Әфган сугышы ветераннарына багышлап…

4545Похвистнево рай­онының Гали авылыннан Әфган су­гышында катнашкан сигез ир-егетнең барысы да исән-сау әйләнеп кайттылар. Аллаһыга шөкер, минем улым да шулар арасында иде.

Иман нуры саклаган

Утыз ел элек солдатлар
Әфган җиреннән чыккан.
Пилоткасын күккә чөеп,
Кара күз яшен йоткан. 

Дошманнардан курыкмыйча,
Алар алга атлаган.
Милли рухы, иман нуры
Үлемнәрдән саклаган.
 
Балаларның язмышлары
Сугышларда сынала.
Улын көткән аналарның
Чәчкәйләре агара:

«Чит-ят җирләрдә сугышып,
Хәбәрсез югалмасын.
Улымның соңгы сулышын
Дошман кулы алмасын…
 
Тимер табутта кайтмасын,
Солдатның гәүдәләре.
Туган йортыма кермәсен
Кайгының шәүләләре.
 
Намус белән хезмәт итеп,
Михнәтләргә чыдасын.
Совет солдаты исемен,
Җир шарына танытсын».
 
Аналарның догаларын,
Аллаһы ишеткәндер.
Гали авылы егетләре
Сугыштан кайтып керде.
 
Күкләр аяз, йокы тыныч,
Чиктән дошман кермәсен!
Ерактагы шомлы еллар
Офыкта күренмәсен.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

 

Ике солдат

Ике солдат утырабыз бергә,
Моңсуланып кояш батканда.
Ул югалткан кулын
                         Будапештта,
Мин калдырып кайттым
                                   Әфганда.
 
Әфган илләрендә биек
                                     таулар,
Тауларында киек-шакаллар.
Шакалларның тынычлыгын
                                     бозган
Яралардан аккан ал каннар,
Йөрәкләрдән аккан ал
                                     каннар.
 
Ике солдат тып-тын
                               утырабыз,
Атыш та юк монда, үлем дә,
Әфганнарның кара төне
                           сыман,
Кара кайгы гына күңелдә.
 
Күз алдымнан китми
                          табутларга
Мәңгелеккә яткан дусларым.
Күралмыйча газиз аналарын,
Үбәлмичә сөйгән кызларын.
 
Ике солдат — ике туган,
                                     димәк…
Күп сөйләштек солдат
                                 серләрен.
Ул куышкан илдән
                     фашистларны,
Мин Әфганда нәрсә
                                 эзләдем?!
Унжиде мең яңа кабер илдә.
Каберләрдә япь-яшь
                                   балалар.
Гомер буе канлы яшь түгәргә
Калдырдык без сезне,
                                  аналар.
Кичерегез безне, аналар!..

Гакыйль СӘГЫЙРОВ.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 893

Комментирование запрещено