В Татарстане в ДТП погиб 36-летний имам-мухтасиб Муслюмовского района / Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим имам-мөхтәсибенең алты баласы ятим калган

image2-300x169Имам-мухтасиб Муслюмовского района РТ Абдулькарим (Венер) хазрат Муратов погиб в результате ДТП. Об этом сообщил заместитель муфтия ДУМ РТ по работе с территориями, имам-хатыйб мечети «Аль-Марджани» Мансур Джалялетдин.

По информации пресс-службы МВД по РТ, авария произошла примерно в половине шестого утра на 966-м километре автодороги Москва — Уфа, на территории Мамадышского района.

Водитель 1982 года рождения за рулем LADA Granta, по предварительным данным, не выбрал безопасную скорость и опрокинулся в кювет. В результате ДТП он скончался на месте происшествия.

Абдулькарим хазрат Муратов является уроженцем Нижнекамска. У него остались шестеро детей.

Ранее в ДТП на трассе Казань — Набережные Челны погиб татарский музыкант Шафагат Салихов.

realnoevremya.ru

* * *

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы ятим калды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзрәт гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Бу турыда мөфти социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.

«Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә Россия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклады», диелгән бу хәбәрдә.

«Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез», — ди мөфти.

Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде, ди Камил Сәмигуллин.

«Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит», дип яза мөфти.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1417

2 комментариев

  1. Иннаиллэхи вэ иннаиллэйхи ражжигун.

  2. Раббым Аллаhы, бир ярдэмен,не гаилэсенэ. Абдулкаримнен, авыр туфрагы ж,ин,ел булсын