Данис Шакиров: Камышлыда узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе үрнәк Сабантуйларның берсе булырга тиеш

videoБыел Самар өлкәсенең Камышлы районында узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе үрнәк Сабантуйларның берсе булырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан Мәдәният министрлыгы, милли бәйрәмнең режиссеры, рәссамы һәм Самар өлкәсе ягыннан Сабантуйны уздыру өчен җаваплы вәкилләр катнашындагы киңәшмәдә әйтелде. Ул кичә видеоконференция режимында үткәрелде.

Х Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена Россиянең 32 төбәгеннән кунаклар килер дип көтелә. Шулай ук бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Беренче көнне – 28 июндә, Татарстан сәнгать осталары концертын үткәрү күздә тотыла. Икенче көнне, 29 июньдә, төп бәйрәм – Сабантуй гөрлиячәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе һәр елдагыча иң югары дәрәҗәдә уздырылып,  Самара өлкәсендә яшәүче барлык халыкларны берләштерергә, милләтләрнең үзара дус-тату яшәүләрен чагылдырырга тиеш.

Самар өлкәсендә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек Курган өлкәсендә “эстафета таягы” Камышлыга тапшырылганнан соң ук диярлек башланды. Бу мәсьәләгә багышланган җирле киңәшмәләр узды, Сабантуй мәйданын тәртипкә китерү һәм киңәйтү, Камышлыда юлларны ремонтлау эшләре башкарылды.  Самара вәкилләре берничә тапкыр Казанга килеп, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, күп еллар дәвамында бәйрәмнең баш режиссеры булган Халисә Исмәгыйлова белән очрашып, оештыру моментлары хакында сөйләште.

Бүген видеоэлемтә аша уздырылган киңәшмәдә быелгы Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеның логотип эскизы белән таныштылар. Бу әлегә эш варианты гына, аңа үзгәрешләр кертергә, төсләрне яктырак итәргә кирәклеге әйтелде. Бу логотип алга таба Самар өлкәсе буенча урнаштырылачак реклама такталарында урын алырга, телевидениеда биреләчәк роликларда кулланылачак. Февраль ахырына кадәр логотипны әзерләп бетерү бурычы куелды. Март башында исә Самара өлкәсендә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек буенча Губернатор каршында хисап тотачаклар.

  • Әле Казанда чып-чын кыш, кар-бураннар. Гадәттә, без Сабантуй турында март ахырында уйлый башлый идек. Сез исә бу мәсьәләгә шулкадәр җаваплы карыйсыз, инде эш күптән тулы куәтенә кайный, — дип мактады Халисә Исмәгыйлова Самар өлкәсе вәкилләрен. — Сабантуй искиткеч матур җирдә узачак, без Камышлыда булганда, аның табигатенә таң калдык. Боларны һичшиксез файдаланырга кирәк.

Видеокиңәшмә барышында шулай ук кунакларны каршы алу, аларны урнаштыру, ашату, бәйрәмдә катнашачак артистларның репетицияләрен үткәрү, милли утарлар, күргәзмә оештыру, журналистлар өчен пресс-үзәк булдыру мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр.

Март уртасында Бөтенроссия Сабан туен оештыру өчен җаваплы Татарстан вәкилләре бәйрәмгә әзерлек нечкәлекләре турында сөйләшү өчен Самар өлкәсенә барачак.

tatar-congress.org

Просмотров: 1212

Комментирование запрещено