Тормыш иптәшем Наилгә

free-sketches-to-paint-inspirationa-love-easy-painting-by-sketch-free-download-easy-sketches-word-love-of-free-sketches-to-paint

14 февраль – Гашыйклар көне

Таныштык без синең белән
Язгы матур айларда.
Күрү белән бик ошаттым,
Кердең минем уйларга.

Бигрәк тиз узып китте
Безнең яшьлек еллары…
Тиздән 65кә җитәбез,
Тик күңелләр яшь әле.

Тормыш юлын бергәләшеп
Синең белән узабыз…
Авыр чаклар булгалады,
Бирешмибез, түзәбез.

Үстердек без балаларны
Җил, давыллардан саклап.
Алар инде хәзер бара
Үз юлларыннан атлап.

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 1132

Комментирование запрещено