Директор школы «Яктылык» Р.Р.Газизов — победитель областной общественной акции «Мужчина года — 2018″ / Радик Газизов: “Гаиләмә, укытучыларга һәм ата-аналарга олуг рәхмәтем”

9454Сегодня в Доме культуры «Заря» г.о.Самара состоялось подведение итогов областной общественной акции «Мужчина года – 2018».

Акция проводится с 2016 года по инициативе региональной общественной организации «Союз женщин Самарской области» и Федерации профсоюзов Самарской области при поддержке Правительства Самарской области. 

Актуальность акции обусловлена необходимостью укрепления статуса мужчины в современном мире. Молодым людям необходимо ориентироваться на тех представителей сильного пола, для которых главными жизненными принципами является активная жизненная позиция, признание в профессиональной деятельности, здоровый образ жизни, укрепление семейных ценностей, любовь к родине.

По результатам первых двух этапов акции определились 43 номинанта из 8 городских округов и 14 муниципальных районов по восьми номинациям: «Мужчина – глава семьи», «Мужчина – благотворитель», «Мужчина – профессионал», «Мужчина – защитник», «Мужчина – руководитель», «Мужчина — общественный деятель», «Мужчина – народный умелец». Впервые определена новая номинация — «Золотое поколение».

Директор МБОУ Школа «Яктылык» г.о.Самара Радик Равгатович Газизов стал лауреатом номинации «Мужчина – руководитель».

VHvFFpDMH0osQRIu08RI8YeV3KbfpJ1xwbtspg10Pfgo7uMLNOzPxWs

MsKft31sCH0 8EBjQcTCvYg

94149420 9426 9449 9454 9479 9488

От души поздравляем Радика Равгатовича с победой и желаем ему дальнейших успехов!

Фотографии Миляуши ГАЗИМОВОЙ и Искандара САИТОВА.

* * *

Шәһәребезнең “Заря” Мәдәният йортында “Самар өлкәсенең мәшһүр ире” акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы узды.

Бу акция “Самар өлкәсенең хатын-кызлар Союзы” исемле иҗтимагый оешма инициативасы белән 2016 елдан бирле оештырылып килә.

Өлкәбезнең сигез шәһәреннән һәм 14 районыннан 43 кеше түбәндәге номинацияләрдә лауреат булып танылды:

“Һөнәрмәнд”, “Гаилә башлыгы”, “Иганәче”, “Саклаучы”, “Җитәкче”, “Җәмәгать эшлеклесе”, “Халык остасы”. Быел “Алтын буын” дип аталган яңа номинация дә барлыкка килгән.

Самарның “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов “Җитәкче” номинациясендә “Самар өлкәсенең мәшһүр ир-аты” исеменә лаек булды.

“Яктылык” мәктәбе шәһәребездә, өлкәбездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә танылып өлгерде.

2016 елда Радик Газизов Русия буенча “Ел директоры” булды. “Яктылык” илебезнең иң яхшы йөз мәктәбе исемлегенә кертелде.

“Яктылык”та балаларга, тирән белемнән башка, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, халык педагогикасына, динебез Исламга нигезләнгән төпле тәрбия дә бирелә.

Мәктәпне тәмамлаган укучылар, югары уку йортларын тәмамлап, зур дәрәҗәләргә ирешәләр, лаеклы шәхесләр булып җитешәләр.

Әлбәттә, монда укытучылар коллективының, ата-аналарның, мәктәп мөдиренең хезмәте ята.

Оста җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы, әти буларак, Радик әфәнде “Самар өлкәсенең мәшһүр ир-аты” исемен алуына шатбыз.

Тантанага килгән мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин, Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Разия Әюпова да шушы сүзләрне дәлилләп, милләттәшебезнең җиңүенә куандылар.

Радик Газизов исә: “Югары уңышларга ирешүемдә гаиләмнең, хезмәткәрләремнең, укучыланың, ата-аналарының да өлеше зурдан. Аларга чиксез рәхмәтләрем”, — дип белдерде.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

* * *

15 февральдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Ел ир-егете” дип аталган өлкә иҗтимагый акциясенә нәтиҗә ясалды.

“Самара өлкәсе хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы дүртенче ел рәттән үткәргән акциядә катнашкан йөзләгән ир-ат арасыннан 43се лаеклы урыннарга чыктылар. Аларны сигез номинациягә бүлеп бүләкләделәр — “Гаилә башлыгы”, “Хәйрияче”, “Профессионал”, “Яклаучы һәм саклаучы”, “Җитәкче”, “Җәмәгать эшлеклесе”, “Оста” һәм “Алтын буын”.

“Җитәкче” номинациясендә бүләкләнгән берничә кеше арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов та бар иде. Ул — үзенең укытучы карьерасын “Яктылык” мәктәбендә башлап, директор дәрәҗәсенә үсеп җиткән шәхес.

Үткән гасырның туксанынчы елларында Хәридә Дашкина һәм өлкә “Туган тел” татар оешмасы җитәкчеләре тырышлыгы белән ачылган “Яктылык” мәктәбенең эшен ул лаеклы рәвештә дәвам итә, дип әйтү генә аз. Радик Рәфгать улының һәм әлеге татар милли оешмалары җитәкчеләренең үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән мәктәп киңәя, укучылар саны арта бара. «Яктылык» балалары Татарстанда уздырылган татар олимпиадаларында, өлкә спорт ярышларында призлы урыннар яулап киләләр, сәхнә түрендә дә аларга тиңнәр юк.

Мәктәптә татар теле генә түгел, рус һәм инглиз телләре, математика, физика, тарих кебек гамәли фәннәр буенча да яхшы белем бирелә. Дәү­ләт имтиханнары вакытында “Яктылык” укучылары яхшы белем күрсәтәләр, юга­ры уку йортларына кереп укый­лар, олыгайгач та, мәктәп белән аралары өзелми, алар үзләренең балаларын да шушы мәктәпкә китерәләр. “Яктылык” Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе санына керә.

Радик әфәнде үзе дә дүрт бала атасы. Аның балалары да шушы мәктәптә укып, башка укучыларга үрнәк булып торалар.

Радик Рәфгать улын шу­шы югары исем белән котларга мөфти Талип хәзрәт Яруллин, татар милли оешмалары җитәкчеләре — Әнвәр Горланов, Ленар Сабиров, Разия Әюпова һәм активистлар килгән иде. “Бердәмлек” редакциясе дә котлауларга кушылып, җитәкчегә эшендә дә, гаилә тормышында да уңышлар һәм җиңүләр теләп кала!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1661

Один комментарий

  1. Поздравляем Радика Равгатовича!Желаем дальнейшего процветания в сфере деятельности и в семье!