Печән өсте – яшьлегем хатирәләре

00-00Печән өсте элек-электән июль аеның башларына туры килә, коры ел килсә — азрак соңгарак кала иде. Печән өстендә барлык эшчеләрне дә эштән азат итәләр иде. Терлекчелектә эшләүчеләргә читенрәк инде. Алар бит сыерларны саумыйча, бозауларны карамыйча китә алмыйлар.

Колхозлар заманасы иде шул, 2000нче елларга кадәр. Мин заправкада эшлим, иртүк торып  барлык техникаларга да ягулык салам да, китәм печәнгә. Печәнне алып кайтулар машина-тракторлар белән эшләүчеләргә дә, пенсионерларга да бушлай иде (нәрәткә барып бригадирдан гына сорыйсы).

Башта бит колхозда  өмәләр ясала иде, анда инде бар халык та теләп катнаша. Өмәләр гөрләп тора, әйтерсең лә Сабан туйлары – тугай, елга буйлары тулы. Колхоз өмәсендәге пешекчеләрне-кашеварларны да искә алмыйча ярамас: алар — Әклимә апа Хөббәтуллина, Гөлминур апа Дәүләтшина, Хәлимә апа Хөббәтуллина, Тәскирә апа Зәйдуллина. Бөтен авыл халкын ашатып кара әле син… Ләгән белән салкын су ташып торучы Мотык абый Габидуллин булды, карыйсың — ул бер башта, карыйсың — икенче башта. Бик тә уңган абзыебыз ул безнең.

Печәнлекләребез билгеле безнең: терлекчеләргә урманга кадәр елга буе бүленә, тракторчыларга — бүләнтәй чокыры. Әклимә чокыры һәм башка печәнлекләр калган эшчеләргә һәм пенсионерларга — берсе дә өлешсез калмый. 

Чалгылар атна — ун көн элек әзерләнеп куела. Гали абый Йосыпов, Вәли абый Хәмәдиев әй оста итеп яныйлар иде дә бит аларны. Кул тормалары да ял итә-итә арып беткәннәр, әллә кайчан келәт башларыннан төшкәннәр.

Билгеләнгән көнне һәр өйдән урманнарга, кырларга халык агыла (комсызраклары төнлә үк барып кул салалар).

Һәрбер өй башына өлеш чыкмыйча калмый. Моны бригадир хәл итә  (Якупов Ганни абый, соңрак Гашигуллин Равил абый).

Печән өсте — иң авыр эшләрнең берсе. Кул белән күпме көчәнергә, күпме тир түгәргә кирәк! Шуңа да инде кем сарык, кем тавык суя, кем алдан ук базардан барып итләр алып кайта, катык оетыла. Катыктан әйрән эчмәсәң – хәлең булмый, диләр иде олылар.

Аллаһыга тапшырып, печән чабу башлана. Ярый ла көннәр яхшы торса. Була шундый еллар: печәнне чабып китәсең дә, иртәнгә яңгыр коя, төштән соң кояш чыга да җилләтә, әйләндерәсең генә — тагын китереп ява. Аның ише еллар да истә калган. Печәннәр караеп бетә. Ни эшлисең – берни эшләп булмый. Бер елны хәтта күп кешенең печәннәрен көчле җил-давыллы яңгыр агызган да иде әле.

Шулай тормышта төрле хәлләр күрергә туры килә. Атна – ун көн эчендә өмәләр  тәмамлана…

Аннан соң инде урып-җыю эшләре тотына. Җәй буе һәм көзнең соңгы атналарына кадәр авыл шау-гөр килеп яши.

Хәзер инде ул еллардан безне шактый вакыт аерып тора. Кайда инде ул кул белән печән чабулар… Әзер печәннән түкләр ясап, өеңә үк китереп бирәләр. Печән өсте икәне дә сизелми.

Без Бекит тавын һәм аның аскы ягын чаба идек. Хәзер ул якларга баручы да юк. Үткән җәйен шунда барып чыктык. Мул булып үскән печәнне чабучы да юк. Җирнең нинди зур байлыгы череп, киредән җиргә күмелә.

Берни дә үзгәрмәгән, чишмәбез дә чылтырап агып ята - яннарын тазарттык та, туйганчы су эчтек. Шалаш ясый торган урыныбызны да карадым. Наратлар, төз имәннәр янында җиләкле аланы ни тора! Нинди рәхәт, нинди гозур! Нинди генә чәчәкләр үсми, нинди генә кошлар сайрамый. Менә кая икән оҗмахның бер чите, диярсең. Һавасы ни тора, һавасы!!!

Шулай тормышлар яхшырды, замана да үзгәрде. Заманасына  күрә кешеләре дә үзгәрә икән. Авылым халкы да әллә ни эшләде. Без яшь чакта берсе-берсенә өмәгә, кич утырырга, йон эрләргә йөрүләр ни тора иде. Хәзер күрше күршегә керү дә бетте.

Булмаса шул кадәр яхшы тормышта яшибез бит. Аллага шөкер: өйләрдә газ, су, бәдрәф. Бер эш тә юк, дисәм дә - ялгыш булмас.

Яз җитте исә утын хәзерлисе юк: китерәсе, кисәсе, ярасы-өясе… Өйләрне сылыйсы, бурлыйсы… Әле бук утынын сукканны да хәтерлим, үзем дә шунда буталып йөри идем…

Өй алдына, йорт эченә кипсен дип таратылган хуш исле печән, чикерткәләр дә ияреп кайткан… Йортка хуш ис бөркелә… Чикерткәләрнең чокыр-чокыр килүләре дә сагындыра икән. Эх, яшь чаклар, яшь чаклар… Яши-яши болар барысы да — минем тормышымда иң якын мизгелләрем икәнен аңладым. Тормыш шулай дәвам итә инде, яшь чакта арымыйсың да, күңелле дә.

Авылдашларым, аралашып яшик, бер-беребезне югалтмыйк. Барыгызга да исәнлек, тынычлык телим, барыгызны да хөрмәт итәм.

 Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 975

Один комментарий

  1. Бик дорес сузлэр, Розалия апай. Рэхмэт сина, халыкнын хэтирэлэрен янарткан очен!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>