшриятка, йә булмаса берәр җыелышка китә һәм кичен кайта. Язучыларның ял йортына барса, безне дә үзе белән алырга тырыша иде.
Әтинең игътибары аз булды дип әйтә алмыйм. Без бит зур гаилә булып, әби, бабай белән бергә яшәдек. Әти, эше никадәр тыгыз булса да, дәрес әзерләргә булыша иде. Еш кына үзе белән Сәйдәш концертларына ала иде. Алар Салих абый белән бик дуслар иде бит. Гомумән, әти безне бик зур шәхесләр белән аралаштырды.

Безнең әти белән җитди әңгәмәләр зуррак үскәч башланды. Ул бик күп укыта, фикер алышулар оештыра иде. Ул чакта бит иң мөһим нәрсә – уку булды. Хәтерлим, Солженицынның «Один день Иван Денисовича» дигән әсәрен нибары бер көнгә биреп тордылар. Ул кулдан-кулга йөреп таушалып беткән «Роман-газета» иде. Без аны шул ук төндә йотлыгып укып бетердек. Әти бик күп газет-журнал алдыра иде. Алар арасында «Литературная газета», «Юность», «Правда» кебекләре белән танышып бару – мәҗбүри. Укый һәм фикер алыша идек. Ә инде соңгы елларда мин эштән кайтканда әтиләргә керәм, ул син моны укыдыңмы дип, берәр публицистик әсәр турында сораша иде. Алар күбрәк сәяси мәсьәләләргә кагылды.

Затлы – димәк гадел, зыялы, инсафлы, ышанычлы, азып-тузып йөрми, тормышын тәртипле алып бара

Соңгы елларында ул бик зыялы, бик сабыр Наҗия апа белән яшәде. Наҗия апа – Шиһабетдин Мәрҗани оныгы. Әти белән танышканда Наҗия апа әнисе белән бик авыр шартларда яшәгән. Чөнки әтисе – сәяси репрессия корбаны, андый гаиләләргә мөнәсәбәт нинди икәнен чамалыйсыздыр. 78нче еллар иде микән, әти шушы гаиләне яклап обкомга йөри башлады. Аңа ул вакытта син нәрсәгә башыңны тыкканыңны беләсеңме дип бер генә тапкыр кисәтмәделәр. Ул чакта бит Мәрҗаниның исеме дә телгә алынмый иде. Әти гаиләне яклауга иреште, аларга яңа фатир да бирелде. Әнисе вафатыннан соң, Наҗия апа ялгызы калды. Әти инде аңа мөмкин булганча ярдәм итеп яшәде.

Ике ялгыз бергә яшәргә карар кылгач, без сөендек кенә. Наҗия апа әти өчен терәк тә, ярдәмче, булышчы да булды. Әти вафатыннан соң, без аны кал шушында яшәп дип күпме үгетләдек, ләкин ул әнисе белән яшәгән фатирга китеп барды. Әтинең бу җәһәттән әйтә торган сүзе бар: затлы булу нәселдән килә: затлы – димәк гадел, зыялы, инсафлы, ышанычлы, азып-тузып йөрми, тормышын тәртипле алып бара. Ә кешелек сыйфатлары түбәннәр – затсызлар. Тормышының да юне юк, аты-туны да начар.

Әтинең соңгы көннәрендә гел янында булдык. Урын өстендә озак ятмады, соңгы мизгеленәчә аңында булды. Сез әңгәмә башында онытмадылармы дип сорадыгыз. Әтине бит халык күтәрде, түрәләр түгел, халык таныды. Андый әдип онытыла алмый ул. Өстенә таш өйсәләр, ташны тишеп шытып чыга.

* * *

Ул обкомнан Еникинең юбилеен үткәрмәскә дигән карар төшүен хәбәр итте

Публицист Рәфикъ Юныс Әмирхан Еники белән соңгы көннәрендә күрешкән, әңгәмә корган кеше. Ул да истәлекләрен бүлеште. Рәфикъ Юныс Еникинең юбилеен үткәрмәскә дигән карар чыккан еллар да бар иде, дип искә алды: «1979 елда Татарстан язучылар берлегенең рәисе Гариф Ахунов иде. Ул обкомнан Еникинең юбилеен үткәрмәскә дигән карар төшүен хәбәр итте. Туфан Миңнуллин ул чакта берлекнең партоешма секретаре. Аңа, Еникинең юбилеен үткәрмәсәк, халык күзенә ничек күренербез дидем. Туфан – кызу кеше, ярсып-дулап обкомга китеп барды да, барысын да хәл итеп тә кайтты.

Ул кичтә Актерлар йортына милләтнең бөтен асыл затлары җыелды. Әмирхан абый президиумга Нәкый ИсәнбәтХәсән Туфанны да утыртырга тели, ләкин ул заманда андый контр ниятләр гамәлгә ашмый иде шул. Шулай да бу кичәне мин тын фетнә кичәсе дип атыйм. Чөнки зал яраткан язучысының әле дә гадел бәя ала алмавына риза түгел. Коньюктурачы, куштан язучыларга бөтен шартлар тудырыла, ә Еники, Нурихан ФәттахАяз Гыйләҗев кебек ихлас, җете талантларга киртә куела иде. Шуңа без, Әмирхан абый сәхнәгә күтәрелгәч, Зөлфәт белән торып бастык. Президиумдагылар, билгеле, аптырап калды. Ул заманда үзәк политбюросын сайлаганда гына торып басалар иде. Аннары безгә кушылып, артта тагын кемнәрдер торды, аннары бөтен зал торып басты. Президиум да аягүрә басып, Әмирхан абыйның бөеклеген танырга мәҗбүр булды.

Урысның, әлбәттә инде, иң элек татарны йотасы килә

Тукай бүләге җәһәтеннән… Әмирхан абыйны аңа 1966 елда ук тәкъдим иттеләр, ләкин әлеге бүләкне ул үзенең уллары диярлек язучылардан – Шәүкәт Галиев алып 12 ел, Марс Шабаев белән Диас Вәлиев алып 8 ел, Равил Фәйзулин алып 6 ел үткәч кенә алды. Мин Әмирхан абый белән 90 яшендә әңгәмә кордым. Милләт язмышы хакында озак сөйләштек. Ул татарны йоту җиңел булмаячак диде. Урысның, әлбәттә инде, иң элек татарны йотасы килә. Татарны йота алса, башка вак-төяген йотасы берни түгел.

Әмирхан абыйны соңгы тапкыр 20 гыйнварда күрдем. Ул диванда чалкан ята иде. Күрешергә дип кулын да чалкан яткан килеш бирде. Ул үзенең нык авырып китүен, чире ни икәнен белмәвен ничектер дулкынланып, хисләнеп сөйләде. 15 февраль көнне Әмирхан абый кушуы белән Наҗия апа шалтыратты. 16 февраль көнне төш вакытында бөегебезнең вафат хәбәре килеп иреште…

azatliq.org

 

Просмотров: 530

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>